Чираттагы зар Куян авылыннан килеп иреште. “Тышкы кыяфәте буенча бернинди санитар таләпләргә туры килмәгән су колонкасын килеп күрегез әле! Авыл аша үтүчеләр дә, туктап, су ала аннан, авыл халкы да куллана. Авыл урамында колонкасыз булмый — ул, ниндидер таләпләргә буйсынып, төзекләндерелергә тиештер бит. Җирлектәге су чыганакларының хәвефсезлеге, чисталыгы, төзеклеге өчен кем җавап бирә?”
Беренче чиратта, зарлы хаттагы сорауга ачыклык кертик. Соңгы елларда авыл башлыклары җирлектәге су трассаларын карап, тәртипләп тоту “Гидросервис” яки «Коммунсервис Актаныш” җәмгыятьләре карамагында дип, үз өсләреннән җаваплылыкны төшерергә остарды. Ләкин “Гидросервис” оешмасы җитәкчесе Дилфат НӘГЫЙМОВ аңлатканча, авыллардагы су чыганаклары, трассалар өчен җаваплылык әле дә булса тулысынча җирлек башлыкларында.
— Авыллардагы су трассалары авыл башлыклары белән безнең оешманың уртак проблемасы, — дип искәртте җитәкче.
“Гидросервис” җирлекләргә хезмәт күрсәтүче оешма булып рәсми төстә теркәлмәгән, ягъни ул өстән кушканны закон таләпләрен берникадәр бозып башкара, чөнки бүгенге көнгә кадәр Актаныш районы җитәкчелеге су трассаларын “Гидросервис” җәмгыятенә тапшыру хакында концессион килешү төзергә ашыкмый. Бу хакта без ноябрь аенда язган идек.
Кайбер авыл башлыкларының урамнардагы су колонкаларын “Гидросервис” оешмасы бетерә дигән сүзләре дә чынбарлыктан шактый ерак тора. Дилфат НӘГЫЙМОВ аңлатканча, оешма хезмәткәрләренең авылдагы су колонкаларын өзеп куярга бернинди хокуклары да юк. Әгәр инде колонка кулланылышта булмаса, яки аның суы урамга бер кирәксезгә агып ятса, бу очракта, авыл башлыгы белән киңәшләшеп, су колонкасын сүндереп куярга мөмкин алар. Әмма авыл урамнарында кулланылышта булган су колонкалары бер сәбәпсез бетерелә алмый, чөнки шәхси секторда йортына кадәр су кермәгән хуҗалыклар бар.
416-ФЗ номерлы “Су белән тәэмин итү һәм су чыгару турында”гы Федераль законны да берәү дә гамәлдән чыгармаган, җәмәгать! (Федеральный закон “О водоснабжении и водоотведении” от 07.12.2011 № 416-ФЗ). Ә анда акка кара белән «Суүткәргеч – стратегик объект, халыкны су белән тәэмин итү — тормышны тәэмин итү системасы» дип язылган.
Куян авылындагы су колонкасына килгәндә, сез аны фотодан бәяли аласыз. Җирлек башлыгы Гүзәлия ШӘЙМӘРДАНОВА исә Куян авылының су трассалары рәсми төстә бернинди оешмага да бирелмәвен әйтте. Ә менә фотога эләккән колонка буенча төгәл генә җавап бирмәде җитәкче ханым. Шулай да, киләчәктә аны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итәргә ышандырды һәм узган ел Илчебайда төзекләндерелеп куелган су колонкасын мисалга китерде.
Тагын бер факт: Уразай авылының бөтен йортына да су кертелеп бетмәсә дә, аның урамнарында бер генә колонка да юк икән. Чагыштыру өчен, Такталачык авылында бүген 8 су колонкасы кулланылышта. Ул җирлектә халык су колонкаларын бетерү яклы түгел, киресенчә, урамдагы су колонкаларын гаилә бюджеты хисабына төзекләндереп, беседка формасында ясап куючылар бар. Ә менә Уразай җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия ШӘЙМӘРДАНОВА ассызыклавынча, уразайлыларга урамда андый су чыганагы бөтенләй кирәк түгел икән, һәрхәлдә, аны сораучы юк, чөнки һәр ихатада суырткыч (насос) бар икән. Тагын бер сөенечле яңалык: бүгенге көндә Кирпеч заводыннан Уразайга су линиясе сузу эшләре бара. Бу линия булган линиягә ялганып, су кытлыгын бетерәчәк.
Уразай халкын сулы итү максаты мактауга лаек, әлбәттә. Әмма Куян авылындагы су колонкасын да тиз арада төзекләндереп куярга иде. Ни дисәк тә, атна-ун көннән авылларда милли бәйрәмнәр – Сабантуйлар башланып китәчәк. Бәйрәмнәрне киң масштабта үткәрергә яратучы Куян авылы өчен мондый су колонкасы төс түгел! Җирле җитәкчелек авыл кешеләреннән уңайсызланмаса, бәлки, Сабантуйга кайтачак кунаклар өчен булса да колонканы матурлап кую әмәлен табар. Юкса, кунакларны Татарстаннан гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә чакыргансыз дип ишеттек…