22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Җиңү паркы территориясендә Актанышның икенче санлы урта мәктәбе укучыларының шпатель тотып, брусчатка арасын чистартулары хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр ӘНВӘРОВАга да мөрәҗәгать иттек. Иң кызыгы, урынбасар балаларны шул рәвешле мәҗбүри хезмәткә тартуны, нәкъ Айзат ӘМИРОВ кебек үк, патриотик тәрбия дип атады.
— Өмәгә чыкканнардыр! Патриотик тәрбия! Һәрбер мәктәп үзе нинди территорияне чистартырга тели, шунда чыга. Икенче мәктәп безнең инде дистәләгән еллар Җиңү паркын чистарта.
Урынбасар да шпатель тотып брусчатка арасында үскән чүпләрне кырдыруны ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ дип атагач, әлеге төр тәрбиянең асылы күңелдә “шик” уятты. Нәрсә соң патриотик тәрбия?
Патриотик тәрбия – ул хакимият органнарының, гражданлык җәмгыяте һәм гаилә институтларының гражданнарда Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт, үз иленә җаваплы мөнәсәбәт, үз Ватанына тугрылык хисе, аның мәнфәгатьләрен якларга һәм аның чәчәк атуына актив өлеш кертергә әзерлек формалаштыру буенча системалы һәм максатчан эшчәнлеге. Игътибар итсәгез, монда җәмәгать урыннарында сабыйларның кул хезмәтен куллану (бу очракта брусчатка арасы чистартуны күз алдында тотабыз — АМ) хакында бер сүз дә юк.
Мәктәп укучылары тезләнеп чистарткан брусчатка аша атлап, кичә – Кайгы һәм хәтер көнендә һәйкәлгә күтәрелгән урынбасарның патриотик тәрбия турында күзаллавының шактый сай булуы аптыратты. Әллә соң район хакимияте структуралары мәгариф учреждениеләренә юнәлешне дөрес күрсәтмәү нәтиҗәсендә, Актаныш районында брусчатка арасындагы чүпне мәктәп укучыларына чистарттыру ватанпәрварлык хисе тәрбияләү белән тәңгәлләшкәнме? Кайда ялгышкан Актаныш?

Район хакимиятендә гаять җаваплы вазифаны биләүче җитәкче белән аралашуны дәвам итәбез.
— Дилбәр Миркасыймовна, мәктәп укучысы җәйге практика вакытында җәмәгать эшенә тартылырга тиеш дип уйлыйсызмы?
— Ә сез тартылырга тиеш дип уйлыйсызмы соң? Сез бит язучы кеше! (Бу урында төзәтмә кертеп үтәргә кирәк: мин – рәсми интернет басма корреспонденты, язучы исеменә дәгъва кылмыйм – Лилия БӘХТИЕВА). Хезмәт тәрбиясе бирерлергә тиеш түгел дип уйлыйсызмы?
— Хезмәт тәрбиясе мәктәптә бирелергә тиеш. Әмма парк-скверларны карап тоту өчен Актанышның унитар предриятиесе бар һәм бу максатларда районга республика бюджетыннан акча бүленеп бирелә.
— Анысын исполкомга кереп сорагыз. Мин коммунальный мәсьәләләрен хәл итмим. Паркны чистарту патриотик һәм хезмәт тәрбиясенә керә, — дип, Дилбәр ӘНВӘРОВА әлеге сораудан җиңел генә котылырга ашыкты.
Бүген район җитәкчелеге, патриотик тәрбия бирү дигән сылтауга аркаланып, гомуми файдалану урыннарын бала-чага көче белән тәртипкә китерергә “остарып килә”. Чөнки сүз әйтүче юк! Чөнки алар хезмәтләре өчен түләү сорамый! Чөнки безнең халыкта курку көчле! Шуңа күрә Актанышта патриотик тәрбиянең брусчатка арасыннан башлануына берәү дә кычкырып гаҗәпләнми.
Ә шул ук вакытта Актаныш җитәкчелеге гомуми файдалануда булган урыннарны чистартуда бала хезмәтеннән бушка файдаланган арада, районга республика бюджетыннан шушы максатлар өчен субсидияләр кайта тора. Әгәр Татарстан җитәкчелеге парк-скверларны балаларны мәҗбүри эшкә җәлеп итү бәрабәренә чистартуны хупласа, мөгаен, бюджеттан бу максатларга акча бүленмәс иде. Әмма ул ел саен бүленә! Димәк, хилафлык бу юлы да Актаныш җитәкчелегендә.
Мәгариф – социаль өлкә. Димәк, ул тулысынча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары җаваплылыгында. Шуңа күрә урынбасардан мәктәпләрдә оештырылучы җәйге практиканың ни дәрәҗәдә законлы һәм юридик көчкә ия булу-булмавы белән кызыксындык.
— Практика мәктәпнең уставына язылганча үтә. Анда ничек язылган — шулай, — дип җаваплады Дилбәр ӘНВӘРОВА. Дөрес! Әмма мәктәп уставы мәгариф турындагы канунга берничек тә каршы килергә тиеш түгел! Чыннан да, мәктәп администрациясе укучыларны җәй көне эшкә җәлеп итүнең законлылыгы хакында еш сөйли. Һәм җитәкчелек моны җәйге практиканың мәктәп уставында каралган булуы белән дәлилләргә тырыша. Мәктәп кысаларында махсус хезмәт отряды төзелү дә укучыны җәйге практикага чакыруга сәбәп була ала кебек. Бу чыннан да шулаймы?
Мәктәп уставына килгәндә, ул «РФдә Мәгариф турында» гы Федераль законны, аерым алганда, 50нче маддәсен (14 пункт) боза. Ягъни, җәйге практика белем бирү программасында каралмаган икән яки ата-аналарның (яки баланың) язмача ризалыгы булмаса, мәктәп укучысы белем бирү учреждениесендә эшкә җәлеп ителә алмый. Әгәр дә мәктәптә мондый төр эш бар икән, анда йөрү-йөрмәүне укучы үзе һәм аның әти-әнисе хәл итә. Бу хакта законның шул ук 50нче маддәсенең 16 пунктында язылган.Әгәр инде мәктәп хезмәт отряды булдырырга карар итсә, бу очракта укучыларга хезмәт хакы түләнергә тиешлеген истә тоту мөһим.Тагын бер файдалы мәгълүмат: хөкүмәт үзенең 163 санлы карарында балаларны җәлеп итәргә ярамый торган эшләр исемлеген санап чыга. Алар арасында:
— бәдрәф чистарту;
— гомуми файдалану урыннарын җыештыру;
— тәрәзәләр юу;
— яктырткычлар юу кебек хезмәт төрләре бар. Ә инде парк һәм скверлар нәкъ менә гомуми файдалану урыны дип санала да инде!
Димәк, хөрмәтле райондашлар, сезнең балаларыгыз кемдер какырып-төкереп үткән, эт-мәчеләр йомышын башкарган брусчатка араларын җыештырырга тиеш түгел. Бу — бала хокукларын бозу дип атала. Аннан килеп, районның социаль мәсьәләләрен хәл итәргә алынганчы, җаваплы затларга патриотик тәрбия белән бала хезмәтеннән бушка файдалану төшенчәләренең бер-берсеннән шактый ерак торуын аңлау фарыз. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү урынына, хезмәткә нәфрәт уята күрмәгез!
Хәер, Актанышта чисталык төшенчәсе нигәдер һаман шул брусчатка араларын чистартуга барып тоташа, җәмәгать! Республикадан зур-зур җитәкчеләр килер алдыннан, чүпрәк тотып, тезләнеп юып та карадылар инде аны. Әле күптән түгел Актаныш технология техникумы студентлары “Актаныш басмалары” скверында түшәлгән брусчатка араларында котырып үскән чүп үләненә каршы көрәшсә, инде әле 2нче сыйныфта гына укучы сабыйлар, нәни куллары белән Җиңү паркындагы чүпне утап изаланды.
Бала хезмәтеннән законсыз файдалануга әйләнеп кайтсак, әгәр ата-ана белем бирү учреждениесендә баланың хокуклары бозылу факты белән очраша икән, кичекмәстән башта мәктәп җитәкчелеге белән ачыктан-ачык сөйләшергә тиеш. Шулай ук җитәкчелеккә БМОның бала хокуклары һәм коллык турында халыкара Конвенцияләреннән, шулай ук мәҗбүри хезмәт турында Халыкара хезмәт оешмасы Конвенциясеннән пунктларны күрсәтергә мөмкин. Бу документларның һәрберсендә баланың һәм аның ата-анасының яки опекунның ризалыгыннан башка бала хезмәтен куллану тыела дип акка кара белән язылган. Әгәр дә конфликтны тыныч юл белән хәл итеп булмый икән, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
P.S. Әлеге язма мәктәп укучыларын җәйге каникул вакытында практика эшләтүгә каршы пропаганда максатыннан язылмады, хөрмәтле ата-аналар! Хезмәт тәрбиясе – шәхес формалаштыруда мөһим шарт булып тора. Әмма ул хезмәт тәрбиясе мәктәп территориясендә һәм закон кысаларында бирелергә тиеш.