Гадәттәгечә, бакча сезоны башлангач, быел да авылларда су җитмәү проблемасы баш калкытты.
Усы халкы бу көннәрдә сусызлыктан җәфа чигә. Ял көннәрендә әлеге җирлектә бу проблема үтә дә актуальләшә. Суны күпләп куллану чорында халыкка скважинадан куылган су җитмәү өстенә, тузган су трассасының әле бер, әле икенче башында аварияләр теркәлеп тора. Җирлек яшәешенә битараф булмаган укучыбыз нәкъ менә тишелгән су трассасының берничә көн дәвамында төзекләндерелмәвен хәбәр итте.
Усы халкын су белән тәэмин итү бүгенге көндә “Гидросервис” оешмасы җаваплылыгында. Шуңа күрәдерме, авыл башлыгы Зиннәт ӘХМӘЕВ бу проблеманыны хәл итү тулысы белән “Гидросервис” өстендә дип исәпли. Авылның югары очында берничә көн су булмауны да Зиннәт әфәнде инкарь итәргә тырышты.
— Кайда су юк!? Пожалуйста, бөтен дөньясында су агып ята. Аксын! Ремонтлыйлар бит аны. Кешесе бар аның. Нәгыймов (“Гидросервис” оешмасы җитәкчесе Дилфат Нәгыймов – АМ) кичә үк обещать иткән иде. Может бүген килгәннәрдер, белмим, — дип, көннең беренче яртысына район хакимиятендә үткән җыелышка килгән Зиннәт ӘХМӘЕВ, халык күтәргән проблемага битараф кына җавап бирде. Йортларга килергә тиешле су бөтен дөньясына агып ята шул менә! Чарасын күрергә генә ашыкмый җирле җитәкчелек. Элек җирлек су проблемасын үз көче белән хәл итеп килгән булса, хәзер, трасса “Гидросервис” оешмасына тапшырылгач, бу инде авыл башлыгының баш бәласе түгел, янәсе.
Кызык, җирлектәге су өчен – “Гидросервис”, электр өчен – электр челтәре базасы, чүп чыгару өчен – “Гринта” җәмгыяте, мәктәп-бакча эшчәнлеге өчен – район мәгариф идарәсе, клублар өчен – район мәдәният бүлеге, фельдшер-аккушерлык пункты эшчәнлеге өчен районның үзәк хастаханәсе җаваплы булгач, авыл башлыгы вазифасы, гафу итегез, ни өчен кирәк соң ул? Халыктан үзара салым акчасы җыяр өчен генә түгелдер бит?
…18 ел дәвамында Усы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып хезмәт куючы Зиннәт ӘХМӘЕВ белән сусызлык темасына сөйләшүне дәвам итәбез:
— Сез су трассасы ремонтын үз контролегездә тотмыйсызмы?
— Тотам, ничек тотмыйм, ди. Миңа әйттеләр – мин НӘГЫЙМОВка җиткердем. Алар җаваплылыгында бит ул хәзер.
— Җәй айларына Усы халкы сусыз калса, нишләрсез?
— Калмыыый! Ремонтлыйлар аны! Әле өстәмә су да бирдердек ферма скважинасыннан…
— Югары очта яшәүчеләр бүген генә су килде, диләр… Аңа кадәр су булмаган.
— Бүген түгел, өченче көн килде су. Безнең авылның ничек, кайда урнашканын беләсез бит инде. Су бөтенләй булмады түгел. Өске урамга җитми инде — нишләтәсең? Дачниклар кайтып сибә дә, җитми! Су кулланылышы элеккечә түгел. Кешедә ничә тонналы емкостьлар утыра бит хәзер. Ничек су җиткерергә кирәк? Су башняга бер тишектән тула, туксан тугыз тишектән ага. Трассадагы проблемалардан да в курсе мин. Төзәтербез! Пока су җитеп бара.
Зиннәт ӘХМӘЕВ фикеренчә, бакча сезонында авыл халкына су җитмәү проблемасын ялларда авылга кайтучы “дачниклар” китереп чыгара. (Безнең район авыллары өчен шактый яңа булган “дачниклар” терминын җирлек башлыгы авылга җәйге чорда яшәргә кайтучыларга карата куллана — АМ)- Шимбә-якшәмбе дачниклар кайтып, емкостьларына тутыра башлыйлар суны… И всё! Авылда су бетә!
— Алар үзара салым түлиләрме, юкмы?
— Түләми, конечно! Ну су өчен акча түлиләр. Кайберләрен “дачник” итеп рәсмиләштердек.
— Җирлектә кулланылган су өчен хисаплагыч (счётчик) күрсәткече буенча түләүчеләр бармы соң? Хисаплагычы булган кеше, барыбер, суны саграк тота бит, Зиннәт абый!
— Юк шул, йортларга әлегә су хисаплагычы куелмаган. Без бит “Гидросервис”ка чагыштырмача күптән түгел – ел башыннан күчтек. Тора-бара хисаплагычлар да куя башларлар, дип уйлыйм.
— “Гидросервис” оешмасы сусызлык проблемасын хәл итәр дисезме?
— НӘГЫЙМОВ итә, итә! Чишмәдән килгән скважинага ике насос куйган идек без. Суны суырып бетереп бара алар. Өч көн элек ферма скважинасыннан өстәмә су бирдек. Хәзер авылда су җитә. Трассадагы авариягә килгәндә, гаҗәпләнәсе түгел. Торбалар иске бит…
Кыскасы, җәй көне усылыларның сулы булуы “Гидросервис” оешмасы җитәкчесе Дилфат НӘГЫЙМОВтан «тора». Һәрхәлдә, авыл башлыгы Зиннәт ӘХМӘЕВ аның кодрәтенә ихластан ышана. Шулай да җирле җитәкчелек исеменнән халыкның үзенә дә мөрәҗәгать итү артык булмас: алтын бәһасенә торган суны саграк тотасы иде, җәмәгать! Сүз дә юк, су өчен акчасын түләгән кеше аны күпме тели — шулай кулланырга хокуклы. Әмма күрше хакы, күрше өлеше дигән төшенчә дә бар бит әле. Берәүләр көне-төне бакча сугарганда, икенчеләр су эчәргә тилмереп яту бер дә күңелле хәл түгел. Авыл берничә көнгә сусыз калганда янгын куркынычының бермә-бер артуын да онытырга ярамый. Коры, яңгырсыз шартларда бигрәк тә. Әмма йортка кадәр килгән суның бәрәкәтен күрер өчен, беренче чиратта, авыл халкы арасында үзара хөрмәт булырга тиеш – шуны истән чыгармыйк, җәмәгать!