Украинага карата үткәрелүче махсус хәрби операция Россиянең тышкы һәм эчке дошманнары шактый булуын күрсәтте, күрсәтүен дәвам итә. “Кому война, кому мать родна” дигән әйтем бар урыс халкы телендә. Кызганыч, әлеге мәкаль гасырлар дәвамында үзгәрми, мәгънәсе һаман шул ук кала бирә. Илебез җитәкчелеге гаять авыр, катлаулы һәм киләчәк яшәешебез өчен мөһим булган фронтта зур көч куя. Әлеге көрәштә халкыбыз да чын күңелдән үз өлешен кертә. Ул, мобилизация башланганнан соң хәрби көчләрдә хезмәт итүче якташларыбызның кирәк-ярак сорап язуларына гаҗәпләнсә дә, улларының гозерен җиргә салып таптамады.
Россиянең бөтен төбәгендәге кебек, райондашларыбыз да, берләшеп, волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәрде. Гуманитар ярдәм дип аталучы кирәк-яраклар даими рәвештә фронтка китә барды. Әлбәттә, ярдәмне җыю гына түгел, аны илтеп тапшыру да оешканлык таләп итә.
Акчага бәйле һәр эштә төгәллек һәм документларның тәртиптә булырга тиешлеге мөһим шарт.
Якташыбыз Алмаз Кашапов юл һәлакәтенә очрап, вафат булганнан соң (һәлакәттә кем гаепле булган – монысын тикшерү органнары ачыклар), волонтерлык хезмәтенең ярдәм итәргә алынуына беркем дә каршы килмәгәндер. Адреслы ярдәм күрсәү теләге булганнар фикерен алга куеп, мәрхүмнең тормыш иптәшенең карта яисә картасына бәйле телефон номерын сорап язган язмабызны гына хакимиятнең кайбер вәкилләре һәм волонтерлык башында торучыларның агрессия белән каршы алуы аптырашта калдырды бит, җәмәгать. Каракның бүреге яну шушы буламы соң әллә?
Гаиләгә авыр кайгы килгән икән, аңа ярдәм итү һәркемнең үз ихтыярында. Андыйларның ул изге гамәлләре тирән хөрмәткә лаек. Әмма ярдәмне волонтерлык белән шөгыльләнүче иптәшнең банк картасына җыю кемгә кирәк – бу хакта тарих дәшми әле.
Алмаз Кашапов унынчы тапкыр гуманитар йөк илтергә барган. Әлеге вазыйфаны ул мәҗбүри башкарганмы, әллә инде килешү төзеп, акчага башкарганмы? Әгәр акчага икән, килешү ничә сумга төзелгән? Мари Суыксуы авылында гомер итүче райондашыбыз Елена Ирдуганованың үз комментариесендә 360 мең дип күрсәтүе чынбарлыкка тәңгәл киләме? Юл чыгымын хакимият күтәргән икән, димәк, килешү төзелергә тиеш. Чөнки бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларны хакимият тиешле документларсыз беркемгә дә тоттырып чыгара алмый. Әлеге документлар бар икән, аларны күрсәтү хакимиятнең бурычы булып тора.
Елена ханым шул язмасында, үзенең мәгълүматы буенча, юл чыгымнарын исәпләп тә күрсәткән. Чаллы шәһәреннән 20 тонналы гуманитар ярдәм илтү 120 мең дип яза ул. Әгәр дә юл чыгымнары буенча тиешле бәя, тиешле норма бар икән, бюджет яисә бюджеттан тыш акчаларны хакимият ни өчен шул суммага тәңгәл китермәгән? Һәм дә инде сорау туа: гуманитар йөкне системалы рәвештә алып барырга кирәклеген белгән хакимият ни өчен тендер үткәрмәгән?
Шулай ук Елена Ирдуганова үзенең постында урынлы сорау куя: ни өчен ике ел дәвам итүче ярдәм җыю өчен Хәйрия фонды оештырылмады, ди ул. Ә бит дөрес чаң суга Елена ханым! Законга салып карасак, әлеге эшчәнлек, чыннан да, хәйриячелеккә туры килә. Салым кодексы нигезендә, мондый эшчәнлек салым түләүдән азат ителгән. Бу очракта Елена Ирдуганова законлы эш оештыруны сораган икән – нигә сүзенә колак салып, әлеге эшне оештыруда хакимият ярдәм итмәгән? Волонтер картасына җыелган акчалар махсус счетка түгел, ә шәхси счетка кергәч, ул волонтерның кереме булып санала һәм аңа 13 процент салым салынырга тиеш була. Әмма шәхси картадагы акчаны салым түләү өчен дә куллана башласалар, гуманитар ярдәмнең кызыгы да калмый шул.
Күргәнебезчә, әлеге эшчәнлек җиңел түгел, оештыру сәләте һәм документларны төгәл алып баруны таләп итә. Хәйрия фонды оештырып, җитәкчесен билгеләп, тиешле хезмәт хакын раслап, халыктан җыелган акчалар махсус счетка кереп һәм аларга тиешле дәрәҗәдә хисап ясалып барылса, мондый аңлашылмаучанлыклар да тумас, халыкта ышаныч та артыр иде бәлки.
Хакимият вәкиленең язмабызга җавап бирергә тырышуы, әйтер сүзе, күренеп тора, иртән кинәт торганга микән, башы әйләнеп китеп, йокысыннан (бу сүз өстеннән сызык үткәреп тормадык инде — АМ) айнып бетмәгән килеш язылганга охшаган. Хәер, Актаныш хакимиятенең үз эшен тиешле дәрәҗәдә оештыра алмавына инде аптырамыйбыз да, халык та дәшми генә шуңа күнегеп бара шикелле. Кем әйтмешли, нинди хакимияткә лаекбыз – шуның белән “бүләкләндек”, иптәшләр.
Кичә, район хакимиятенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче һәм җәмгыяви формалаштыру бүлеге җитәкчесенең “әйтер сүзе”н укыгач, социаль челтәр аша район башлыгына язмача мөрәҗәгать итеп, күрешергә һәм әлеге ситуация буенча аңлашырга теләвебезне белдердек. Әмма төгәл җавап кына ала алмадык үзеннән. Башта “Нинди буталчык бу?” дип гаҗәпләнсә, аннары инде “Разберусь. Хәбәрдә” дию белән генә чикләнде. Әллә җавап бирергә теләмәде, әллә әйтер сүзе булмады, әллә инде үз кул астында эшләүче вәкилнең безгә карата дорфа язмасы белән килешә – монысы табышмак булып кала бирә әлегә. Өметсез – шайтан, диләр бит, бәлки “разборка”дан соң башлыгыбыз да хәбәргә чыгар – вакыт күрсәтер.
Хәер, хакимиятнең рәсми пропагандасы электән групповое вымогательство (төркем белән бергә куркытып, акча талау) өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән кеше кулында булгач, әллә ни аптырарга да кирәкмидер. Безгә дә, язманы халыкка тәкъдим итәр алдыннан, тормышта үз урыныбызны тапканбызмы-юкмы икәнлеге хакында шул кеше белән фикерләшеп, аннан сорыйсы калган икән бит! Суд эскәмиясендә утырып, шартлы рәвештә хөкем ителгәннән соң, башкаларның тормышта үз урыннарына табу-тапмау буенча гап куертырлык тәҗрибәсе җитәрлектер. Югыйсә, башкаларга бәя биреп, безне тормышта бернәрсә дә булдыра алмауда гаепләп утырмас иде.
Балык башыннан чери, дигән сүзләр бүгенге хакимиятебезгә тулысы белән тәңгәл килә шикелле. Без җитәкче дә түгел, бюджет һәм бюджеттан тыш акчалар белән дә идарә итмибез, җитәкче кәнәфие дип тә хыялланмыйбыз, бушка субсидия дә сорамыйбыз. Эшен оештыра алмаучы һәм оештырырга да теләмәүче хакимият белән табасы да, бүләсе дә булмасын ул. Дәүләт сәясәтенә бәйле булган үтә дә кирәкле һәм җаваплы волонтерлык эшенә кысылып, болгатып ятучы хакимият пропагандасы белән сүз көрәштерүне дә кирәк дип тапмыйбыз. Вазифагызны дөрес һәм төгәл итеп башкарсагыз, безгә дә җавапны дорфалык һәм шәхесне кимсетердәй сүзләр белән түгел, ә эчтәлекле һәм итәгатьле итеп күрсәтә алыр идегез.
Язмабызның кайсы өлешендә кемгә дә булса гаеп атып, тырнак астыннан кер эзләүне күрәсез? Шул җөмләне төртеп күрсәтсәгез иде. Гап-гади, беркемне дә кимсетми торган сораулардан ниндидер пычраклык эзләп тапкансыз икән, димәк, күңелегез кара һәм башкаларныкы да шулайдыр дип уйлыйсыздыр. Без беркемне дә бернинди кырын эштә дә гаепләмәдек. Ярдәм адреслы булсын дигән фикерне генә белдердек. Акча җыю һәм аны тиешле максатларга тарату җаваплы һәм куркыныч вазифа, бөтен кеше дә ул эшкә алынырга теләми. Ә инде үз кесәгез белән халыкның ярдәм кесәсе болганмавын күрсәтә, халыкка аңлата алсагыз, аларның да сезгә карата ышанычы артыр.
“3 тиенлек ярдәм күрсәтү”гә килгәндә исә, аны кеше үзе ничек башкара – монысы һәркемнең үз ихтыярында. Волонтерларга ышанычыбыз булмау сәбәпле, ярдәмне дә алар аша күрсәтүне, ә инде йөрәгебез кушканча күрсәтелгән ярдәм турында кычкырып йөрүне кирәк дип тапмыйбыз. “Изгелек эшлә дә, суга сал. Кеше ишетмәсә, балык ишетер” дигән әйтемне каләм тибрәтүче вәкил аңларга да тиеш булгандыр. Үз башында уйлап чыгарып, башкалар өчен җавап бирү – хакимият вәкилен бер дә бизәми. Аллаһ алдында барыбыз да бертигез, беркемнең дә кылган изге гамәлләре дә, гөнаһлары да яшеренеп кала алмый. Бармак бөгеп, күкрәк сугып утырыр, дәүләт биргән машинада эш сәгатеннән соң, гаилә әгъзаларын да утыртып, җилдерер өчен хакимияткә үрмәләмибез. Безнең үз эшебез, хакимиятнең үзенеке.
Туган проблемаларны, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү – анысы көчле хакимияткә генә хас гамәл. Безнең белән очрашудан качасыз икән, без үпкәләмибез бит. Ә менә халык вәкиле булган Елена Ирдуганова белән күрешеп, үз эшчәнлегегезнең законга тәңгәл килүен, юлга дип бирелгән бюджет яисә бюджеттан тыш акчаларының законлы тотылуын аңлатсагыз – бу сезнең зур батырлык булыр иде. Чөнки халык әйтсә – хак әйтә, диләр. Ә инде хак әйтәме халык, яисә сүзләрендә ялгышлык та бармы – монысы белән хакимият кызыксынырга, аңлашылмаган сорауларга ачыклык кертергә бурычлы.
Безнең язмадагы гап-гади ике сорау өчен “акыллы сүзләр” язып, “акылсыз сүзләр язучыларга аңлатырга” тырышучылар менә шулай дөньяны бутарга маташты. Язманың кайсы өлеше кеше кайгысыннан ямь табып язылган икән – шунысын гына күрсәтмәгән. Һәркем үзен хаклы дип саный икән, хаклыкны фәкать закон аша гына табып була.
Ә инде волонтерлык акчасы җыючы кызларга ачык мөрәҗәгатебез: банк картагызга кергән акчаларны 2 еллык банк күчермәсе (выписка) ярдәмендә дәлилләп күрсәтсәгез иде. Банкның онлайн кушымтасы (приложение) тиешле файлны тиз арада эшләп бирә. Менә шул вакытта инде сезне беркем дә мошенниклыкта гаепли алмас.
P.S. Бүгенге язманы көндезге вакытта куярга булдык. Чөнки төнлә язып, төнлә социаль челтәргә урнаштырсаң, исереклектә дә гаепләргә бик мөмкиннәр. Монысы инде фикерләү дәрәҗәсе чамалы булганнарга хас гамәл.
Хөрмәтле хакимият җитәкчеләре! Социаль челтәрләр аша телләшеп утыру беребезне дә бизәми. Конструктив диалог аша матур эшчәнлекне бергә җәелдерергә без каршы түгел бит. Алдагы җитәкчелек салган катканак юлдан чыгып, туры сукмак салырга сезгә дә күптән вакыт. Алар кебек бездән куркып, качып йөрергә дә кирәк түгел. Сезнең фикер белән безнеке туры килми икән инде, без сезгә дошман түгел, ә үз сүзебезне, үз фикеребезне әйтергә, белдерергә хокукы булган бәйсез журналистлар.
P.S. Ә инде безгә карата сорауларыгыз бар икән, турыдан-туры үземә я Лилия Бәхтиевага хәбәргә чыгуыгызны сорыйм. Тормыш иптәшемә шалтыратып, аны борчымасагыз иде. Аның безнең эшчәнлеккә бер катнашы да юк. Ул үз өлкәсендә бик көчле белгеч, көчле юрист. Юридик киңәш кирәк була калса гына, аңа шалтырата аласыз.