СЕЗДӘН — СОРАУ, БЕЗДӘН — ҖАВАП: Машинаның алгы тәрәзәсенә таш эләкте…

Ни кызганыч, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, юлда төрле күңелсезлекләр очрап тора. Каршы як полосадан килгән йөк машинасы арбасыннан «очып төшкән» кечкенә генә таш та кайвакыт шактый зур зыян китерергә мөмкин. (Бу очракта сүз машинаның алгы тәрәзәсе ватылу, чатнау хакында, ягъни матди зыян хакында бара — АМ).

Йөкне ышанычлы фиксацияләүне тәэмин итү — руль артында утыручының турыдан-туры бурычы. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 23.2 пункты буенча машина йөртүче машина урыныннан кузгалганчы ук моның турында кайгыртырга тиеш. Ул машина хәрәкәт иткәндә дә йөкнең сакланышы өчен җаваплы булып кала.


Актаныш районы юлларында гына да йөк төягән машиналарның (щебень, ком-таш, туфрак төягән) арбалары бөркәүсез, ягъни йөкләре капланмаган килеш хәрәкәт итүен күзәтергә мөмкин. Димәк, алар закон бозып хәрәкәт итә дигән сүз бу.Коелучан барлык йөкләр дә (сыпучие грузы) Федераль законның «автотранспорт һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы» 3 нче маддәсе, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 272 номерлы өстәмә рәсми карары нигезендә ташыла. Мондый төр йөкләр прицеп, контейнер, цистерна белән җиһазландырылган махсус автотранспортта (самосвалларда, йөк машиналарында) ташыла. Гадәти прицепта йөкләрне төргәксез (тара) ташу катгый тыела. Прицеп махсус тартыла торган чатыр (тент) белән җиһазландырылган булырга тиеш. Прицеп тулы булмаган очракта, коела торган йөкләрне тентсыз ташырга рөхсәт ителә, ләкин тыгыз тукымадан япма куллану мәҗбүри. Ташыла торган йөкнең күләме һәм авырлыгы транспорт чарасының йөк күтәрүчәнлегеннән артмаска тиеш. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәү аркасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгарга мөмкин.

СЕЗДӘН - СОРАУ, БЕЗДӘН - ҖАВАП: Машинаның алгы тәрәзәсенә таш эләкте...

Безгә юлланган хат буенча Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат ШӘМСИЕВ белән элемтәгә чыктык.


Аның сүзләреннән аңлашылганча, мондый факт теркәлсә, йөк машинасы хуҗасы, административ хокук бозулар кодексының 12.33 маддәсенә нигезләнеп, җаваплылыкка тартыла. Аның нигезендә штрафлар түбәндәгечә классификацияләнә: физик затлар өчен 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр; юридик затларга 300 000 сум; вазифаи затларга 25 000 сум.

Әгәр мондый төр юл-транспорт һәлакәте килеп чыкса, ЮХИДИ вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки ДТПны дәлилләргә кирәк булачак. Иң яхшы дәлил — видеорегистратордагы видеоязма. Әгәр дә ул булса, автомобильгә китерелгән зыянны каплау мөмкинлеге берничә тапкырга арта, — дип искәртә Ренат ШӘМСИЕВ.


— Йөк төягән машиналарының закон таләпләренә туры килерлек итеп хәрәкәт итүен кем контрольдә тотарга тиеш?
— Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре контролендә. Коела торган йөк дөрес урнаштырылмаса, өсте ябылмаган булса, машина йөртүче, административ хокук бозулар кодексының 12.21 маддәсенә нигезләнеп, җаваплылыкка тартыла ала.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ИРТӘГӘГЕ КӨНГӘ ЫШАНЫЧ БУЛДЫР – ЙОРТЫҢНЫ ИМИНИЯТЛӘШТЕР!
НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ?: “Бер генә тишектән тула, туксан тугыз тишектән ага бит ул…”

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!