Безнең сезгә сорау бар

Хөрмәтле Гөлинә Финус кызы! Хөрмәтле район җитәкчелеге! Махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребез өчен гуманитар ярдәм илтергә барган вакытта юл һәлакәтенә очрап, һәлак булган Алмаз Кашаповның тормыш иптәшенең кәрәзле телефон  яисә банк картасы номерын да күрсәтсәгез иде. Гаиләсе өчен ярдәм акчасын шунда күчерер идек, диючеләр шактый. Бәлки халык арасында чыккан акчаларны максатчан куллануга кагылышлы кайбер сүзләр дә шуның белән туктар иде.

Һәм нинди юл чыгымнары, юл хакы өчен акча җыясыз — шуны да аңлатсагыз иде. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез өчен гуманитар ярдәм күрсәтергә барган җирдән юл һәлакәтендә гомере өзелгән райондашыбызны алып кайтыр өчен район бюджетыннан акча бүлеп бирү мөмкинлеге бөтенләй юкмы әллә? Һәм сез бу акчаларны ничек итеп РАСПРЕДЕЛЯТЬ итәргә җыенасыз? Халык алдында хисап тотарга онытмасагыз иде.

Инде дә килеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовның һәлакәт урынына бару мәгънәсен дә аңлатсагыз иде.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
РАЙОН ХАКИМИЯТЕНЕҢ РӘСМИ ЧЫГАНАГЫНДА БЕЗНЕҢ ӨСКӘ ПЫЧРАК АТУНЫ РАЙОН БАШЛЫГЫ ЛЕНАР ЗАРИПОВ ӘЛЛӘ ҮЗЕ ДӘ ХУПЛЫЙМЫ?
ЯЗМЫШЛАР БАРЛАНГАН МӘЛ: «Ленар Шәехне байрак итик әле!»

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!