— Назиф Максутович, эшсез калган райондашларыбызны башта үзлектән эш эзли дидегез. Үзлектән эш эзләү таныш-белешләр аша эшкә урнашуга кайтып каламы?
— Элек система шундыйрак булса, хәзер эшлим дигән кешегә мөмкинлекләр сизелерлек артты. Эшче эзләүче оешма-предприятиеләр, безнең районда теркәлү үтмәгән җәмгыятьләр районда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлыгын яхшы белә. Без алар белән турыдан-туры эшлибез. Соңгы елларда эшсезләрне эшле итү юнәлешендә интернет челтәре дә әһәмитле роль уйный. Хәзер “Работа в России” дип аталган дәүләт порталы хакында ишетмәгән кеше юктыр. Теге яки бу сәбәпләр аркасында эшсез калган граждан Дәүләт хезмәтләре порталы аша резюме тутыра һәм аның резюмесы Россия күләменә чыгарыла. Биредә эш эзләүчеләр регионнарга, категорияләргә бүленгән. Система кулланылышта гаять уңайлы һәм гади. Резюме тутыру буенча без һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Мөрәҗәгать итүчеләрне беркайчан да кире борган юк. Консультацияне безгә килеп тә, телефон аша да алырга мөмкин.
— Әгәр резюме язып та, эш эзләүчегә эш тәкъдим итүче булмаса, кеше алга таба нәрсә эшләргә тиеш?
— Шул ук порталда гариза язарга кирәк. Әлеге гариза буенча беренче чиратта паспорт һәм прописка өлешләре тикшерелә, шулай ук гариза автомат рәвештә пенсия фондына, салым инспекциясенә юллана. Болар кешенең элеккеге эш урынында түләүләрнең дөрес башкарылу-башкарылмавын ачыклау өчен кирәк. Пенсия фондына отчет бирелгәнме? Кеше рәсми төстә эштән азат ителеп, бу хакта хезмәт кенәгәсенә язылганмы? Боларның барысы да тикшерелә. Әлеге гариза районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренә дә күренә. Без гариза язучы белән көнендә үк диярлек элемтәгә керәбез һәм үзәккә чакырабыз. Документлар тәртиптә булса, эш эзләүчегә, рәсми исәпкә бастырганчы ук, берничә эш вакансиясе тәкъдим итәбез. Менә шулай көнендә үк яңа эшкә урнашучылар бар.
— Әлеге портал аша Актаныш районында эшкә урнашучылар булдымы?
— Әлбәттә, чөнки порталга эш урыны эзләп юлланган резюмены эш бирүчеләр даими күзәтеп, хезмәт базарын өйрәнеп тора. Эш эзләүченең кайсы районнан, күпме хезмәт хакы алырга теләве, яше, белеме һәм башка мәгълүматлары күрсәтелгән. Эш бирүче үзенә кирәк кадрны сайлап алу мөмкинлегенә ия. “Работа в России” дәүләт порталы эш эзләүчеләргә яңа горизонт ача дисәк тә арттыру булмас.
— Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үзе эш сорап килүчеләргә нинди мөмкинлекләр бирә?
— Без булган вакансияләр белән генә чикләнмибез. Эш сорап килүчеләрнең теләк-тәкъдимнәрен дә исәпкә алабыз. Мисал өчен, бүген эш эзләүченең яңа һөнәр үзләштерү теләге бар икән, үзәк аңа кыска вакытлы курсларда тулысынча бушка уку мөмкинлеге тудыра. Теге яисә бу һөнәр буенча уку төркемнәре оештыру турында белдерү бирәбез һәм, 7-8 кешелек төркем туплану белән, аларны укытабыз. “Эшсез” статусына ия райондашларыбызны укыту түләүсез. Укулар Яр Чаллы шәһәрендәге махсус үзәк белгечләре тарафыннан гамәлләштерелә, каядыр барып йөрисе түгел – белгечләр үзләре Актанышка килә, заман таләпләренә яраклашып, дистанцион форматта да укулар алып бардык. Эш эзләүчеләргә шуны ассызыклап әйтәм: яңа һөнәр үзләштерергә, эшкә урнашырга теләгегез бар икән, бу хакта безгә әйтегез, кыенсынып тормагыз –уйлашырбыз, оештырырбыз.
— Соңгы вакытта нинди яңа һөнәрләр үзләштерүгә сорау (спрос) күзәтелә?
— Быел сак хезмәтенә укырга теләк белдерүчеләр шактый. Апрель башына тәгаенләнгән кыска вакытлы курсларга инде унбишләп кеше язылды. Бу балалар бакчаларына, мәктәпләргә сак хезмәте кертелү белән аңлатыла. Укып чыккан һәркемгә таныклык бирелә, шуның нигезендә алар эшле булу мөмкинлеге ала. Пешекче һөнәренә дә укыттык, чәчтараш, маникюр остасы белгечлекләре дә әзерләдек. Без укыткан эшсезләрнең, һөнәр үзләштерү белән, 70-80 проценты тиз арада эшкә урнаша. Үзәк өчен бу бик отышлы юнәлеш дип саныйм. Логопедлар әзерләү практикасын да кулланып карадык – таныклык алган һәрбер логопед Актанышта эш табуга иреште. Бу – безнең өчен зур күрсәткеч. Шуңа күрә дә, теге яки бу курсны оештырганчы, әлеге һөнәргә районда булган ихтыяҗ дәрәҗәсен өйрәнәбез.
— Эшкә урнашырга теләүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәкме, ир-атлармы?
— Әлбәттә, хатын-кызлар күбрәк. Арада яшь әниләр дә, пенсия яшенә якынлашкан хатын-кызлар да бар. Әмма бу Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә ир-атлар мөрәҗәгать итми дигән сүз түгел. Алар да килә, алар да эш эзли. Һәм, нигездә, бездә теркәлгән эшсезләрнең иң зур проценты Актаныш авылына туры килә. Ни өчен? Чөнки авылда яшәүчеләрнең күпмедер өлеше рәсми төстә эшләмәсә дә, мал-туар асрап, кош-корт үстереп, сөт-ит сатып көн күрә. Аларга эшкә урнашу отышлы да түоел шикелле, чөнки хуҗалыктагы терлекнең файдасын күрәм дисәң, аны карарга, тәрбияләргә кирәк. Авыл кешесе үзмәшгуль булып теркәлеп тә, акча эшләү юлын таба. Ялкау булмасаң, авыл җирендә эш бетми.
— Бүгенге вәзгыять фонында икътисади кризис башланып, эшсезләр саны арту куркынычын Сез ничек бәялисез?
— Икътисади кризисның төп индикаторы – эшсезләр санының кискен артуы. Борчылыр урын юк дип исәплим – эшсезлек дәрәҗәсе шәхсән Актаныш районында тотырыклы һәм, әйтергә кирәк, башка районнар белән чагыштырганда, бездә ул түбән. Районның авыл хуҗалыгы юнәлешенә йөз тотуы да тотрыклылык саклануга уңай йогынты ясый — монысы бәхәссез.
Әңгәмәдәш: Лилия БӘХТИЕВА