Бүген, 16 ноябрь көнне, «ИНГОССТРАХ» иминият компаниясе оешуга — 76 ел!
Соңгы елларда халык үзенең мал-мөлкәтен иминиятләштерүгә җитдирәк карый башлады, чөнки бүгенге шартларда кешегә иртәгәге көнгә ышаныч кирәк. Актаныш районында иминиятләштерү белән шөгыльләнгән җәмгыятьләрнең берсе – “ИНГОССТРАХ”. Район халкы өчен чагыштырмача яңа компания Россиянең иминиятләштерү базарында 76 ел дәвамында тотырыклы урын били – ул илебезнең иң эре иминият компанияләре исемлегендә. Татарстанда исә “ИНГОССТРАХ”ның 30 еллык тарихы бар. 2022 елның апрель аеннан җәмгыять үз эшчәнлеген Актанышта да җәелдереп җибәрде. Компаниянең максаты: район халкына иртәгәге көнгә ныклы ышаныч булдыру.
“ИНГОССТРАХ” иминиятләштерү компаниясенең җирле бүлекчәсендә баш белгеч вазифасын райондашыбыз, күпләргә салым хезмәте аша таныш Дилбәр КУРМАКАЕВА башкара. “ИНГОССТРАХ” иминият компаниясенең эшчәнлеге, халыкка тәкъдим ителгән хезмәт төрләре, җәмгыятьнең иминият өлкәсендәге яңалыклары хакында без Дилбәр ханым белән әңгәмә кордык.

— “ИНГОССТРАХ” дигәч, халык бер мәл аптырап каладыр, мөгаен. “Росгосстрах”, “Госстрах”, менә хәзер инде “ИНГОССТРАХ” – барлык атамада да дәүләт иминиятләштерүе (госстрах) дигән сүз бар. Сезнең компаниянең югарыда телгә алынганнардан аермасы нидә? Сез кем? Җирлек халкына иминиятнең нинди төрләрен тәкъдим итәсез?
— “ИНГОССТРАХ” – бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә мобильләшкән, иминият өлкәсенә заманча сулыш өргән иминият компаниясе. Ул Россиянең иң эре иминият компанияләренең берсе. «ИНГОССТРАХ”ка нигез 1947 елда салынган. Ул вакытта СССРның дәүләт иминиятендә чит ил иминиятенең махсус идарәсе барлыкка килә, ягъни “ИНГОССТРАХ” чит илләрдә Советлар Союзы мәнфәгатьләрен яклау өчен оештырыла. Ул чорда ук компания иминият базарында дөньяның иң эре лидерлары белән хемәттәшлек итә. “ИНГОССТРАХ” Татарстан территориясендә дә уңышлы эшчәнлек алып бара. Республиканың 15 шәһәр һәм районында аның үз офисларын булдыруы игътибарга лаек. Без – шулар сафында. Яр Чаллы, Мөслим, Азнакай, Актаныш……….. Һәм бу исемлек киләчәктә тагын да артачак. “ИНГОССТРАХ” компаниясенең безнең райондагы офисы Актанышта урнашса да, җирлекләрдә агентларыбыз бар. Аларның саны 10га җитте. Безнең командада эшләргә теләүче кешеләр булса, без аларны үзебезгә чакырыпкалабыз – агентларга лаеклы хемәт хакы тәкъдим итәбез.
— Иминият компаниясенең дәрәҗәсен билгеләүдә, халыкның ышанычын аклауда аның финанс ышанычлылыгы, иминият резервлары, устав капиталы мөһим роль уйный. Әһәмияткә ия тагын бер критерий – күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты. “ИНГОССТРАХ”ның әлеге күрсәткечләренә тукталып китик әле.
— “ИНГОССТРАХ” иминият компаниясенең финанс тотрыклылыгына “Эксперт РА” рейтинг агентлыгы тарафыннан иң югары бәяләмә (ruAAA) бирелгән. Компаниянең устав капиталы — 27,5 миллиард сум.
— Дилбәр Тимуровна, “ИНГОССТРАХ” иминият компаниясе нинди юнәлешләр буенча иминиятләштерүне гамәлгә ашыра?
— Иминият компаниясенең йөздән артык төр иминиятләштерүгә лицензиясе бар. Без ОСАГО, КАСКО, шәхси иминият, ирекле медицина иминияте, объектларны, милекне, транспортны иминиятләштерү белән шөгыльләнәбез. Банктан алынган ипотеканы иминиятләштерәбез (страхование залоговой недвижимости). Ягъни, “ИНГОССТРАХ”ның бөтен банклар белән эшләү өчен аккредитациясе бар – бу да компаниянең югары ышаныч дәрәҗәсе күрсәткече. Шулай ук кешене бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерәбез. Шәхси затлар белән беррәттән, юридик затларга да иминият хезмәте күрсәтәбез. Гомумән, бүгенге көндә һәркем иминиятләштерүнең мөһимлеген аңлап эш итәргә тиеш дип исәплим мин. Иминиятләштерү — иртәгәге көнгә ышаныч булдыру ул.

— Аңлашылганча, бүгенге көндә иминиятләштерү очсыз түгел. Сездә бәяләр ничек?
— Иминият компанияләрендә бәяләр әллә ни аерылмый. Әмма иминият берничек тә очсыз була алмый, чөнки берәр бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, иминият полисы — сезнең зыян күргән, яки бөтенләй юкка чыккан мөлкәтегезнең матди зыянын иминият компаниясе тарафыннан каплату гарантиясе ул.
— Актаныш районыда ел ярым вакыт эчендә, билгеле, үз клиентларыгыз барлыкка килгән. Нигездә, райондашлар нәрсәләрне иминиятләштерә?
— Беренче чиратта – автомобиль, чөнки машина страховкасы мәҗбүри. Икенче чиратта – йорт, фатир. Гадәттә, кешеләр йорт-җирләрен үз танышлары, якыннары зур бәхетсезлек очрагына тарыгач, куркып, иминиятләштерәләр. Мөлкәтләрен бер елны да калмый иминиятләштерүчеләр дә бар – моны кеше үзе хәл итә. Әмма бүгенге көндә торак һичшиксез иминият гарантиясендә булырга тиеш. Кешелек дөньясы бүген, чын мәгънәсендә, ут эчендә яши. Бөтен йорт электр җиһазлары белән шыплап тулган, газ кертелгән. Актанышны гына алыйк, һәр фатирга аерым газ котеллары куелгач, күпфатирлы йортларда яшәү ничектер куркынычка әверелде. Фаҗига сезнең гаеп белән түгел, күршенеке белән дә чыгарга мөмкин бит. Ярык тагарак алдында калмас өчен, бу мәсьәләне алдан хәл итеп кую зарур. Иминиятләштерелгән йорт теге яисә бу бәхетсезлек очрагында зыянланса, “ИНГОССТРАХ” иминият түләүләрен 100 процентка кадәр каплауга сәләтле. Моңа өстәп, иминиятләштерүнең “Гражданлык җаваплылыгы” дигән программасы да бар. Мисал өчен, күпфатирлы йортта сез аста яшәүче күршеләрегезне суга батырсагыз, сез китергән зыянны безнең компания каплаячак. Компаниянең тагын бер отышлы тәкъдиме — йорт-фатирларны иминиятләштергәндә, “ИНГОССТРАХ” үз клиентларына иминият кертемен дүрт өлешкә бүлеп түләү мөмкинлеге бирә. Кагыйдә буларак, шәхси йортта яшәүчеләр йорт белән бергә башка корылмаларны да иминиятләштерә. Актаныш районында хәтта ихата коймаларын иминиятләштерүчеләр дә бар. “ИНГОССТРАХ” компаниясе клиентларга шәхси якын килеп эшли. Чишелеш таба алмас кебек тоелган мәсьәләне дә уртага салып сөйләшкәч, аннан клиент файдасына булырлык итеп чыгуга ирешәбез.

— Иминият белән шөгыльләнүче җәмгыятьләр кешеләрне, аларның мөлкәтен иминиятләштерсә дә, кызганычка каршы, алар бәхетсезлек очракларын булдырмый кала алмый. Кайвакыт иминиятләштерелгән техника авариягә очрый, йорт-җир төрле бәла-казалардан зыян күрә. Мондый очраклар сезнең телдә “страховой случай” дип атала. “ИНГОССТРАХ” клиентларының ышанычын кыска срокларда акларга сәләтлеме? Әлеге процесс ничек башкарыла?
— Әлбәттә, “ИНГОССТРАХ”, иминият килешүе нигезендә, бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала. Иминият компанияләре нәкъ менә шундый иминият очракларын уңышлы җайлау хисабына халыкның ышанычын аклый да инде. Бәхетсезлек бездән дә, сездән дә сорап тормый – көтмәгәндә килә. Мондый вакытта “ИНГОССТРАХ”ка курыкмый таянырга мөмкин. Клиент мәнфәгатьләрен яклый алуга сәләтле икәнне күрсәтү бөтен төр рекламага караганда да отышлырак эшли. Кечкенә районда яхшы яңалык та, начары да “сарафан радиосы” аша тарала – шуңа күрә вөҗдан чиста булырга тиеш. Районда ел ярым гына эшләсәк тә, өч “страховой случай” теркәлде. Алар берничә көн эчендә хәл ителеп, зыян күргән клиентларга түләүләр башкарылды. Иң күп дигәндә, акчаларны кайтару бер атна эчендә башкарыла. Клиент иминият акчаларын эзләп, башка шәһәргә йөрми – бөтенесен шушы офиста хәл итәбез.

— «ИНГОССТРАХ” компаниясенең башкалардан аермалы буларак зур бер өстенлекле ягы бар. Ул да булса, мобиль кушымта (мобильное приложение). Укучыларыбызга бу хакта да аңлатып китсәгез иде.
— IngoMobil кушымтасы — гамәлдәге һәм яңа клиентларыбыз өчен гаять уңайлы кушымта. Аның аша клиент иминият полисын тиз һәм җиңел рәсмиләштерергә, консультация алырга мөмкин. Иминият очрагы турында тиз арада компаниягә хәбәр итү дә кушымта аша башкарыла ала. Моннан тыш, IngoMobil кушымтасында сезнең шәхси ярдәмчегез дә бар. Ул документларны саклый, иминиятләштерү срогының кайчан чыгасын хәбәр итә һ.б. Әлеге кушымтаны кулланып, клиентлар иминият белән бәйле мәсьәләләрне тиз арада, вакытны юкка сарыф итми чишүгә ирешә.
— Әңгәмә башында ирекле медицина иминияте һәм бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерүне телгә алдыгыз. Алар арасында аерма бармы?
— Болар икесе ике юнәлеш. Бәхетсезлек очрагы дигәндә, мисал өчен, имгәнү, аяк-кул сыну кебек очракларны күз уңында тотабыз. Ягъни иминиятләштерелгән кеше кулын сындырса, аңа иминият акчасы түләнә. Моңа дәвалану керми. Медицина иминиятләштерүенә килгәндә, кеше авырып киткән очракта, тикшеренү һәм дәвалануны иминият компаниясе тулысынча үз өстенә ала. Шәһәр җирендә ике төр программадан да халык актив файдалана. Медицина иминиятләштерүен, гомумән, үз сәламәтлегеңне кайгыртуның иң ышанычлы ысулы дип атар идем мин. Шулай ук балаларны бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү дә соңгы елларда популярлаша. “ИНГОССТРАХ”та бәхетсезлек очрагыннан коллектив белән иминиятләштерергә теләгәннәргә саллы ташламалар да ясый. Мисал өчен, мәктәп укучыларын төркемләп иминиятләштергәндә, ташлама 40 проценттан 60 процентка кадәр ясалырга мөмкин. Мәгариф учреждение җитәкчелеге дә, ата-аналар да моңа игътибар итсен иде.
— Бүгенге көндә кешенең төп байлыгы – сәламәтлек. Шундый зур мөмкинлекләргә ия заманда халыкның сәламәтлеген саклау — җитди мәсьәләләр сафында. “ИНГОССТРАХ” иминият компаниясенең бу юнәлештә дә заман белән бер адымда атлавы сөендерә. Компания тәкъдим иткән “Телемедицина» программасы күпләр өчен кесәдәге шәхси табиб ролен башкара. Аның асылы, отышлы яклары нидә?
— Заманча технологияләр табиб консультациясен тиз һәм өйдән чыкмыйча алырга ярдәм итә. Мондый мөмкинлек “ИНГОССТРАХ”ның “Телемедицина” полисы хуҗаларында бар. Елына 1 800 сумга, яки тәүлегенә 5 сумга, безнең клиентлар медицина консультацияләре сервисын чикләүләрсез куллана ала. Күпләр өчен авылдан Актанышның үзәк хастаханәсенә килеп, табибка күренү җитди проблемага әверелә. Авылдан автобус белән Актанышка килү, чиратта торып анализлар тапшыру, табибка керү… Моның өчен кайвакыт берничә көн кирәк булырга мөмкин. Өстәвенә, сиңа кирәкле табиб булмаса, бу вакытны бушка сарыф итүгә кайтып кала. Менә шундый очракларда “Телемедицина” программасы кешеләргә вакытында тиешле консультация алып, сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәм итә. Моның өчен бары тик смартфон, планшет яки интернетка тоташкан компьютер гына кирәк. Һәм сез табиб белән турыдан-туры элемтәдә аралашасыз.

Онлайн режимда табиб авыруның беренчел билгеләре буенча беренчел диагнозны куя, шуннан чыгып, нинди анализлар бирергә кирәклеген билгели, анализ нәтиҗәләренең нәрсә турында сөйләвен һәм алда торган тикшеренүләргә ничек әзерләнергә икәнлеген аңлата. Кирәк булганда, билгеләнгән даруларны кабул итү буенча консультация бирә. Программа кысаларында ата-аналар һәрвакыт балага кагылышлы сорауларын педиатрга юллый ала. Кешеләр бит график буенча авырмый, шуңа күрә медицина ярдәме теләсә кайсы вакытта кирәк булырга мөмкин. Сезнең сәламәтлек турында борчылуларыгыз булса, “Телемедицина” хезмәте кысаларында дистанцион ярдәмгә мөрәҗәгать итә аласыз. Мин халыкка интернеттан авыру билгеләрен эзләгәнче, “ИНГОССТРАХ”ның “Телемедицина” полисы вариантын сайлап, дөньяның теләсә кайсы почмагыннан аудио һәм видеоэлемтә аша реаль табиблар белән киңәшләшергә тәкъдим итәм.
— “ИНГОССТРАХ” продуктларыннан кайсы юнәлештә эшчәнлек алып баручыларфайдалана ала? Шәхси эшмәкәрләр, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрне кызыксындырырлык тәкъдимнәрегез бармы?
— Төрле юнәлештә эшләү мөмкинлегебез бар. Шул ук шәхси кибетләрне иминиятләштерү белән дә шөгыльләнәбез. Башта актанышлылар моңа ничектер шикләнеп караса, хәзер инде сату нокталарын икенче тапкырга иминиятләштерүчеләр бар. Кабатлап әйтәм, бу — иминлек гарантиясе. Арендага бирелгән биналар, чәчтарашханә, кафелар, андагы җиһазларны, кыскасы, сезнең бөтен төр мөлкәтне “ИНГОССТРАХ” үз канаты астына алырга әзер. Үз биналарын арендага бирүче эшкуарларга аерым мөрәҗәгать итәсем килә: бинаны вакытында иминиятләштереп кую, бәхетсезлек очрагында сезнең мөлкәтне генә түгел, арендага керүченең мөлкәтен дә зур югалтулардан саклап калу гарантиясе ул.
— Актаныш районында авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирелә. “ИНГОССТРАХ” бу юнәлештә иминият хезмәте күрсәтәме?
— Әйе, авыл хуҗалыгы тармагын да иминиятләштерәбез. Җәмгыятьләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар – барысы да иминият мәсьәләсендә компаниягә мөрәҗәгать итә ала. Быел, мисал өчен, юридик зат булып теркәлгән җәмгыятьләрнең авыл хуҗалыгы техникаларын иминиятләштердек. Техниканы гына түгел, амбарларны да иминиятләштерәбез – клиентларыбыз бар. Эшмәкәрләр өчен “Бизнес-комфорт” программасы гамәлдә. Без шәхси хуҗалыктагы сыер-сарыкларны да иминиятләштерәбез.
—
— Кемнәрдер иминиятләштерүне акчаны юкка сарыф итү дип кабул итә. Андыйларга нинди киңәш бирер идегез?
— Бәхетсезлек очрагы гел булмый — бер генә була. Йорт-җирен иминиятләштергә акча кызганып йөрүчеләр арасында бернинди таянычсыз, көл өстендә утырып калучылар бар. Бик аяныч хәл. Шуңа күрә мин райондашларны үз мөлкәтләренең сакланышына җаваплы карарга чакырам — иртәгәге көнгә ышанычны бүген үк булдырып куегыз. “ИНГОССТРАХ” компаниясе сезнең ышанычны, һичшиксез, аклаячак. Сезне эш көннәрендә Актаныш авылы, Ленин проспекты, 103 йорт адресы буенча урнашкан офисыбызда (Саклык банкы бинасының икенче каты) көтеп калабыз. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон номеры: 8 927 488 21 12.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Дилбәр Тимуровна! Иминият эшенә җаваплы караган клиентларыгыз күп булсын. Иминият очраклары, киресенчә, бөтенләй теркәлмәсен. Һәммәбезнең дә йорт-җирләре имин, юлларыбыз бәла-казасыз булсын!

/материал реклама хокукларында әзерләнде/