6 апрельдән Татарстанда киек кошларга язгы ау сезоны башлана. Аучылар бу чорны түземсезлек белән көтеп ала. Тик менә халыкның бер өлеше аучыларга хас азартны аңлый алмый, хәер, аңларга да теләми. Канат кага-кага мең чакрымнар үтеп, исән-сау кайтып җиткән кошларны атуга андыйларның мөнәсәбәте тискәре.
Әмма аучылык закон буенча тыелмаган, бары тик аның кагыйдәләрен үтәү шарт. Иң мөһиме — ау белән браконьерлыкны бутамаска! Аннан килеп, дөрес итеп оештырылган ау табигатькә дә, кошларның сан-исәбенә дә бернинди зыян салмый.
Быелгы ау сезонына килгәндә, рөхсәт белән, 6 апрельдән 6 майга кадәр, алдавыч кулланып, ата кыр үрдәкләренә ау ачыла. Суда йөзүче киек кошларны (ата кыр үрдәге һәм казлар) 20 апрельдән 29 апрельгә кадәр ауларга мөмкин.