ЯҢА ҖИТӘКЧЕ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ: Рөстәм ИЛЬЯСОВ җаваплы вазифага алты ел эчендә өченче тапкыр билгеләнде

Рөстәм Алмаз улы ИЛЬЯСОВ — Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына алты ел эчендә өченче тапкыр рәсми төстә билгеләнүе белән игътибарга лаек шәхес. Әлеге югары вазифага билгеләнгән җитәкче 2016 елның 28 сентябрендә тәбрик гөлләмәсен ул вакыттагы район башлыгы Фаил Камаев кулыннан алган булса, 2022 елның 4 февралендә чәчәк бәйләмен аңа — районның экс-башлыгы Энгель Фәттахов, быел исә 18 октябрь көнне хәзерге район җитәкчесе Ленар Зарипов тапшырды. Ягъни, 1984 елда Яр Чаллы шәһәрендә туып, алты яшенә кадәр Актаныш районының Түке авылында үскән “үзебезнең егет”кә, депутатлар белән беррәттән, район белән төрле елларда идарә иткән һәм итүче өч башлык ышаныч белдерде. Мондый ышанычны аклау өчен җиң сызганып эшлисе дә эшлисе хәзер.

Рөстәм ИЛЬЯСОВның Актаныш районына, аның халкына бәйле планнары хакында без 20 сентябрьдә — аның әлеге дәрәҗәле вазифага билгеләнүенә бер ай кала сөйләшкән идек. Планнарны чынга ашырырга, шөкер, хәзер вазифа тулы мөмкинлек бирә.

АГАЧ ФОРМИРОВАТЬ ИТҮНЕ ДИЗАЙНЕР ҺӘМ АРХИТЕКТОРЛАР ГЫНА АҢЛЫЙ

Сүз уңаеннан, февраль аенда район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән зат озак та тормый Актаныш халкына район үзәген яшелләндерү юнәлешендә яңа башлангыч белән танылды. Әлеге башлангыч Актаныш авылының Ленин урамында инде дистә еллар бер зыянсыз үсеп утыручы миләш ботакларын яз башында пыр туздырып “кырку” булды. Ярты еллап вакыт үткәч кенә, бу эшнең “агачларны формировать итү” дип аталуын белдек без.


Бу – агач кисү түгел. Бу — агачларны формировать итү дип атала. Әгәр моны дизайнер-архитекторлар күрә икән, алар аңлаячак. Агачларны өч ел формировать итәргә кирәк. Аннан инде агачлар үзләре матур форма алачак, — дип аңлатты районның башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм ИЛЬЯСОВ. Димәк, өч ел дәвамында гади халык “формировать итү”нең нәтиҗәсен аңламаячак әле. Актанышка шушы яңалыкка югары бәя бирергә сәләтле үткен күзле дизайнер вә архитекторлар килеп чыкса гына инде… Тик менә җитәкченең халык аңламаган әлеге эшкә шул ук халыкның рөхсәтеннән башка тотынуы сәер. Бәлки, башта халыкка аңлату кирәк булгандыр? Тик иң элек, халыкка нидер аңлатканчы, агач “формировать” итеп кенә Актанышта дан-шөһрәт казанып һәм чын җитәкчегә әверелеп булмавын аңлау мәслихәт шул… Аннан килеп, агач кистерергә тотынганчы, аны утырту хакында уйларга кирәктер?

КИСЕЛГӘН АЛМАГАЧЛАР ТАРИХЫ


Хәер, соңгы елларда район җитәкчелеге аңлату төшенчәсен, гомумән, хәтереннән бөтенләй сызып ташлады шикелле. Актаныш технология техникумы территориясендәге алмагачларны кисүне дә халыктан качып, төнлә башкарып чыктылар. Район халкы кына түгел, техникум җитәкчелеге дә белми калды әлеге яңалыкны. Яз саен ак чәчәккә төренеп утырган алмагачларны өлешчә кисүне “үзебезнең егет” агачларның корыган булуы белән аңлатты. Актаныш районына кыш өстендә кайтып төшкән җитәкче алмагачларның корыган булуын каян белде икән? Әмма Рөстәм ИЛЬЯСОВ апрель аенда актанышлыларны шаккаттырган әлеге вакыйга өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга ашыкмады.

Техникумның җире – это республиканский земельный участок (республика балансындагы җир кишәрлеге дип аңларга кирәк – авт.). Һәм анда корыган агачлар киселеп, формировать ителгәнДЕР, — дип, үтә кыска аңлатмасын бирде җитәкче. Үсеп утырган агачларны кисү дә, корыган агачларны турап өю дә җитәкче тарафыннан “формирвать итү” дип аталгач, күңелне шик корты кимерә башлады бит, җәмәгать. Ни өчен дигәндә, халыкча әйтсәк, булганны бетерү дип атала инде бу. Башкача аңлатып булмый.

Шулай да, якынмы, әллә еракмы киләчәктә, алмагачлар киселгән урында, төгәлрәк әйткәндә, Юбилей урамында, җәяүлеләр зонасы һәм …боҗралы парковка (кольцевая парковка) барлыкка киләчәк. Тик менә җәяүлеләр зонасында машина кую урыны ни өчен кирәк икәнен гади халыкка тагын кем һәм ничекләр аңлатыр?

АКТАНЫШ РӨСТӘМ ИЛЬЯСОВ ПРОЕКТЫ НИГЕЗЕНДӘ ЯҢАРЫШ КИЧЕРӘЧӘК

Әңгәмә барышында Рөстәм ИЛЬЯСОВ үзенең нәкъ менә Актаныш районы өчен тәгаенләнгән проекты белән дә таныштырып үтте. Гомумән алганда, районның яңа башкарма комитет җитәкчесенең планнарында, беренче чиратта, районны социаль-икътисади яктан үстерү торса, икенчесе — Актаныш халкы өчен уңайлы климат (благоприятный климат для населения) формалаштыру. Бу юнәлештә Актаныш үзәгендә шактый эшләр эшләнергә өлгергән. Җиңү паркындагы үзгәрешләр, анда агач утырту, Ленин урамында агачларны “формировать итү” — шулар исәбендә. Халык өчен уңайлы шартлар булдыру дигәндә, Рөстәм ИЛЬЯСОВ Актаныш авылындагы паркларга да игътибар юнәлтеләчәк дип ышандырды.


Бүгенге көндә халык паркларга чыгып, анда йөрергә тиеш түгел, кешеләр анда чыгып утырып, ял итәргә тиеш. Благоприятный климат, благоприятные условия для населения – это тоже моя главная цель, — дип мактануын сизми калган җитәкче, «сәяси» хата ясый язганын аңлап булса кирәк, “наша главная цель” дип төзәтеп куйды. Тиеш булгач, утырып торыр ла ул халык – анысы икенче мәсьәлә. Тик менә алар паркларда йөрергә тиеш булмагач, бәлки, Актаныштагы спорт объектлары, аеруча үзәк стадион, андагы тренажерлар теләге булган һәркем өчен ачык кулланылышка кертелер? Кышын “Бүләк” чаңгы трассасы белән генә чикләнми, 57 бистәдәге, планда булып та, һаман төзелеп бетә алмаган “Нөркә” чаңгы базасы да, ниһаять, халыкка тиешле хезмәт күрсәтә башлар? Менә бу мәсьәләләрне дә, хөрмәтле Рөстәм ИЛЬЯСОВ, планыгызның халык өчен уңайлы шартлар булдыру дигән өлешенә өстәп булмасмы икән? Халык үзе сорый ич.

— Урамнарны яктырту, тротуарлар җәю – болар да халык өчен уңайлы шартлар булдыруга керә. Бөтенесен берьюлы төзеп булмас. Без инде финанс чыганагына карап, мөмкинлекләрдән файдаланып, бөтен программаларда катнашып, республика программаларын җәлеп итеп, алга таба эшләрбез. 2023 елда федераль программалар белән кереп китәбез. Быел республикабыз Президентыбыз ярдәме белән Актаныш авылының 57 нче бистәсендә юллар салу, Түке – Суксу авыллары юлын төзү башлана. Ун еллап ремонт үткәрелмәгән чистарту корылмаларына реконструкция башлыйбыз. Үзәк участокларда су челтәрләре алыштырылачак. Шулай ук алга таба китапханә, музей, сәнгать мәктәбе кебек биналарны да башка масштабта — халык өчен дип эшләүне күз алдында тотабыз. Әлеге проект минем өчен яңа түгел. Тәҗрибәмдә мондый проект бар. Мин үзем Актаныш егете, Түке егете. Үземнең төп районда мин бу эшләрне башкарырга тиеш һәм без моны тормышка ашырырбыз дип ышанам. Район башлыгы Ленар Зарипов белән үз проектларыбыз бар. Без аларны эшләячәкбез. Әгәр инде теге яисә бу мәсьәләдә җәмәгать тыңлаулары, халык фикере кирәк икән – оештырачакбыз. Халыкка ничек кирәк, без шулай итеп эшләргә әзер,
— дигән оптимистик рухта район башкарма комитеты җитәкчесе әңгәмәнең әлеге өлешенә нокта куйды.

СҮЗ АХЫРЫ

Иң мөһиме, халык өчен тырышачакбыз, диде Рөстәм ИЛЬЯСОВ. Җитәкче үз проектларын тормышка ашыруда финанс чыганакларга, республика һәм федераль программаларга таяначагын берничә тапкыр искәртте. Менә шунысы йөрәккә аеруча сары май булып ятты. Югыйсә соңгы елларда Актаныш авылындагы бөтен эшне ел саен халыктан җыйган үзара салым акчалары хисабына хәл итү җайга салынды. Халык өчен дип янучы район башкарма комитеты җитәкчесе белән булган әңгәмәдән соң, дөньялар уңай якка үзгәреп китәр дигән өмет чаткысы кабынды. Сүзләре китап төсле бит!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Скрипка моңына уралган гомер
“ТАҢ” җәмгыяте җитәкчесе Рафис МИҢНЕХАНОВ: “Хуҗалыкта практика үткән техникум студентының көнлек хезмәт хакы 5 284 сум!”

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!