Россиядә 5 һәм 10 сумлык кәгазь банкноталар яңадан бастырыла башлады. Яңартылган купюралар март аеннан бирле әйләнештә. Россиянең кайбер төбәкләрендә купюралар инде күптән әйләнешкә кергән һәм актив кулланыла.
Мондый төр кәгазь купюралар Россиядә 1990 нчы еллар ахырында 2000 нче еллар башында әйләнешкә кергән иде. Ләкин кәгазь акчаларны, тиз тузганлыктан, бастырудан туктатып, аларны металл акчага алыштыралар. Хәзер яңа технологияләр ярдәмендә банкноталар яңадан әйләнешкә кайтарылды. Банкноталарны махсус лак белән ныгыталар, бу аларның хезмәт итү вакытын арттыра.
5 һәм 10 сумлык банкнотларны кире кайтаруның төп сәбәбе — аларны чыгару тәңкәләрне чыгарудан арзанрак тора. Моннан тыш, металл акчалар даими рәвештә әйләнештә «катып кала» : аларны копилкаларда саклыйлар яки югалталар.
Шунысы мөһим: 5 һәм 10 сумлык металл акчалар да әйләнештә кала.
5 сумлык банкнота 1997 ел үрнәгендә басыла. Аның алгы ягында Бөек Новгородтагы София соборы фонында «Россиянең меңьеллыгы» һәйкәле сурәтләнгән. Арткы ягында — Новгород Кремле. Банкнотаның өстенлек итүче төсе яшел.
10 сумлык банкноталар 2004 елгы модификациядәге 1997 ел үрнәгендә басыла. Аның алгы ягында — Енисей аша күпер һәм Красноярсктагы часовня, ә кире ягында Красноярск ГЭСы плотинасы сурәтләнгән. Банкнотаның өстенлек итүче төсләре кара-яшел һәм кара-көрән.