АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк

Туган җир
453

Соңгы елларда Актаныш районы юл буенда тигәнәк үстерергә хирысланып китте. Иртә язда баш калкыткан тигәнәкләрнең үсеп буйга җитүен, чәчәк атып, орлык коюын җәй буе күзәтә Актаныш үзәгенә юл тотучылар.

АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк

Быел да хәлләр үзгәрмәде. Бездә бар да гадәттәгечә: Актаныш тирәсендәге вә федераль трассаның юл буйлары төптән кырып, даими чабылып торса, ераграк авылларга илтүче юл буйларында үскән тигәнәк арасына кереп адашырга мөмкин.

Район территориясендәге юлларның төзеклеге, юл буйларының чисталыгы өчен өчен җаваплы “Татавтодор” җәмгыяте хезмәткәрләрен ялкаулыкта гаепләп булмый анысы. Кылны кырыка ярыр чорда алар да түшәмгә төкереп ятмый. Әмма юл буйларын чабуда, кышын кар эттерүдәге кебек үк, өстенлек федераль дәрәҗәдәге юлларга, Актаныш – Мөслим, Актаныш – Пучы трассаларына бирелә. Кем әйтмешли, кунак килсә, гадәттә, үзәк юлдан килә. Сынатырга ярамый. Ә авылларга илтүче юллар тыныч кына үз чиратын көтәргә мәҗбүр.

АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк

Шулай да, авылара юллар быел бер тапкыр булса да “Татавтодор”ның чапкыч техникасын күрү бәхетенә иреште. Мисал өчен, Актаныш – Бүләк трассасының юл буйларына егәрле техника 5 июль көнне эз салып китте һәм югалды.

АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк

Болай дәвам итсә, авылларга илтүче юлларда юл билгеләре дә күренми башлаячак. Бу исә үз чиратында юл-транспорт фаҗигаләре килеп чыгуга бер сәбәп булырга мөмкин.

АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк

Юл буйларындагы халыкны борчыган вәзгыять хакында “Татавтодор” оешмасының Актаныш участогы җитәкчесе Ришат Идрисов белән дә фикер алыштык.


Чапкыч техника иртәнге дүрттән кичке сигезгә кадәр тынып тормый. Шушы көннәрдә район территориясенә кергән федераль юл буйларын чабып бетердек. Хәзер Актаныш-Мөслим һәм Кәзкәй юнәлешендә эш бара. Озакка сузмый гына авылларга илтүче юл буйларын да тәртипкә салып бетерәчәкбез. Юл буендагы үлән шактый ныгыды – бу чабу процессын күпмедер тоткарлый. Быел эшче кулларның җитмәве дә үзен сиздерә. Юл буйларын бер тапкыр булса да чабып чыгып, кышкы чорга тулы әзерлек белән керергә исәп. Әгәр алар чабылмый калса, кышкы сезонда үзебезгә үк авырлык тудырачак, чөнки кар тотылып калачак”, — дип аңлатты җитәкче.

АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк

Инде бу эшкә, элеккеге кебек, кулларына чалгы тоттырып, укытучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп итә күрмәсеннәр берүк.

…Актаныш районы территориясенең буеннан-буена сузылган 407 километр юлда “Татавтодор” җәмгыятендә хезмәт куючы егетләрнең “тәҗрибә участокларын” да очратырга мөмкин. Юл билгесен күрсәткән багана төбен чапканда, алар адәм биеклеге үскән тигәнәкне махсус утыртып калдырганнардыр, мөгаен. Көзгә кадәр тигәнәк багананы үтеп китәрме, юкмы? Хәзер инде тәҗрибә нәтиҗәсен бергәләп көтәбез.

АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Нефтекама шәһәреннән — җиңү белән
«ЯРАН», БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су — безне ишетмиләр шул…

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!