Актаныш районының баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов: «Бер генә техника да кырга техник караусыз чыкмаячак!»

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен гаять мөһим чор – язгы чәчү якынлаша.  Басу-кырлардагы хезмәтнең нәтиҗәлелеге авыл хуҗалыгы техникасының төзеклегенә турыдан-туры бәйле. Язгы кыр эшләре тоткарлыксыз барсын өчен, беренче чиратта, техниканың сафта булуы шарт.  14 марттан авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә техник караулар башланып китте. Язгы чәчәүдә катнашачак бөтен төр техника, тагылма кораллар, махсус график нигезендә,  Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов тарафыннан җитди контроль үтә. Башкача була да алмый, чөнки  техник караулар  җитди фаҗигаләрне кисәтүгә, кеше гомерләрен саклауга юнәлтелгән.

Актаныш районының баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов: «Бер генә техника да кырга техник караусыз чыкмаячак!»
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов

Быел да төп максат булып язгы чәчү кампаниясенә ныклы әзерлек белән керү һәм, билгеле, аны югалтуларсыз, фаҗигаләрсез тәмамлау тора. Бер генә техника да кырга техник караусыз чыкмаячак. Кимчелекләрне төзәтергә әле вакыт бар, шуңа күрә хуҗалык җитәкчеләре, инженер-техник хезмәткәрләр бу мәсьәләгә җитди карарга бурычлы.  Техниканың хәвефсезлек таләпләренә  җавап  бирүенә  аеруча зур игътибар юнәлтелә. Тормоз, руль  системасы, яктырткыч  ут  приборларының, тавыш  сигналларының  төзеклеге энә күзеннән үткәрелә.Техниканың дәүләт теркәве узуы һәм тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы булуы да мөһим шартларның берсе. Тәгәрмәчле тракторларның ОСАГО полислары  булырга тиеш. Утсүндергеч, медицина ярдәме күрсәтү җыелмасы – аптечка, авария тамгасы  белән тәэмин ителеш шулай ук контрольдә, — дип, Илдус Хәкимов техник карауның җитдилеген ассызыклады.

Актаныш районының баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов: «Бер генә техника да кырга техник караусыз чыкмаячак!»
«Алга» ҖЧҖ техникасы

Бу атнада техник карау “Тамыр”, “Алга”, “Таң” җәмгыятьләрен колачлаган. Техник каруны  11 апрельгә тулысынча төгәлләү бурычы куелган. Шушы вакыт аралыгында 460 трактор, 270 тагылма корал җитди контрольне “бишле” билгесенә үтеп чыгарга тиеш дигән сүз бу. Районның баш дәүләт инспекторы хуҗалыкларның әзерлегенә тукталды:

Актаныш районының баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов: «Бер генә техника да кырга техник караусыз чыкмаячак!»
«Тамыр» ҖЧҖ техник карау

Әлегә кадәр каралган техниканың 90 проценттан артыгы язгы кыр эшләренә әзер. “Чишмә” җәмгыятенең әзерлеге бик яхшы, бу  хуҗалыкның эшчеләренә дә, техникасына да кагыла.  “Нигез”, “Таң” хуҗалыкларының әзерлеге дә мактауга лаек.  “Саф” һәм “Эконом” хуҗалыкларында бераз тоткарлык бар. Быел механизаторларның төп игътибарын үз техникаларын вакытында, тиешенчә карап, ремонтлап торуына юнәлтәбез. Хуҗалыкларда запас частьләр белән проблема юк, булганның кадерен белеп эшләү өчен механизаторлар  җаваплы. Менә шушы җаваплылыкны тагын да  арттырасы иде.  Иң мөһиме — механизаторлар өчен имин эш шартлары булдыру. Һәр эшче инструктаж узарга тиеш. Кеше гомеренең бар нәрсәдән кыйммәт булуын онытырга ярамый, — дип басым ясады Илдус Хәкимов.

Актаныш районының баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов: «Бер генә техника да кырга техник караусыз чыкмаячак!»
«Таң» ҖЧҖ техник карау

12 апрельдән техник карау кампаниясе оешмаларда дәвам итәчәк. 25 апрельдән “иминлек эстафетасы”н җирлекләр кабул итә. Шәхси сектордагы 1200гә якын техника шулай ук махсус контроль үтәчәк. Авылларда оештырыласы техник карау графигы техника хуҗаларына авыл башлыклары аша җиткереләчәк.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
СУ «КӨРӘРГӘ» КИЛЕГЕЗ, ЯШӘЕШНЕ КҮРЕГЕЗ!: Актанышның язга «әзерлеге» подъездлардан күренә
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Сыерчыкларны йортлы итүче механизатор Нияз Гафуров: “Клиентлар “сарафан радиосы” аша җыелды”

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!