«ЯРАН», БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су — безне ишетмиләр шул…

Кызганычка каршы, Актаныштагы «Яран» торак милекчеләре ширкәте эшчәнлегенә карата канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр, проблемаларын хәл итүне сорап, ширкәт җитәкчелегенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карый да, нәтиҗә булмагач, кул селтәргә мәҗбүр.


ХАЛЫК ЗАРЫ КАТЛЫ-КАТЛЫ…

Актаныш авылының Татарстан урамындагы 101 йортында яшәүчеләрнең зары да берничә тапкыр колак аша үткәрелгән. Юкса, күпфатирлы йортта яшәүчеләр торак-коммуналь түләүләрдән тыш, өстәмә рәвештә ремонт һәм торак мәйданнарын тоту өчен дә саллы гына акча түләп бара. Хезмәт төрләрен ачык чагылдырган квитанция ай саен килсә дә,“Яран” ширкәте йорт проблемаларын чишәргә атлыгып тормый. Халыкны, үзләре әйткәндәй, мыскыл итүнең бер төре шундый буладыр, мөгаен.

"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...


Яз айларында ук йорт подвалында баш калкыткан проблема бүген инде биредә яшәүчеләрнең җан авазы булып, урамга ташый. Ничә айлар дәвамында йорт подвалы грунт сулары әсирлегендә. Биредә яшәүчеләрнең бер-бер артлы язган хатларыннан соң без дә, резин итек киеп, ике катлы әлеге йортның подвалына “сәяхәт кылдык”.

"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...

Ә монда итектән башка йөри торган түгел! Аска төшә торган баскыч ук куркытты безне. Подвалның даими яшәүчеләренә әверелгән черки-чебен “болытын” аралап эчкә үткән саен, югары дымлылык, күгәрек исе тынга каплана. Йортта яшәүчеләрнең подвалда агач белән бүлеп алынган бүлмәләре бүген инде буп-буш. Ишекләре бүртеп, каралып, күгәреп беткән.

"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...


“Су эчендә нәрсә саклап булсын? Подвалны кулланмыйбыз хәзер — булган бөтен нәрсә череп беткәч, чыгарып түктек. Кая ул! Монда төшәргә дә куркабыз – исләнеп беткән суда нәрсә генә юктыр” – дип, өлкән яшьтәге апалар зар елый. Беренче катта яшәүчеләрнең хәле аеруча мөшкел. “Подвалдагы дым, күгәрек исе фатирларга “үрмәли”, стеналар дым тартып, обойлар күгәреп үзәккә үтә, юеш урыннарны яратучы әллә нинди бөҗәкләр йөри хәзер бездә. Подвал тулы кыргаяк, чебен-черки” – ди әлеге “бассейнлы” йортта яшәүчеләр.

ЯҢА ҖИТӘКЧЕДӘН – ЯҢА ЧИШЕЛЕШ?


Алар әлеге проблема белән “Яран” торак милекчелчеләре ширкәте җитәкчесе Илшат Хуҗәхмәтовка берничә тапкыр хәбәр иткән итүен. Ләкин нәтиҗәсе генә һаман күренми. Бер ай чамасы элек Илшат әфәнде, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов белән берлектә, шушы күпфатирлы йортка килеп, биредә гомер итүчеләр белән очрашкан. Халык район җитәкчелеге алдында үзләрен борчыган бөтен проблеманы күтәргән, подвалда җыелып ятучы су темасы да читтә калмаган, билгеле. Бу юлы түрә әфәнделәр вәгъдә биреп кенә калмаган, хәтта подвалдагы судан котылу юлын да “өйрәткән”. Рөстәм әфәнде шушы йортта яшәүчеләргә (алар арасында лаеклы ялдагы абый-апалар да бар! -авт.) подвалга чиләкләп ком ташырга тәкъдим иткән!  Бу хакта безгә биредә яшәүчеләр үзләре сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесеннән әлеге «яңа алым» хакында яхшылабрак сораштырмакчы идек, кызганыч, аның белән элемтәгә кереп булмады — сәркатибе Рөстәм Алмаз улының Мәскәүдә булуын хәбәр итте.

"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...



Халыктан көлүме бу? Оятсызлыкмы? Район белән идарә итүче җитәкчеләрнең халык зарына төкереп каравымы? Инде чиләкләп ком ташыта-ташыта, проблеманы хәл итүне халыкның үзенә “сылап” калдыргач, “Яран” торак  милекчеләре ширкәте ни өчен генә кирәк соң ул? Айлар буе күгәрек исен иснәп яшәүчеләрдән акча “савар” өченме? Һәм халыктан акча җыйган өчен генә хезмәт хакы алыр өченме?

АКЧАСЫ ЖӘЛ БУЛМАС ИДЕ


Сүз уңаеннан, әлеге йортта яшәүчеләр түләү квитанцияләрен дә күрсәтте. Коммуналь түләүләрдән тыш, фатир хуҗалары өстәмә рәвештә торак фонды белән идарә итү, йорт яны территориясен җыештыру, торак биналарга агымдагы ремонт һәм йорт яны территориясен төзекләндерү, суүткәргечләр — канализация торбаларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү, йорт эчендәге җылыту системасын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү өчен ай саен шактый күләмдә акчасын дәүләт белән бүлешергә тиеш.

"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...


“Шушы эшләр эшләнсә, акчасы жәл булмас иде аның. Без бу күпфатирлы йортка 1993 елда күчтек. Соңгы елларда бөтенләй санлаучы юк безне. Икенче подъездда яшәүчеләрнең җилләтү системасы бөтенләй диярлек эшләми. Кыш буе тәрәзә ачып чыгарга мәҗбүр алар. Айлар буе су эчендә утыручы подвал кыш көне күрмәгәнне күрсәтә: идәнгә ялан аяк баса торган түгел, салкын. Подъезд аллары ташландык хәлдә, яңгыр яуса, эчкә су, ләм тула. Йорт каршын агач-куак басып бетерде, корыган агачны килеп кисүче дә юк – кемнең машинасын харап итәр дип, ут йотып торыш. Акчасын түләгәч, рәхәт итеп яшисе килә бит. Инде бу суны да шәхси затларны чакыртып суыртырга уйлыйбыз – монысы янә өстәмә чыгым дигән сүз. Нигә безне ишетүче юк икән?” – дип уфтана Татарстан урамындагы 101 йортта гомер итүчеләр.

ӘЙТКӘН СҮЗ – АТКАН УКМЫ?

Ә менә “Яран” торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Илшат Хуҗәхмәтов 101 йортта яшәүчеләрне ишетүен һәм аларның проблемаларын хәл итү юнәлешендә эш башкарылуын ассызыклый.

"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...


Без барлык эшләрне дә әкеренләп эшләп барабыз. Вакытны гына җиткереп булмый. Берничә йортта подвалга су керү проблемасы бар. Әлеге йорт подвалыннан без быел су суырттык инде. Менә тагын шул яңгырлар кертте инде аны! Ике көннән насос куябыз. Быел бу йорт подвалына су кермәслек итеп эшләргә планлаштырылган,- дип ышандырды Илшат әфәнде.

Тик менә байтакка сузылган җәйге челләдә яңгыр кайчан яугандыр да, ул су подвалда резин итек киеп йөрерлек биеклеккә ничек күтәрелгәндер? Тау кадәр вәгъдә биреп ташлаган Илшат әфәнде, мөгаен, бу сорауларга да матур вә ышанычлы җаваплар биргән булыр иде. Без җитәкче белән пәнҗешәмбе көнне аралаштык, димәк, подвал суы шимбә, якшәмбе – ял көннәрендә суыртыртылачак. Җитәкче кеше ялган вәгъдә бирмәс!

Илшат Хуҗәхмәтовка Татарстан урамы 101 йортта яшәүчеләрнең башка зарларын да ирештердек. “Яран” ширкәте җитәкчесе әлеге проблемалардан бик яхшы хәбәрдар булып чыкты, алай гына да түгел, йорт алдын баскан куаклыкларны, корыган агачларны кисү дә, беренче каттагы фатирның җилләтү системасын төзәтү дә, еллар буе подъезд ишек төбен “бизәп торган” ватык эскәмияне алу да күптән инде планга кертелгән, ләбаса. Тик менә шул эшләрне эшләргә вакыт кына һаман килеп җитә алмый интегә икән. Кыш өстенә калып, ширкәтьнең планлаштырылган эшләре харап булмас дигән өметтә калыйк.

"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...
"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...
"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...
"ЯРАН", БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су - безне ишетмиләр шул...
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк
СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Пенсионер ай башында вафат булса, аның пенсиясе кемгә түләнә?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!