Мал асрап көн күрүче авыл кешесен, ни кызганыч, быелгы коры җәй сөендерми. Күпләр өчен малларга кышлык печән әзерләү олы проблемага әверелде. Эшләр идең лә аны – печәне юк. Печән булмау исә, көтелгәнчә, аның бәясе күтәрелүгә китерде.Бүген авыл кешесе икеләнүле уйлар белән таң аттыра: печәнен-икмәген сатып алып, мал асраганчы, итне сатып алу кулайрак булмасмы? Интернет киңлекләрендә сыер-тана сатучыларның, мал чалучыларның белдерүләре ешайды. Халык мал киметә. Болай дәвам итсә, авыллар болай да анда-санда гына калган сыер малыннан да мәхрүм калачак. Терлек азыгы кыйммәтләнә, сөткә бәя очсызлана.
Актаныш районы җирлекләрендә быел печән бәясе, чыннан да, “куркыта» торган. Узган ел 1200-1500 сум булган 4 центнерлы печән кибенең бәясе быел 2500 -3000 сумга кадәр менеп җиткән. Ике тапкырга кыйммәтләнгән ул. Кайберәүләр бер төргәк печәнне 3500 сумга ук тәкъдим итә.
Шактый еллар печән әзерләү белән шөгыльләнүче танышым белән авыл халкын борчыган бәяләр хакында сөйләштек. Бу өлкәдәге вәзгыять быел гаять катлаулы.
— Печәнгә кытлык буласын алдан сиземләгәннәр быелгы печәнгә нәфес сузып та тормадылар. Яңа печәннең “космик” бәягә күтәреләчәген аңлап, алдан җитешкәннәр җәй башында ук узган елгы кипләрне сорап мөрәҗәгать итте. Ул вакытта бер кип печәнне 600 сумнан гына да саттым. Хәзер анысын да 1500 сумнан да очсызга сатып булмый, — ди танышым.
Ул үзенең шәхси хуҗалыгында бер баш сыер, бозау, дистәдән артык сарык тота. Октябрь аеннан майга кадәр шушы малларга ничә төргәк печән кирәк булуы белән кызыксынам.
— Атнага бер төргәктән исәплә инде. Сыерың сөт бирсен, суясы бозавың көр булсын дисәң, аларны бит туйганчы ашатырга кирәк, — ди ул. Сүз дә юк, кемнәрдер өчен атнага бер кип күп тә тоелырга мөмкин. Әмма бездә һәркем юрганына карап аягын сузарга күнеккән. Исәплим. Күңелдән исәпләгән сан-бәя артык зур килеп чыккач, калькуляторга үреләм. Ике күрсәткеч тәңгәл килә… Бер айга дүрт кип исәбеннән, сигез айга 32 кип санап чыгарам. 32 кипнең бәясе – 80 000 сум (!!!) Бүгенге көндә Актаныш базарында эре мал итенең бер килограммы — 460 сум. (Шәхси сектордан үзләре сатучылар бер килограмм иткә 450 сум сорый) . Димәк, 80 000 сумга 174 килограмм ит алырга була. Бу – минем “математика”. Ә хәзер сез исәпләп карагыз: ел әйләнәсе көнне төнгә ялгап терлек асраганчы, печәнне алтын бәясеннән сатып алганчы, итне сатып алу отышлырак чыга түгелме?
Печән бәясе белән кызыксынуны дәвам итәм. Бер райондашыбыз узган елгы печән төргәген Адайдан 2 500 сумга сатып алган. Ихатасында үзе өчен генә сарык асраган пенсионер абзый өчен бер төргәк печәнне мондый бәягә юнәтү, әлбәттә, артык кыйммәт.
— 12 баш сарыгым бар. Белмәм, болайга киткәч, баш санын киметми торып, кышка кереп булмас, — дип уфтана ул.
76 яшьлек Ягъфәр абзый да сарык кышлату чыгымнарын да санап күрсәтте:
— Июнь аенда 15 000 сумлык икмәк алып куярга өлгердек. Янәсе, иске икмәкне – иске бәядән. Быелгы уңыш ничек булыр да, аңа нинди бәя куярлар бит әле. Хуҗалыкта егерме баш сарык бар. Димәк, аларны кыш көне туендыру өчен кимендә егерме төргәк печән кирәк булачак. Үзебезнең печән әзерләү мөмкинлеге юк – сатып алырга кирәк. Берсен 2 500 сумнан гына исәпләсәң дә, 50 000 сумлык печән сатып аласы дигән сүз бит бу. 3000 сумнан булса, гомумән, 60 000 сумга төшә ул. Шуңа быел малларга күпләп яфрак-пиннек әзерләргә тотындык. Малны бит аны ачтан интектереп булмый, — ди әңгәмәдәшем.
Сарык итенең бәясе белән дә кызыксындым. Диетик ит категориясенә кертелгән итнең бәясе – уртача 600 сум. Нәкъ менә итен сату өчен сарык үрчетсәң, бәлки, авыл кешесе аның чыгымын каплый да алыр иде. Әмма үзең өчен генә сарык тоткач, бүгенге көндә аның чыгымы кеременнән артыграк килеп чыга. Шуңа күрә дә соңгы елларда халыкта мал асрау үзен акламый дигән фикер ныгып килә.
Печәнгә бәйле вәзгыятьнең авыллардагы чагылышын ачыграк күзаллау өчен, җирлек башлыклары белән дә элемтәгә кердем. Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия ХАММАТУЛЛИНА җирлектә мал азыгы әзерләү проблемасы әллә ни катлаулы түгел дип белдерде. Җирлектә үзенең шәхси техникасы белән печән әзерләүчеләр җитәрлек икән. Андыйлар печәнне сатуга да чыгара. Гомумән, авыл хуҗалыгы өчен шактый катлаулы ел булса да, җирлектә терлек мал-баш санын киметәм дип торучы юк икән. Нигездә, Татар Суыксуы җирлегендә мал бетерүчеләр — өлкән буын вәкилләре һәм дә лейкоз авыруы ачыкланган терлек хуҗалары.Кәзкәй, Чалманарат авыл башлыклары да печән әзерләү буенча проблема юк дип белдерде. Җирлектә мал-баш санын бетерүчеләр дә, печәнгә тилмерүчеләр дә юк икән.
Иске Байсар җирлеге башлыгы Рәмис КАДЫЙРОВ исә җирлектәге мал-баш санын саклап калуда бөтен ышаныч “Ташкын” хуҗалыгында дип белдерде. Байсарлылар печән дефицитын салам белән булса да капларга өметләнә. Гомумән, еллар дәвамында җирлек халкына терлек асрауда төп ярдәмне “Ташкын” җәмгыяте күрсәтеп килә. Печән әзерләү дә искәрмә түгел. Хуҗалыкта эшләүчеләргә, җәмгыятьтә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә “Ташкын” әзер печән белән ярдәм итә. Бәясе дә базар бәясеннән шактый түбән.
Ә менә Яңа Әлем халкы өчен печән проблемасы, чыннан да, актуаль.
— Печән бәясенең артуы үзен сиздерә. Мөмкинлеге булганнар печәнне үзе әзерли, әмма сатып алучылар да күренгәли. Узган елгы печәнгә җитешеп калганнар откандыр, билгеле. Печәнне быел ике тапкыр аз, диләр бит, — дип, авыл башлыгы Марат ИСЛАМОВ, җирлек сулышы белән уртаклашты.
Бүген печәнгә кагылышлы вәзгыять шундыйрак. Авыл башлыклары сер бирмәсә дә, кышкы чорга мал азыгы әзерләү проблемасы бар һәм ул шактый актуаль. Болай дәвам итсә, авылларда терлек мал-баш санының кимүе үзен сиздерми калмаячак. Ел елны кабатламый, өмет – киләчәккә. Тик менә шул өметле киләчәк белән бүгенге көн арасында озын-озак кыш бар…