ҖИҢҮ КӨНЕН КАРШЫЛАП: Авыл җирлекләрендә ветераннарга хөрмәт җитәрлекме?

Илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78нче елын билгеләп үтә. Быел Актаныш районы 9 май бәйрәмен нибары 4 сугыш ветераны, мәрхүм сугыш ветераннарының 39 тол хатыны, 220 тыл ветераны белән каршы ала. Кызганыч, Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән каһарманнар сафы елдан-ел сирәгәя…


Актаныш үзәгендә Бөек Җиңү бәйрәме ел саен зур әзерлек белән, купшы төстә үтә. Әмма район җитәкчелеге авыл җирлекләрендә үткән бәйрәм чараларына еллар дәвамында тиешле игътибар күрсәтми. 27 апрель көнне хакимият йортында үткән брифингта да башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр ӘНВӘРОВА авыл җирлекләрендә оештырылачак бәйрәмнәргә артык тукталып, вакытын “сарыф итеп” тормады. Җиңү бәйрәменең 7 май көнне — кечкенә авылларда, 8 майда – үзәк җирлекләрдә үтәчәген генә хәбәр итте ул. Алар ничек, нинди форматта оештырыла – монысы, мөгаен, җирлек башлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләренең фантазиясенә бәйледер.


Мәдәният хезмәткәрләре исә бу чорда “ике фронтка” эшләргә мәҗбүр. Үз җирлекләрендә бәйрәм программасын әзерли, шуңа өстәп, Актанышта үтәчәк Җиңү бәйрәмендәге “массовка”га репитициягә дә йөгерә.

Ә ни өчен Актанышның мәдәният хезмәткәрләренә, данлыклы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 7 — 8 май көннәрендә авыл җирлекләренә барып, шул ук ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына югары дәрәҗәдәге мәдәният хезмәте күрсәтеп кайтмаска? Бу тәкъдимне 23 гыйнвар көнне Уразай авыл җирлегендә үткән халык җыенында “Нур” җәмгыяте җитәкчесе Дәниф ХАРИСОВ район башлыгы Ленар ЗАРИПОВка турыдан-туры җиткергән иде. Теләк булганда, тәкъдимнән бик отышлы файдаланып та булыр иде…


Аның каравы, Дилбәр ӘНВӘРОВА бөтен кадерле буынны (сугыш һәм хезмәт ветераннарын, ветеран толларын, сугыш чоры балаларын) зурлап 9 май көнне Актанышка – бәйрәм чарасына чакырды. Янәсе, чын тантананы, югары дәрәҗәдәге мәдәният хезмәтен күрәсе килгән кеше аны Актанышка үзе килеп күрергә тиеш! Өйдән урамга чыгарга зар-интизар булган ветеран Актанышка килә аламы соң әле? Мәсьәләнең бу өлешенә дә игътибар итү кирәктер, бәлки? Аларның йөгереп йөргән чагы үткән инде, җитәкче ханым вә әфәнделәр! Ә сез әле дә булса менә шушы кадерле буынга хөрмәт күрсәтергә өйрәнә алмыйсыз! Мисал өчен, узган ел 8 майда Бурсык авылында үткән Җиңү бәйрәменә районнан билгеләнгән вәкил килеп тә тормады…


Күпләрне борчыган тагын бер мәсьәлә: сугыш чоры балалары… Татарстанда рәсми төстә “сугыш чоры баласы” дигән статус булмаса да, алар бар! Алар – безнең янәшәдә! Алар Бөек Ватан сугышы чорында ачлыкны, ятимлекне, шул чорның михнәтен күргән буын. Тик менә аларга тиешле хөрмәт күрсәтеләме? Актаныш районының бер авылында район башлыгы Ленар ЗАРИПОВ имзалаган котлау открыткасын 85 яшьлек сугыш чоры баласының йорт ишегенә кыстырып киткәннәр! Ә нинди хөрмәт турында сөйлибез без?!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕНӘ КИЛҮЧЕЛӘР СОЛДАТ БОТКАСЫННАН АВЫЗ ИТТЕ
Әлеге фотода нинди сәяси хата күрәсез, дуслар?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!