Нефтекама шәһәреннән — җиңү белән

Спорт
227

31 июль көнне “Иман” спорт мәктәбенең нәни футболчылары Нефтекама шәһәрендә үткән “Феникс кубогы” турнирында катнашып, горурланырлык җиңү белән кайтты. Көмеш лигада “Иман 1” футбол командасы лаеклы төстә беренче урынны яулады. Актанышның икенче командасы исә шушы ук лигада өченче урынга ия булырлык нәтиҗәле уен күрсәтте. Шул рәвешле, әлеге спорт төрен үз иткән 2015-2016 елгы нәни футболчыларыбыз күрше республиканың җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде.

Нефтекама шәһәреннән - җиңү белән

Актанышның спортсөяр кечкенә егетләрен алтынчы ел футбол серләренә төшендергән тренер Рамил Гыйльфанов әлеге җиңүне, беренче чиратта, балаларга яңа үрләр яулау өчен зур стимул дип атады.

Соңгы елларда балаларның спортка тартылуын күреп, күңел сөенә. Актанышта спорт яшәрә. Яңа сулыш, яңа энергия тоемлана. Бүгенге көндә бала-чаганы спорт залында туп типтереп кенә кызыксындырып булмый. Аларга яңа омтылыш, чын көрәш, көчле көндәшләр, зур җиңүләр кирәк. Актанышта үзара тренировкалар үткәреп кенә, балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү мөмкин түгел. Шуңа күрә, республикада, чит регионнарда үткән футбол турнирларында катнашырга тырышабыз, осталыкны нәкъ менә чын ярышларда арттырабыз.  Көндәш команда белән уйнаганда, җиңү, җиңелү хисләре ачыграк тоемлана. Егетләр мондый чаралардан канатланып, дәртләнеп, тагын да остарак уйнарга дигән омтылыш белән кайта, — ди остаз Рамил.

Нефтекама шәһәреннән - җиңү белән

Нефтекама шәһәрендә үткән турнирның географиясе киң булуын да ассызыклау мөһим. 8 команда арасында Ижау, Чайковский, Пермь шәһәрләре дә бар. Һичшиксез,  бу турнир “Иман”ның кечкенә футболчылары өчен зур тәҗрибә мәйданына әверелгән.

— Көмеш лигада беренче урын яулаган “Иман 1” командасы егетләре белән мин сентябрь аеннан шөгыльләнәм.  Икенче команда ике ай элек кенә тупланды. Шулай да, чит регионда, кечкенә булса да, нәтиҗә күрсәтүгә ирештек. Гомумән, 2016 елдагы футбол белән хәзергесен чагыштырсак, уңышлар артуы күренә. Моннан алты ел элек  футбол буенча Татарстан беренчелекләрендә, регионара турнирларда катнашу турында уйларга да куркыта иде. Ул вакытта ни тәҗрибә, ни әзерлек юк. Ә хәзер инде без кечкенә футболчыларыбызны мондый турнирларга максатчан рәвештә әзерлибез. Максат булгач, шул максатка ирешү үзебездән, ягъни егетләрдән тора. Август аенда ике турнирда катнашачакбыз. Берсе Татарстанда булса, икенчесе – Башкортстанда, — дип, Рамил Гыйльфанов спорт мәктәбенең планнары белән дә уртаклашты.

Нефтекама шәһәреннән - җиңү белән

Ярый әле Актанышта бала-чагага рәхәтләнеп туп тибәргә стадион, спорт заллары бар, дип сөенәбез. Әмма бүгенге көндә спорт очсыз хобби түгел. Турнирга барып-кайту үзе генә дә шактый чыгымнар таләп итә.Актаныш районында футбол федерациясе булса да, әлегә балаларда спортка кызыксыну уяту әти-әниләрнең матди ярдәменнән башка тормышка ашырыла алмый. Футбол уены өчен махсус формаларны да, өлешчә юл чыгымнарын да футболчы егетләрнең әти-әниләре күтәрә. Нефткама шәһәрендә үткән турнирга барганда, футбол федерациясе  бары тик автобус чыгымнарын гына каплый алган…

Нефтекама шәһәреннән - җиңү белән

Актанышта спортка яңа сулыш өрердәй яңа буын – хәзергеләргә ышанычлы алмаш тәпи басып килгәндә, аларга ярдәм итәсе иде. Кем белә, бәлки менә шушы егетләребез арасыннан Актаныш данын бөтен илгә танытырлык оста футболчы үсеп киләдер. Шуңа күрә, балалар типкән тупка капкалар һәрчак ачык булсын!

Нефтекама шәһәреннән - җиңү белән
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
БУ МӨҺИМ: Актаныш авылында каты көнкүреш калдыкларын җыю сәгате үзгәрә
АВЫРТКАН УРЫН: Юл буйлары тирәләп үсә билдән тигәнәк

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!