АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Аяк киеме төзәтү остасы Ләбиб Шакиров Актанышка кайткан

Ишеттегезме әле: Актанышка ачкыч ясау, аяк киеме төзәтү остасы Ләбиб Шакиров кире кайткан. Бер ел Ижау шәһәрендә яшәгән алтын куллы райондашыбызны, ай, юксынган иде Актаныш! Юксынырсың да! Ул киткәч, утыз меңгә якын халкы булган районда ачкыч ясаучы оста, профессиналь итекче калмады бит. Шул чакта гына Актанышта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсенең кадрлар мәсьәләсе никадәр ярлы булуын аңладык шикелле. Ел дәвамында район халкына ачкыч ясау хезмәте күрсәтерлек осталар табылмады. Бу эшкә тотынып караганнар да бик тиз генә кул селтәде – баксаң, ачкыч ясап, аяк киеме төзәтеп кенә баеп булмый икән! Өстәвенә, әлеге хезмәттән бераз гына акча кертү өчен дә, ким дигәндә, бер ел “минуска” эшләргә кирәк – эше вак булса да, җиһаз-чимал бәяләре шактый “эре” икән…


Бу көннәрдә Ләбиб абыйның үзе белән күрештек. Төзәтәсе аяк киеме дә, ясатасы ачкыч та юк – итекченең үзен югалтуны сәбәп итеп, Ләбиб абый белән Гөлсирә ханым яшәгән йорт капкасын кактык. Гаилә башлыгының бакчада мәш килеп йөргән мәле иде – ихатадагы кечкенә генә буа янында гапләшеп утырдык. Укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән Ләбиб аганың ничек итеп һөнәр сайлавы, өйләнүе, фатирлы булуы, гомере буена һөнәренә тугрылык саклавы һәм тагын әллә ниләр хакында сөйләштек.

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Аяк киеме төзәтү остасы Ләбиб Шакиров Актанышка кайткан


КЕШЕНЕҢ ТАМАГЫ ГОМЕР БУЕ ТУК БУЛСЫН ДИСӘҢ, КУЛЫНА КАРМАК ТОТТЫР!
Ләбиб Шакиров — районыбызның мөхтәрәм шәхесе, РСФСРның атказанган укытучысы, озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, мәгариф системасында тирән эз калдырган Әхсән Шакир улы Шакировның улы. Гаиләдә алар биш ир бала. Гомере буе балаларга белем биргән Гаилә апа белән Әхсән абый үз балаларын тәрбияләүдә дә күпләргә үрнәк. Ләбиб абый искә алганча, һөнәр сайлаганда әти-әни балаларын мөгаллим булырга үгетләмәган. Хәер, Шакировлар мактаулы һөнәрнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен үз күзләре белән күреп үскән — бәлки шуңадыр, балалар арасында әти-әниләре һөнәрен дәвам итүчеләр юк. Аның каравы, Әхсән абый биш улын да хөрмәтне хезмәт белән яуларга өйрәткән. “Кешенең тамагын бер көн туйдырам дисәң, аңа балык бир. Гомер буе тамагы тук булсын дисәң, кулына кармак тоттыр һәм балык тотарга өйрәт!” – әлеге әйтем Ләбиб Шакировның тормыш девизина әверелгән. Һөнәрне дә аңа тормыш үзе сайлашкан, ахры.


— Армия сафларына киткәнче, кем булырга дигән сорау белән артык баш ватмадым кебек. Хезмәт итеп кайту белән ,”ИжСталь” заводына эшкә урнаштым, өйләндем – ул чакта инде беренче урынга гаиләне, балаларны тәэмин итү килеп басты
— дип, Ләбиб ага тормыш юлының Ижау шәһәре белән бәйле чорын бәян итте.

ОРДЕН УРЫНЫНА – ӨЧ БҮЛМӘЛЕ ФАТИР

Өйләнгән яшь егетнең ул чактагы төп максаты — гаиләсен тораклы итү була. “Удмуртобувьбыт” аяк киеме ремонтлау һәм һәм тегү берләшмәсенә читтән торып аяк киеме төзәтүче һөнәрен үзләштерүе һәм параллель рәвештә эшкә керүе дә шуңа бәйле була аның. Егетең тырышлыгын җитәкчелек күреп ала – хезмәт баскычыннан бик тиз күтәрелә ул. Нәтиҗәле хезмәте өчен хәтта орденга тәкъдим итәләр үзен. Бер якта – орден, икенче якта – өч бүлмәле фатир! Ул вакытка ике малае туып, гаиләсе ишәйгән Ләбиб абый ике уйлап тормый — өч бүлмәле фатирны сайлый.


Дөньяның астын өсккә китергән 90 елларның җиле “Удмуртобувьбыт”ка да тия. Берләшмә тарала. Кулында тамак туйдырырлык “кармагы”, ягъни һөнәре булган Ләбиб абый югалып калмый – шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, Ижау шәһәрендә аяк киеме төзәтү ноктасы ача. Укып алган белемен дә шунда чарлый, тәҗрибәсен дә шунда туплый якташыбыз. 1999 елда исә тормыш иптәше Гөлсирә ханым белән туган җире Актанышка кайта ул.


ЭЧМИ ҺӘМ СҮГЕНМИ ТОРГАН ИТЕКЧЕЛӘР ДӘ БУЛА
Шул кайтудан, Ләбиб абый Актанышта 23 ел дәвамында, һөнәренә тугрылык саклап, халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтә. Элекке автовокзал бинасында аяк киеме төзәтүче Ләбиб абыйның даны район чикләренә үк тарала. Аны нәкъ менә аяк киемнәрен профессиналь дәрәҗәдә төзәтү осталына ия булган өчен ярата халык. Ләбиб абый үзе әйткәнчә, бу хемәткә ул гомер елларын, тырышлыгын гына түгел, җанын да сала. Эшләү дәверендә төзәтелгән аяк киеменә карата канәгатьсезлек белдерүчеләрне дә хәтерләми итекче. Халык белән бер дулкында, аңлашып, аралашып, утрак тел табып эшли Ләбиб абый.


— Аяк киеме төзәтү хезмәте электән килә. Безнең һөнәргә карата караш төрлечә. Күпләр аяк кием төзәтүчеләрне сүгенә, эчә торган кешеләр дип исәпли. Юкка гына “сапожник кебек сүгенә”, “сапожник кебек хәмер эчә” дигән “канатлы” әйтемнәр барлыкка килмәгәндер инде (рәхәт итеп көлә – АМ). Ә мин эшли башлаганда ук бу юнәлештә үз принципларымны булдырдым. Итекче булсам да, клиентларым белән һәм, гомумән, өйдә дә ялгыш та сүгенеп сөйләшкәнем юк. Хәмер эчкән хәлдә бер генә аяк киемен дә төзәтмәдем. Андый вакытта нәрсәнедер ясау, ямау, төзәтү мөмкин эш түгел. Киресенчә, ватасың, сындырасың, эштән чыгарасың. Мин халык теленә кергән бу әйтемнәрнең киресен раслый алдым, — ди Ләбиб абый Шакиров.

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Аяк киеме төзәтү остасы Ләбиб Шакиров Актанышка кайткан

ИКЕ КУЛГА – ИКЕ ЭШ
Ләбиб абыйның тагын бер осталыгы – ачкыч ясау. Анысына инде алтын куллы райондашыбыз үзлегеннән өйрәнә. Станок сатып алып, Актаныш районы өчен ят һөнәргә тотына ул һәм ялгышмый. Халыкта ачкыч ясатуга ихтыяҗ зур булып чыга. Башта гади ачкыч күчерелмәләре генә ясап башланган хезмәтнең шул рәвешле масштаблары арта. Бүгенге көндә Ләбиб абый йорт-фатирларның катлаулы ачкычларын гына түгел, хәтта автомобиль, домофон ачкычларын ясауда да чын остага әверелгән. Якын киләчәктә автомобиль ачкычларына чип куюны да җайга салырга исәпли ул.

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Аяк киеме төзәтү остасы Ләбиб Шакиров Актанышка кайткан


Гомумән, Шакировлар гаиләсенең яңалыкка омтылуы канга сеңгән. Кайчандыр Актаныш районында беренчеләрдән булып чит илдән кием-салып алып кайтып сатучылар да, базардагы сату нокталарына сатучы яллаучылар да, үзәктә беренче китап кибете ачучылар да алар Гөлсирә апа белән Ләбиб абый. Тормыш авырлыгыннан зарланып, кул кушырып утырырга күнекмәгән ул гаилә. Кайда гына яшәсәләр дә, хезмәтләре һәрвакыт хөрмәтле, үзләре мактаулы булган.

ИЖАУ – АКТАНЫШ – ТАГЫН ИЖАУМЫ?
Ләбиб абыйның бер ел элек Ижау шәһәренә күченеп китүе Актанышта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү сферасының күпмедер дәрәҗәдә “туктап калу”ына китерде. Аның эшен тиешле дәрәҗәдә дәвам итүчеләр табылмады. Останың Актанышка кабат кайтуы да менә шушы “туктап калган” механизмга кабат җан өрү максатыннан икән.


— Халыкка аның ихтыяҗын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә көнкүреш хезмәте күрсәтелергә тиеш дип исәплим. Районның төп байлыгы бит халык. Алар ачкыч ясатыр өчен күрше-тирә шәһәрләргә йөрергә тиеш түгел. Халыкны район хакимияте кайгыртырга тиеш
, — дип, Ләбиб абый бу юнәлештәге фикерләре белән уртаклашты.

Чыннан да, бүген район үзәгендә, бөтен кешегә дә “в шаговой доступности” булырлык аяк киеме төзәтү ноктасы, ачкыч ясау урыны юк. Әйе, үз йортларында аяк киеме төзәтүчеләр бар – әмма бөтен кешедә дә аларның адресына барып җитү мөмкинлеге юк. Атнага бер маршрут автобусы белән район үзәгенә килгән өлкән яшьтәгеләр үзәктән еракка җәяү йөри алмый. Кемгәдер бу проблема булып та тоелмас. Әмма иң кирәкмәгән моментта ачкычын сындырган яки аяк киеме яраксыз хәлгә килгән кеше өчен район үзәгендә мондый төр остаханәләрнең булмавы – глобаль проблема.

— Ижауда яшәгән мәлдә без ай саен Актанышка кайтып йөрдек. Халыкның аяк кием төзәтү, ачкыч ясатуга ихтыяҗы канәгатьләндерелмәгәнен белеп тордым. Җаным-тәнем белән моңа борчылдым. Мин бит Актанышта бу хезмәткә 23 ел гомеремне багышладым. Хезмәтем, тәҗрибәм бар – тик аларны миннән кабул итеп алучы юк. Шуңа күрә дә, уйлый торгач, бер генә елга булса да, районга кире кайтып, минем эшне дәвам итәрлек укучы әзерләргә ният кылдым. Күз уңында тоткан берничә егет тә бар. Мин аларны өйрәтергә, тәҗрибәм белән уртаклашырга, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга әзер, — дип, Ләбиб абый үзенең күңелен тырмап торган мәсьәлә белән уртаклашты.

ОСТА – БАР, УРЫН ТАБЫЛЫРМЫ?

Яшәү дәверендә кешеләргә файда китерүне алмаксат итеп куйган райондашыбызның бөтен теләге – Актаныш халкына тиешле дәрәҗәдә көнкүреш хезмәте күрсәтү.

— Мин дә, хатыным да лаеклы ялда. Тормышыбыз җитеш – безгә хәзер зур акчалар да, байлык та кирәкми. Ике улыбыз гаиләләре белән Ижау шәһәрендә яши. Ике малайга җиде оныгыбыз бар. Аларны үстерешәсе, тәрбияләшәсе, балаларыбызга ярдәм итәсе килә. Актаныштан китүнең төп сәбәбе дә шул, — ди Ләбиб абый.

Бүгенге көндә Ләбиб абый шәхси йортында халыкның гозерен үти – кемгәдер хәтта төнлә ачкыч ясап биерергә дә туры килгән аңа. Ярты сәгать эчендә генә дә остага 6-7 кеше шалтыратты. Берәүгә тиз арада ачкыч кирәк, икенчеләре, Ләбиб абыйның Актанышта булуыннан файдаланып, берничә пар аяк киемен төзәттермәкче.

Кайтуына өч атна вакыт үтсә дә, бүгенге көнгә кадәр үзмәшгуль Ләбиб абый Актаныш үзәгендә арендалап эшләргә бүлмә таба алмый.

— Үземне түгел, халыкны кайгыртам. Үзәктә бөтен кеше дә килеп җитә алырлык урын кирәк иде. Бик күп кеше ачкыч ясый башлавымны, аяк киеме төзәтүемне сорый, — ди Ләбиб абый.

Ләбиб абый бу мәсьәлә белән Татарстан Республикасында Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыевка да мөрәҗәгать иткән. Әмма әлегә уңай җавап юк.

АЯК КИЕМЕ ТӨЗӘТЕП, БАЕП БУЛАМЫ?

Ләбиб абый билгеләп үткәнчә, соңгы елларда аяк киемен ремонтка тапшыручылар саны өч тапкыр диярлек кимегән. Сәбәбе: халык “одноразовый”, ягъни сыйфатсыз аяк киеме киюгә күчкән. Шәһәр җирендә чын күннән эшләнгән аяк киеме киючеләр күбрәк икән. Авыл җирлегендә исә халыкның кыйммәтле аяк киеме алырга матди мөмкинлеге юк. Тик бу сәбәп район үзәгендә мондый остаханәләр үзен-үзе акламый дияргә нигез түгел.

Аяк киеме төзәтеп баеп буламы? Гомере буе шушы хезмәтне башкарган Ләбиб абый, ике дә уйлап тормыйча, юк дип җавап бирде. Бәлки шуңа күрә дә, бүген халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтергә теләүчеләр юк дәрәҗәсендәдер. Мондый төр хезмәтне башкарыр өчен, һөнәргә карата чиксез ярату булырга тиеш дип исәпли әңгәмәдәшем.

Халык арасында Ләбиб ага Шакиров кебек үз һөнәренә тугры кешеләр булганда, аларга яңа мөмкинлекләр бирергә, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә кирәк. Без бүген “кулга кармак салып, балык тотарга өйрәтерлек” шәхесләребезне саклап кала алмасак, иртәгә ач калу ихтималы зур, дуслар!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
НИ ӨЧЕН АКТАНЫШТА ЗИРАТ АГАЧЛАРЫН ЯШЕЛ ҮЗӘННӘН ҮК КИЛЕП КИСӘЛӘР?
БОРЧУЛЫ СОРАУ: бакча чүбен кая куярга?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!