ДИЛБӘР ӘНВӘРОВАДАН “АЛТЫН” КИҢӘШ: Мин Әлем халкының итеген салдырдым, син уен мәйданчыгы ясат!

Бу кызык!
1K

Актаныш районы җирлекләрендә еллар буе чишелеш таба алмаган проблемалар шактый. Шуларның берсе – балалар мәйданчыгы. Мисал өчен, халык саны буенча иң зур авылларның берсе саналучы Яңа Әлемдә әле дә булса балалар өчен уен мәйданчыгы юк. Җирлектәге кечкенә балалы гаиләләрнең төп зары да менә шушы. Яшь гаиләләр теркәлеп тора, балалар да туа, әмма җирле җитәкчелек нәниләргә рәхәтләнеп уйнарга тиешле шартлар тудыра алмый.

Ни кызганыч, быел да Яңа Әлем авылында балалар мәйданчыгы төзелмәячәк – халыктан җыелган үзара салым акчалары бу максатка бүленмәгән. Яңа Әлем авыл башлыгы Марат ИСЛАМОВ та әлеге фактны раслады.

— Быелгы үзара салым акчаларын бүлгәндә, балалар мәйданчы өчен аерым сумма каралмады. Шуңа күрә “Татнефть”грантына да дәгъва кылып караган идек – ота алмадык. Откан очракта, нәкъ менә балалар мәйданчыгы булдыру иде исәп. Өмет киләчәккә. Балалар һәм авыл халкы өчен уен, спорт мәйданчыкларын сафка бастырасы килә. Киләсе елларга бу безнең төп максатларның берсе булып тора, — диде Марат ИСЛАМОВ.

Яңа Әлем җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ярты ел чамасы элек кенә билгеләнгән Марат ИСЛАМОВ аңа кадәр җирлек белән җитәкчелек иткән Дилбәр ӘНВӘРОВАның “алтын” киңәшен тотса, Яңа Әлем халкы, һичшиксез, мәйданчыклы булырга тиеш.

Хәзерге вакытта Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары канәфиен биләгән Дилбәр ӘНВӘРОВАның “алтын” киңәше нидән гыйбарәт соң?

Мин юл САЛДЫМ, су трассасы СУЗДЫМ, утлар суздык. Син балалар мәйданчыгы төзетсәң, эшең күренер, дип, Маратның үзенә әйттем, — дип, киңәшнең асылын ачып бирде Дилбәр ӘНВӘРОВА.

ДИЛБӘР ӘНВӘРОВАДАН “АЛТЫН” КИҢӘШ: Мин Әлем халкының итеген салдырдым, син уен мәйданчыгы ясат!

Урынбасар үзенең Яңа Әлем авыл башлыгы булып эшләгән елларында башкарган эшләрен барлап чыкты һәм… халыкны авыл башлыгының хезмәтен күрмәүдә гаепләде.

Чыннан да, балалар мәйданчыгы юк җирлектә. Юл салдым, потому что – баткак иде бит. Ут алыштырдык – бер урамда да ут юк иде. Миллионнар турында сүз бара. Балалар мәйданчыгы дип “нитмәдем” инде. Минем әллә нинди эшләрем калды әле анда – спорт мәйданчыгы эшләп бирербез дигән идек. Ничә ел буена Актанышның бөтен җиренә дә “Бердәм Россия” линиясе буенча бушка балалар мәйданчыгы куеп чыктылар, Яңа Әлемгә күпме сорап йөрдем – бирмәделәр. Эттеләр, төрттеләр мине, барыбер, ничек итсәм иттем, шушы акча белән яшәргә, эшләрне эшләтергә тырыштым. Әмма халык минем хезмәтемне күрмәде, чын дөресен әйткәндә. Юкса мин Әлем халкының итеген, гәлүшен салдырдым — белгән кеше белә инде (сүз Яңа Әлемгә асфальт юл салыну хакында бара – АМ), — дип тәмамлады сүзен Дилбәр ӘНВӘРОВА.

Дилбәр ӘНВӘРОВА искә алган “Бердәм Россия” линиясе буенча куелган балалар мәйданчыкларын эзләп карадык без. Юк, җәмәгать, Актаныш районында “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән куелган бер генә балалар мәйданчыгы да юк.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә ИСЛАМОВА да бу мәгълүматны кире какты.

…Еш кына кайбер авыл башлыклары җирлектә башкарылган эшләрне МИН ЭШЛӘДЕМ, МИН САЛДЫМ, МИН ЯСАДЫМ дип мактанырга ярата. Шундыйларга капма-каршы сорау бирәсе килә: үз кулыгыз белән эшләдегезме, үз акчагызга салдыгызмы, үз кесәгездән чыгарып ясадыгызмы? Күкрәк сугып мактанган эшегезне дәүләт программаларына нигезләнеп, халык акчасына башкарганыгызны онытып җибәрмәгез әле, хөрмәтле авыл башлыклары. Алайса, халык сезгә бурычлы кебек килеп чыга бит.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
КУЯН АВЫЛЫНДАГЫ СУ КОЛОНКАСЫ САБАНТУЙНЫ ШУЛАЙ КАРШЫЛАРМЫ?
УН АЙГА СУЗЫЛГАН БИТАРАФЛЫК

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!