АТА-АНАЛАРГА ДА ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ӨЙРӘТӘ БАШЛАРГА КИРӘК

Актаныш районында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча шактый җанлы эш оештырыла. Әмма бүгенге көндә профилактик эшне ата-аналар белән дә үткәрү мөһим, чөнки баланы иртән бакчага яисә мәктәпкә илткәндә һәм кире алып кайтканда аларның иминлеге өчен нәкъ менә ата-ана җаваплы. Һәм иң мөһиме — үз баласы өчен генә түгел, башка балалар өчен дә ата-анада җаваплык хисе булырга тиеш.


Тик менә Актанышның икенче санлы мәктәбе капка төбендәге хәлләрне күргәннән соң, кайбер ата- аналарда җаваплылык хисе бөтенләй булмавы күренә. Игътибар итсәгез, биредә нәкъ капка каршында җәяүлеләр кичүе урнашкан. Баласын машинада мәктәп капкасы каршына  ук китереп куярга күнеккән ата-аналар кайвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен бөтенләй санга сукмый һәм, шул рәвешле, балаларның гомерен куркыныч астына куя. 


Юкса, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 12.4 пунктында  җәяүлеләр кичүендә һәм аның алдыннан 5 метрдан да якын арада туктарга ярамый дип язылган. Димәк, җәяүлеләр кичүеннән 5 метрдан да якынрак булган урында туктап торырга, парковка ясарга, ягъни пассажирларны утыртырга һәм төшереп калдырырга ярамый. 


Әмма безгә юлланган фотоларда әлеге кагыйдәләрнең бөтенләй үтәлмәве ачыктан-ачык күренә. Ә бит мондый төр кагыйдә бозучыларга административ штраф салу, шулай ук транспорт чарасын эвакуацияләү каралган.


Әлеге мәсьәлә буенча без районның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат ШӘМСИЕВкә дә мөрәҗәгать иттек. Идарә башлыгы әлеге урында рейдлар оештырылачагын ассызыклады.
ЮХИДИ вәкилләренең максаты штраф салу түгел, ә нәкъ менә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган кагыйдә бозуларны вакытында ачыклап, җәяүлеләр, аеруча балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмый калу — автомобиль йөртүчеләр шуны дөрес кабул итсә иде.

Алайса бездә еш кына киресенчә эшләнә: юл-транспорт һәлакәтендә адәм баласының гомере өзелгәч кенә, тиз арада район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы оештырылып, фаҗигагә китергән сәбәпләрне барлау башлана. Әмма бу гына өзелгән гомерне кире кайтармый… Юллар саклык, игътибарлылык һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне сорый, җәмәгать! Балалар йөргән юллар бигрәк тә…

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Биш көннән артык өйдә тормасаң, чүп өчен түләүне киметергә мөмкин
Район газ оешмасында техник хезмәт күрсәтү килешүләрен яңарту дәвам итә

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!