Бурсык авылында бүгенге көндә ике тыл ветераны, 15 сугыш чоры баласы гомер кичерә. Кызганычка каршы, Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында аларның берничәсе генә катнашты…
Бүген Бурсык халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларын искә алды. Шул чорның бер хатирәсе буларак, һәйкәл янында солдат боткасы пеште.