УН АЙГА СУЗЫЛГАН БИТАРАФЛЫК

Туган җир
659

Авыллардагы тузган су трассалары даими ремонт таләп итә. Кайвакыт тишелгән су трассасын төзекләндерү өстәмә мәшәкатьләр дә китереп чыгара. Шундый очрак узган елның җәендә Бурсык авылында да теркәлде. Иске трассаның тишелгән урынын ачыклау өчен “Гидросервис” оешмасы хезмәткәрләренә үзәк урамнан үткән асфальт өслекнең бер өлешен ватып алырга туры килде. Су трассасы ямалды, әмма ватык асфальт урыны бүгенге көнгә кадәр шул килеш тора, таш калдыклары исә буш ихата каршында ята. Чокырлы урынны әйләндереп алган тасма да күптән үз төсен җуйды инде…

УН АЙГА СУЗЫЛГАН БИТАРАФЛЫК


Автомобиль хәрәкәтенә комачаулык тудыручы урынны төзекләндерүне сорап, халык авыл башлыгына үзара салым туплауга багышланган җыелышта да мөрәҗәгать итеп караган иде. Ун ай вакыт үтте – нәтиҗә күренми.


Мәсәде авылы башлыгы Флүрә МИНҺАҖЕТДИНОВА асфальтны ремонтлауны “Татавтодор” оешмасының Актаныш бүлекчәсе башкарып чыгачак дип белдерсә дә, бүген оешма бу юнәлештә бернинди күрсәтмә дә алмаган, чөнки авыл эчендәге юл җирле хакимият карамагында. Аны төзекләндерү “Татавтодор” җаваплылыгына керми.

УН АЙГА СУЗЫЛГАН БИТАРАФЛЫК


Үзләре ваткан урынны төзекләндерүне сорап, без “Гидросервис” оешмасы җитәкчесе Дилфат НӘГЫЙМОВка да мөрәҗәгать иттек. Ул шушы көннәрдә проблеманы хәл итәргә ышандырды.


Дистә еллар таш өслекле юлга тиенә алмаган Бурсык авылы халкы бүгенге көндә бәясе миллионнар белән исәпләнгән асфальт юлның шушы хәлдә булуына борчыла. “Ничек 10 ай дәвамында үзәк юлны шулай тотып була инде?”, — дип уфтана алар. Быелның август аенда үз вазифасыннан китәчәген даими исәртеп торучы Флүрә МИНҺАҖЕТДИНОВА исә ватык асфальт өчен борчылмаска киңәш итте. Борчылдыра шул. Августка ерак калмый бит…

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ДИЛБӘР ӘНВӘРОВАДАН “АЛТЫН” КИҢӘШ: Мин Әлем халкының итеген салдырдым, син уен мәйданчыгы ясат!
ЧҮПЛЕК ЯШЕРЕШЛЕ УЙНЫЙБЫЗМЫ? Халык түгә, башлык күмә

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!