«Февраль аеннан мәет җирләү чыгымнары өчен каралган пособие күләме арткан дип ишеткән идем. Пенсионерны җирләгән өчен пособие күләме хәзер ничә сум тәшкил итә һәм аны алганда нинди документлар таләп ителә?”
Язылучыбызның әлеге соравы белән без Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият Фондының Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районындагы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Булат БАСЫЙРОВка мөрәҗәгать иттек.
— Булат Мозаллифович, үлгән кешене җирләү өчен дәүләттән ничә сум пособие каралган, аның күләме ел саен үзгәрәме?
– Әйе, бу пособие ел саен индексацияләнә. РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2024 елның 1 февраленнән мәет җирләү чыгымнары өчен каралган пособие күләме артты.
Индексацияне искә алып, Социаль фонд (Россия Пенсия Фонды хәзер Россия Социаль Фонды дип үзгәртелде – иск.) тарафыннан вафат булган пенсионерның туганнарына 8 370 сум 20 тиен акча түләнәчәк. Чагыштыру өчен, 2023 елда аның күләме 7 793 сум 48 тиен иде.
Булат БАСЫЙРОВ сүзләреннән аңлашылганча, Социаль фондтан бирелә торган әлеге социаль пособие вафат булган пенсионер ЭШЛӘМӘГӘН очракта түләнә. Әгәр мәрхүм пенсионер эшләгән булса, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүендә катнашса, аңа пособие эш урыныннан бирелергә тиеш. Үлгән кеше пенсия алмаса, эшләмәсә, ягъни эш яшендә булса, мондый очракта социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сугыш ветераны, хәрби пенсионерны җирләү өчен пособие хәрби комиссариаттан түләнә.
— Бу түләүне мәрхүмнең туганнары гына алырга хокуклымы?
— Пособие мәрхүмне җирләү белән бәйле эшләрне үз өстенә алган кешегә бирелә. Ул мәрхүмнең тормыш иптәше, баласы, туганы, законлы вәкиле, күршесе, элекке хезмәттәше дә булырга мөмкин, ягъни Социаль фондка кирәкле документларны кем тапшыра – пособие шул кешегә бирелә. Гади итеп әйткәндә, вафат булган кешене соңгы юлга озату, җирләү мәшәкатьләрен, чыгымнарны үз өстенә алган кеше бу пособиене алырга хокуклы. Аны алу өчен кеше вафатыннан соң алты ай эчендә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Пособие алыр өчен нинди документлар кирәк?
— Бу акчаны алу өчен гариза биргәндә, гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ (паспорт), ЗАГС органнары тарафыннан бирелгән үлү турындагы таныклык (свидетельство о смерти) һәм үлү турындагы белешмә (справка о смерти) кирәк. Акчаны почта аша да, банк аша да алырга мөмкин. Банк аша алганда, банктагы исәп счетының номерын күрсәтү мөһим.
— Мисал өчен, пенсионер ай башында вафат булып, аның шушы ай өчен алынмаган пенсиясе калса, ул туганнарына биреләме?
—Әйе, мәрхүм белән бергә яшәгән туганнары прописка буенча шушы ук адреста теркәлгән булса, алар вафат булучының калган пенсиясен алырга хокуклы. Моны алты ай эчендә эшләргә кирәк. Әгәр вафат булган пенсионер ялгыз яшәгән булса, пенсия акчасы мирасны (наследство) кабул итеп алучылар арасында тигез итеп бүленә.
— Булат Мозаллифович, әңгәмәгез өчен рәхмәт!