Берничә көн генә кояш җылытып алган иде, тиз генә эреп бетә алмас кебек тоелган кар, күзгә күренеп, юкка чыгарга тотынды. Кары эри — суы күренми. Җирдә туң булмагач, сеңеп кенә бара, ахры.
Шулай да, урыны-урыны белән язгы кар сулары ташыган урыннар күренгәли. Димәк, су юлларын ачарга кирәк.
Сүз уңаеннан, халык сынамышларына да күз салып үтик әле, дуслар!
🌱Апрельдә гөрләвек акмаса, майда үлән үсмәс.
🌱Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
🌱Апрельдә кайда су булса, июньдә шул урынга күлләвек җыелыр.
🌱Салкын апрель ипи алып килә.
🌱Апрель башында күк күкрәсә, җәй коры килер.