ОНЫТМАГЫЗ: Юл фаҗигасенең башында тракторына техник карау уздырмаган хуҗа тора!

Соңгы елларда авыл җирлекләрендә шәхси кулланылышта булган тракторлар саны арткан. Әлеге фактны Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус ХӘКИМОВ та раслый. Әмма, техника саны белән беррәттән, юлларда хәвеф тә арта. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, районда ел саен шәхси сектордагы тракторлар, аларның тагылмаларына техник караулар гамәлләштерелә. Быел Актаныш районында мондый төр контроль 13 апрельдә башланган иде, ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ОНЫТМАГЫЗ: Юл фаҗигасенең башында тракторына техник карау уздырмаган хуҗа тора!


Шушы аралыкта районның дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус ХӘКИМОВ шәхсән үзе 26 авыл җирлегендә дә булып, 1100дән артык трактор һәм тагылманың юлга чыгарга әзерлегенә бәя бирәчәк.

ОНЫТМАГЫЗ: Юл фаҗигасенең башында тракторына техник карау уздырмаган хуҗа тора!


Техник карауларда идарә башлыгын борчыган иң зур проблема — кайбер шәхси затларның әлеге мөһим чарага битарафлык күрсәтүе.


Трактор дәүләт теркәве узган икән, ул ел саен, мәҗбүри рәвештә, техник карауга басарга тиеш. Бу – закон таләбе. Әмма җирлекләрдә шушы таләпкә буйсынмаучылар бар. Шушы гамәлләре белән трактор хуҗалары үзләрен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашкан барлык төр техниканы да куркыныч астына куя. Фаҗига гел булмый, бер генә була. Аның нәтиҗәсе гаять аяныч тәмамланырга мөмкин – трактор һәм тагылма хуҗалары шуны аңлап бетерергә теләми. Минем максат кемгәдер штраф салу түгел. Максат – фаҗигаләрне алдан кисәтү, техник карау вакытында кимчелекләрне күреп, аларны төзәттерү”, — дип, Илдус ХӘКИМОВ шәхси трактор хуҗаларын үз техникаларының торышына җаваплы карарга чакыра.

ИСКӘРТЕП ҮТӘБЕЗ: дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән һәр транспорт чарасына техник карау үткәртү барлык юридик һәм физик затларга да мәҗбүри. Иминлек кагыйдәләрен үтәүгә нигезләнеп, техник карау узмаган тракторлар юлга чыгарга тиеш түгел!

ОНЫТМАГЫЗ: Юл фаҗигасенең башында тракторына техник карау уздырмаган хуҗа тора!



Сүз уңаеннан, җирлекләрдә техник карауга баскан техникаларда җитди кимчелекләр юк, дип искәртә районның дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.


“Үзйөрешле һәм тагылма техниканың төзеклегенә техник карауда бәя бирелә. Әмма алар ел әйләнәсе контрольдә булырга тиеш. Ниндидер кимчелек ачыкланса, транспорт хуҗасы әлеге техника белән олы юлга чыгу түгел, гомумән, аны урыныннан да кузгатырга тиеш түгел. Нигездә, техник карау вакытында ачыкланган кимчелекләрнең иң зур өлеше яктырткыч ут приборларының төзек булмавына туры килә. Кисәтү ясагач, егетләр аларны төзәтеп, ясап куя. Үз техникасын ел саен техник карауга бастырган кеше аны барыбер ел әйләнәсе карап, ремонтлап тора инде, чөнки андыйлар техника төзеклегенең, беренче чиратта, үзе өчен кирәклеген яхшы аңлый”, — ди Илдус ХӘКИМОВ.

ОНЫТМАГЫЗ: Юл фаҗигасенең башында тракторына техник карау уздырмаган хуҗа тора!
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Әлеге фотода нинди сәяси хата күрәсез, дуслар?
ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!