Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов: «Районда рәсми төстә эшсезләр күп түгел»

Еш кына Актаныш районында эш юклыктан зарланалар. Ә менә рәсми саннарга күз салсак, бүген Актаныш районы Татарстан буенча эшсезлек күрсәткече иң түбән булган бишлеккә керә. Ютазы, Актаныш, Апас, Тәтеш, Буа районнарында яшәүчеләрне эшсезлектән интегә дип булмый. Әлеге күрсәткеч районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән алынган рәсми саннарга нигезләнгәнен дә ассызыклау мөһим.

Чынлыкта Актанышта эшсезлек проблемасы ни дәрәҗәдә соң? Бу хакта Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф САЛИХОВ белән сөйләшәбез.

— Районда рәсми төстә эшсезләр күп түгел. Мин сүзне безнең үзәктә исәптә торучылар хакында гына алып барам. Тәҗрибә күрсәткәнчә, башта кеше эшне үзлектән эзли. Таба алмаган очракта гына безгә мөрәҗәгать итә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең төп бурычы эшсез кешене эшле итү генә түгел, аңа эш эзләгән аралыкта дәүләт ярдәме дә күрсәтү, ягъни эшсезлек буенча пособие түләүне гамәлгә кую. Әмма пособие алу өчен кешенең үзәктә рәсми теркәлгән булуы шарт.

Соңгы елларда эшсезләр саны ни дәрәҗәдә саклана? Ел белән ел арасында аерма сизеләме?

— Аерма зур дип әйтеп булмый. Нигездә, бер чама. Берәүләр эш урыны табып, урнаша тора, алар урынына икенчеләре килә. Үзәккә эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең ике төркемгә бүленүен искәртеп үтәм. Кемдер бездә эшсез буларак рәсми теркәлә һәм эш эзләгән вакытта пособие ала, кемдер фәкать эш эзләп кенә килә — андыйлар рәсми төстә “эшсез” статусына ия булмый. Ләкин алар да бездә эш эзләүче буларак исәптә тора, булган вакансияләр бу кешеләргә дә тәкъдим ителә. Төгәл саннарга тукталсак, агымдагы елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 43 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән булса, аларның 20се – “эшсез” статусын рәсми төстә алган, 23е исә вакансияләр белән кызыксынган. Өч ай эчендә үзәк 16 кешегә яңа эш урынына юллама биргән.

— 2020-2021 елгы пандемия чоры Актаныш районында эшсезләр санының артуга китермәдеме? Гомумән, аның йогынтысын сиздегезме?


— Зурдан кубып, эшсезләр күпләп артты дип әйтерлек нигез юк. Әмма сүз тагын рәсми теркәлгән эшсезләр хакында гына бара. Яшермим, бер дулкын булып алды, тик ул вакытлыча булды. Мисал өчен, 2019 елда районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 168 кеше (76 эшсез, 92 эш эзләүче) мөрәҗәгать иткән булса, шуларның 104ен эшкә урнаштыру мөмкинлеген таптык. 2020 елда вәзгыять бераз катлауланды һәм үзәк ишеген ачып кергән эшсезләр саны 304кә (217/87) җитте, ул елны 109 кешене эшкә урнаштыруга ирештек. 2021 елда инде вәзгыять сизелерлек тотрыклыланды: мөрәҗәгать итүчеләр саны — 204, эшкә урнашучылар – 155.

— Актаныш районының хезмәт базары бүген ни хәлдә? Район нинди хезмәт ияләренә кытлык кичерә? Кайсы һөнәрләр популярлаша, кайсыларына сорау кими?

— Ни генә дисәк тә, хезмәт базары заманга яраклаша. Берничә ел элек Актаныш районы өчен бөтенләй ят булган хезмәт күрсәтү төрләре барлыкка килә – базар, чыннан да, яңарыш кичерә. Тик моның белән беррәттән, Актанышта еллар дәвамында кадрлар кытлыгы кичергән өлкәләр бар. Бездә исәпләнгән 150 төргә якын хезмәт вакансиясен генә алыйк: аларның 80-85 проценты югары яки махсус белемгә ия белгечләр таләп итә. Районда иң җитди кадрлар дефициты кичерүче өлкә, берәүгә дә сер түгел, ул -сәламәтлек саклау өлкәсе. Безгә табиблар, аеруча тар белгечлек буенча белгечләр җитми. Авыл хуҗалыгы районы булсак та, монда да үз һөнәренең остасы булырлык хезмәт ияләренә кытлык саклана. Район хуҗалыкларында инженерларга, зоотехникларга, мал табибларына ихтыяҗ зур.

— Югары белемле белгечләргә булган дефицитны Актаныш районы ничек тулыландыра ала?


— Монда иң нәтиҗәле юл – үзебез мохтаҗ белгечлекләргә үзебезнең укучыларны укыту һәм аларны Актаныш районына эшкә кайтару. Максатчан программаларга ныклап, йөз белән борылу кирәк. Шулай иткәндә генә киләчәктә Актаныштагы кадрлар кытлыгыннан котылып булачак. Үз районына эшкә кайткан яшь белгечләргә тулы канлы тормыш белән яшәү һәм эшләү өчен мөмкинлекләр тудыру, аларның башлангычын хуплап, күтәреп алу шарт. Аннан килеп, хезмәт юлын үз районында башлаган, дәвам иткән кешедә җаваплылык хисе аеруча көчле була – мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Чөнки син әти-әниеңнең, туганнарыңның, сине укыткан укытучыларыңның, таныш-белешләреңнең күз алдында – сиңа өмет баглый, сине сыный, эшеңә бәя бирә…

Әңгәмәдәш: Лилия БӘХТИЕВА

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Актаныш районында эшкә урнашу җиңелме?
Фаҗига

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!