АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Сыерчыкларны йортлы итүче механизатор Нияз Гафуров: “Клиентлар “сарафан радиосы” аша җыелды”

Бу кызык!
498

Ел саен 1 апрель кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Яз җитеп, күчмә кошлар кайтуын күңел үзгә бер сөенеч белән көтә – алар җиһанның кышкы йокыдан уянуын хәбәр итүчеләр.


Элек-электән авылда яшәүчеләр сыерчыкларны өр-яңа оя ясап, булганнарын чистартып каршы ала. Ә инде сыерчыкны тәүге күргән көн бәйрәм төсе ала. Башны күккә чөеп, кояш белән күз кысыша-кысыша сыерчыклар җырын тыңлау күңелгә әйтеп бетермәслек ләззәт өсти.
Сыерчык дигәннән, соңгы елларда аларның ояларның төс-кыяфәте купшылана, затлылана бара. Алтын куллы райондашларыбыз сыерчык оясы ясауда елдан-ел остара, камиллеккә омтыла. Актанышта ясалган сыерчык оялары кабатланмас булулары белән игътибарга лаек. Һәр останың үз эш ысулы, үз култамгасы һәм, әлбәттә, үз клиентлары бар.


Күңел түрендә йөрткән бөтен фантазиясен эшкә җигеп, сыерчыкларга оя ясаучы Актаныш егете Нияз Гафуров белән канатлы дуслар өчен “йорт төзү” нечкәлекләре хакында сөйләшәбез. “Актаныш” агрофирмасында механизатор булып хезмәт куйган Нияз сыерчык оясы ясау кәсебенә әле быел гына керешкән. Ял көннәрендә, вакыт үтсенгә дип башланган “төзелеш” эше тиз арада киң масштаб алган. Баксаң, сыерчыкларны затлы ояларда яшәтергә теләүчеләр шактый икән.


Ә Нияз ясаган сыерчык оялары, чыннан да, эксклюзив. Тактаны яндырып, бизәк-сырлар белән ясалган ояларда әкияти элементлар да, авыл йорты ихатасын хәтерләткәннәре дә бар. Карап торышка, бер ояны ясау өчен генә дә байтак вакыт сарыф ителгән кебек. Әмма кулы эш белгән остага бер ояны ясауга өч сәгать вакыт җитә икән. Иң мөһиме: эшкә тотынганда, күңел тынычлыгы, кәефнең яхшы булуы шарт.
Язма героебыз әлеге эшкә башта аптыраганнан гына тотынган булса, тора-бара күз явын алырлык ояларны сораучылар арта. Интернетка куелган фотолар буенча Ниязга заказ бирүчеләр барлыкка килә. Агач эшенә кулы яткан механизатор шул рәвешле “сезонлы йорт төзүче”гә әверелә.


Нияз Гафуровтан сыерчык ояларына куелган бәяләр белән кызыксынабыз. Затлы ояларның, билгеле, бәяләре дә “затлы”. Бизәкләп эшләнгән ояларны, катлаулылыгана карап, 1200-1700 сумга алалар. Кул хезмәте хөрмәтле булырга тиеш – сез дә килешерсез. Әлбәттә, гади сыерчык оясы сораучыларны да кире бормый Нияз – 600 сумлык ояларга да хуҗалар табылып тора. Нияз Гафуров ясаган ояларны хәтта Яр Чаллы шәһәреннән үк соратып алучылар булган.

— Беренче мәлдә, сатып алырга оя ясауны сорагач, аптырап калдым. Акча өчен башлаган эш түгел иде бит. Берәүгә дә “сатып ал әле!” дип ялынган юк – клиентлар “сарафан радиосы” аша җыелды. Башта эшләгән ояларны санап бара идем, хәзер исәбен төгәл генә әйтә дә алмыйм. Иллеләп булгандыр. Һәр ояны күңел җылысын кушып эшлим, тиз кирәк дигәнгә генә, аннан-моннан каккалап бирмим. Адәм баласы ниндидер эшкә тотынган икән – ул аны җиренә җиткереп эшләргә тиеш — дип, Нияз Гафуров үз хезмәтенә үзе куйган таләпне дә әйтте. – Бүген кешегә эшләү, камилләшү, үз-үзен матди яктан тәэмин итү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бары тик кулга эш коралы алып, фантазияңне чынбарлык итәргә иренмәскә генә кирәк.

…Тиздән, бик тиздән авыл урамнары сыерчыкларның дәртле җырына төренер, җиһанда яңа сулыш башланыр! Быел туган якларын сагынып кайткан ничәмә-ничә сыерчык үз гаиләсен Актаныш егетенең кул җылысы сеңгән өр-яңа ояда ишәйтер! Могҗазалы дөнья, диген син.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Актаныш районының баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов: «Бер генә техника да кырга техник караусыз чыкмаячак!»
Актаныш районында эшкә урнашу җиңелме?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!