Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру, ачык ут куллану ТЫЕЛА!
Хөрмәтле райондашлар! Янгынга каршы махсус режим вакытында закон тарафыннан тыелган гамәлләрдән тыелып торсак иде. Бу, беренче чиратта, үзебезнең иминлек өчен мөһим.
Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык чараларының 2 тапкыр артуын да искәртәбез.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган ражданнарга — 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр,
вазифаи затларга – 30 мең сумнан алып 60 мең сумга кадәр;
юридик зат булып теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга -60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр административ штрафлар каралган.