Актаныш районындагы иминият компанияләре соңгы арада йорт-җирләрен иминиятләштерүчеләр санының сизелерлек артуын хәбәр итә. 10 апрель көнне Татар Ямалысы җирлегендә берьюлы биш йорт янганнан соң, күпләр үз мөлкәтен иминиятләштерүгә җаваплырак карый башлаган. Компания хезмәткәрләре дә әлеге фактны раслый.
Соңгы арада Актаныш районында йорт-җир, каралты-кура яну очраклары ешаеп китте. Апрель аенда гына да Мәсәде авылында утлы фаҗига ике инвалид яшәгән йортны юкка чыгарып, бер кешенең гомерен өзгән булса, Татар Ямалысы җирлегендә янгын берьюлы биш йортны кара күмергә әверелдерде, Пучы авылында “кызыл әтәч” буш йортка үрмәләде. Янгын чыгу сәбәпләре төрле булса да, аның нәтиҗәсе бер үк: кеше еллар дәвамында җыйган мал-мөлкәтеннән бер мизгел эчендә колак кага, фаҗигадә кеше гомере өзелсә, монысы тагын да аянычрак…
«Элек каралты-кураны мәҗбүри иминиятләштерү дигән нәрсә бар иде. Әниләрнең, страховка көнем җитә дип, акчаларын җыйнабрак тотканы истә калган. Иминиятләштереп кайткач, әнинең, хәвеф-хәтәр күрергә язмасын, безнең иминиятләштерүгә түләгән акчалар бәла-каза күргәннәргә сәдака булсын, дия торган иде», — дип искә алды бер танышым.
Элегрәк кешеләр фәкать янгын чыгу ихтималын исәпкә алып кына йорт-җирләрен иминиятләштерсә, хәзер «страховой случай» төрләре арткан: янгын, давыл, боз яву, яшен сугу, газ шартлау, су басу, ут төртү….
Иминиятләштерү белән шөгыльләнүчеләр тагын шуңа да игътибар иткән: бер тапкыр йортын иминиятләштергән кеше аны ел саен иминиятләштерә икән. Гомер буе иминиятләштереп, бер тапкыр калдырсаң, нәкъ шул елны, Аллаһ сакласын, бәла-каза килеп чыгудан курка күпләр. Андый очраклар да булыштыра икән.
«Йорт-җирне ел саен иминиятләштерәм. Кулга шул хактагы кәгазьне алгач, җан тынычлыгы арткан кебек. Түләү суммасы шактый инде аның, берьюлы чыгарып бирә башласаң. Шулай да, икегә бүлеп түләп була — анысы да хәл. Инде Аллаһ сакласын, еллар буе хәләл хезмәт белән җыелган мөлкәткә зыян килә күрмәсен», — ди 64 яшьлек Рәшит абый.
Шөкер, бүгенге көндә Актаныш районында иминият компанияләре җитәрлек. Җаның теләгәнен сайла! Алар арасында сәламәт көндәшлек тә саклана: үз исемнәренә тап төшермәс өчен, клиентларын саклап калу максатыннан, иминиятчеләр «страховой случай» килеп чыкса, иминият акчаларын каза күрүчегә тиз арада кайтарып бирүгә җаваплы карый. Ни генә дисәк тә, кечкенә җирлектә халык үзенә кирәк мәгълүматны сарафан радиосы аша белешергә күнеккән.
Иминиятләштерү исә иминият программасына карап башкарыла. Бәяләре төрле. Һәрхәлдә, Актанышта иминиятләштерүнең үз кесәңә таманын табып була. Иң мөһиме, иминиятләштерүгә түләнгән акчалар, чыннан да, бәла күрүчеләргә хәер булып кына калсын! Йортларыбызны бәхетсезлек очрагы какмасын!