Актаныш авылының 12 бистәсендә урнашкан балалар өчен уен мәйдәнчыгын, ниһаять, алабутадан арындырганнар. Чүп үләннәрен чабу «Коммунсервис» җәмгыятенә йөкләтелгән.
Бүген иртәнге сәгатьләрдә үк мәйданчыкны «Коммунсервис» унитар предприятиесенә җәйге ял чорына эшкә урнашкан укучылар «ялт» иттереп куйган.
Сүз уңаеннан, унитар җәмгыять мәктәп укучыларын җәйге каникул чорында вакытлыча эшкә урнаштыру практикасын үткән елларда да уңышлы кулланып килгән.
— Ата-аналар балаларын җәйге вакытта эшкә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать иткәндә, без укучыларны, килешү нигезендә, эшкә алабыз. Бу, билгеле, фәкать ата-аналарның рөхсәте белән генә башкарыла. Үсмерләргә көнгә дүрт сәгать хезмәт каралган. Эшләгән эшләре өчен оешма аларга хезмәт хакы түли. Нигездә, вакытлыча эшкә урнашкан укучылар Актаныш урамнарында үлән чабу эшенә җәлеп ителә, — дип аңлатма бирде «Коммунсервис» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Риназ ШӘРИПОВ.