СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Пенсионер ай башында вафат булса, аның пенсиясе кемгә түләнә?

Пенсионер ай башында вафат булса, аның шушы айда алынмый калган пенсиясенә кемнәр дәгъва кыла ала? Әлеге сорау белән безгә берничә райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Четерекле мәсьәләгә ачыклыкны Актаныш районы пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров кертте.

173нче Федераль закон нигезендә (2001 елның 17 декабреннән), пенсионер вафатыннан соң киләсе айның беренче числосыннан пенсия түләү туктатыла. Ә ул үлгән ай өчен пенсия каралган. Димәк, пенсионер яңа ай өчен пенсия алу көненә кадәр вафат булса, аның алынмый калган пенсиясе ул үлгәндә аның белән БЕРГӘ ЯШӘГӘН якын гаилә әгъзаларына (әти-әнисенә, иренә яки хатынына, балаларына, абый-энеләренә, апа-сеңелләренә, оныкларына, әби-бабайларына) түләнә. Әмма моның өчен пенсия фондына пенсионер вафатыннан соң 6 ай үткәнче мөрәҗәгать итү шарт. Чөнки алты айдан соң, мирасчы булуны суд аша дәлилләргә кирәк булачак.Тагын бер мөһим искәрмә: алынмаган пенсия акчасын сорап гаиләнең берничә әгъзасы мөрәҗәгать итсә, тиешле акча алар арасында тигез итеп бүлеп бирелә.  

Алынмаган пенсияне алу өчен РПФ-ның территориаль органына гариза язып, түбәндәге документларны тапшыру  сорала:

-пенсионерның вафат булуы турында таныклык;

-гаилә әгъзасының шәхесен раслаучы документ (паспорт);

-вафат булган көнгә чаклы бергә яшәүләре турында авыл җирлегеннән бирелгән белешмә;

-вафат булучы белән туганлык мөнәсәбәтләрендә булу турында документ (туу турында, никахлашу турында таныклык).

Вафат булган пенсионер янәшәсендә гаилә әгъзалары яшәмәгән очракта, алынмый калган пенсия акчасы Россия Федерациясе Гражданлык кодексында билгеләнгән гомуми нигездә мирас итеп калдырыла. Әгәр пенсия банк аша түләнгән булса, Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми. Пенсия пенсионерның счетына инде күчерелгән һәм аны алып була.  Пенсия күләме мирас составына кертелә һәм нотариуста рәсмиләштерелә. Аңлашылганча, алынмый калган пенсия милеккә хокук турындагы таныклык нигезендә, ягъни мирасны кабул итеп алучыга (наследник) түләнә.

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
«ЯРАН», БУЛМА ЙӨРӘК ЯРАМ!: Подвал тулы су — безне ишетмиләр шул…
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы…

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!