Авылларда җәйрәп яткан рөхсәтсез чүплекләр проблемасы, ниһаять, район хакимияте дәрәҗәсенә барып җитте. Әмма бу гына көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Хакимият йортында үткән җыелышларның чираттагысында чүплекләрне бетерү турында сөйләшеп тә карадылар. Үз җирлекләрендә тәртип урнаштыра алмаган авыл башлыкларының да башларыннан сыйпамаганнардыр, шәт.
Менә шуннан соң авылларда бармак төртеп күрсәткән чүплекләрне бетерү, күмдерү юнәлешендә күпмедер хәрәкәт тоемлана башлады. Бу юлы да авыл башлыклары үз адресларына шелтә алмас өчен генә эш күрсәтә шикелле. Килеп штраф салганчы дип, яшереп булганын яшерергә тырыша алар. Берәүләре бу максаттан җирлек бюджетын «ярлыландырса», икенчеләре чүплекне, бурычка кереп булса да, күмдерә. Әмма арада халыкка аңлату эшләре алып баручылары, рөхсәтсез чүп түгүчеләрне ачыкларга тырышучылары берничә генә.


Кайберәүләр авыл башлыкларының менә шул «юашлыгыннан» файдалануны дәвам итә. Бер урында юкка чыгарылган чүплеккә алмашка тиз арада яңалары калкып чыга. Оялмыйча чүпләрен табигать кочагына түгүчеләр үзләренең җәзага тартылмаячакларына ышана, димәк. Юкса, авыл җирлеге территориясендә барлыкка килгән һәр чүплекнең үз фамилиясе бар, җәмәгать, ягъни алар «хуҗалы».
Өстән кушканга гына рөхсәтсез чүплекләрне яшереп, авыл башлыклары үз-үзләренә «аю хезмәте» күрсәткәннәрен аңларга теләми. Ә чүплекләр саны һаман арта бара. Алар белән бергә янгын куркынычы да арта. Тик менә вазифаи зат булып та, чүп түгүчеләргә сүз әйтергә куркучы, аларны җаваплылыкка тартырга сәләтсез булган авыл башлыгына карата халыкның хөрмәте кими, җәмәгать! Менә монысы тагын да куркынычрак…
Фотоларда бармак төртеп күрсәткән чүплекләрен «бетергән» җирлекләр.

