Актаныш технология техникумы 45 елдан артык районның авыл хуҗалыгы тармагына урта һөнәри белемле белгечләр әзерли. Шушы дәвер эчендә уку йортының исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, асылы бер – техникум егет-кызларны авыл хуҗалыгы тармагында даими ихтыяҗ туып торган белгечлекләргә укытып, аларны олы юлга чыгара. Техникумнан кулларына урта һөнәри белем турындагы диплом алучылар арасында механизаторлар, трактор-машинистлар, электромонтерлар, техник-механиклар, мал табиблары бар.
Актаныш технология техникумының төп таянычы булып районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре тора. Ел саен студентлар җәмгыять базаларында оештырылган практика белән теоретик белемнәрен ныгыта. Алай гына да түгел, үзләрендә практика үтүче студентларга хуҗалыклар хезмәт хакы да түли. Шул рәвешле егетләр хезмәтләренең хөрмәтле булуын тоя.
Мисал өчен, техникумда белем алучы студентларның күпчелеге язгы һәм көзге практиканы район хуҗалыкларында үткән. Булачак белгечләрне үзенә кабул иткән хуҗалыклар арасында “Актаныш” (20 студент), “Әнәк” (12 студент) агрофирмалары, “Таң” (14 студент), “Нур” (9 студент), “Тамыр” (5 студент), “Нигез” (5 студент), “Саф” (11 студент) җәмгыятьләре бар.
Такталачык һәм Теләкәй җирлекләрендә эшчәнелек алып баручы “Таң” җәмгыяте җитәкчесе Рафис Миңнеханов соңгы елларда нәкъ менә шушы базада практика үтәргә теләк белдерүче студентларның сизелерлек артуын әйтте.
-Җәмгыятьнең Актаныш технология техникумы белән үзара хезмәттәшлек турында бернинди килешүе булмаса да, студентлар ел саен безгә практика үтәргә кайта, чөнки, беренчедән, Такталачык, Теләкәй, Мәсәде җирлекләреннән әлеге уку йортында белем алучы студентлар байтак. Икенчедән, без күңел биреп эшләгән студентларга хезмәт хакын да тиешенчә түләп баруны максат итеп куйдык. Алар хуҗалыкка нәкъ менә эшче куллар җитмәгән вакытта – язгы-көзге чәчү, урып-җыю чорында килә. Өйрәнүләре үзләре өчен булса, эшләүләре безгә кирәк. Эшләгәне уч тутырып акчасын да ала, билгеле. Яшермим, студентлар арасында төрлесе бар. Өйрәнәм, эшлим, хезмәт хакы алам дип килүчеләре үзгә аларның – андыйлары күзгә күренеп тора, эштән курыкмыйлар, — ди бу өлкәдә тәҗрибәсе зур булган Рафис Миңнеханов.
Килгән һәр студентка, техникум куйган таләп нигезендә, практика үтү мөмкинлеге тудырыла биредә. Трактор, йөк машинасы йөртүгә таныклыгы булган егетләрнең кулларына “Таң” җәмгыяте техниканы да ышанып тапшыра. Тәҗрибә тупларга килүче студентлар өчен хуҗалыкта мөмкинлекләр җитәрлек. Узган ел тракторчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәннәр инде быел үзләре авыл хуҗалыгы техникасын иярләгән.
— Хуҗалыкта даими хезмәт куючыларыбыз җитәрлек булса да, өч-дүрт яшь белгечне эш урыны белән тәэмин итә алабыз. Җиң сызганып эшләргә теләкләре булса, билгеле. Такталачык, Теләкәй җирлекләреннән Актаныш технология техникумында белем алучы студентлар шактый. Мин икенче ел рәттән 1 сентябрь бәйрәмен студентлар белән бергә – техникумда каршылыйм. “Үземнең” егетләрне бәйрәм белән котлыйм, аларга акчалата бүләкләр тапшырам. Үземнеке дим, чөнки аларның бабалары, әтиләре, абыйлары “Таң” хуҗалыгында хезмәт куя, биредән лаеклы ялга озатылганнары күпме! Бу егетләр нәсел, хезмәт династиясе дәвамчылары бит – шуңа сөенәм. Киләчәктә берничә студентны максатчан укытырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Алар үзләрен авыл хуҗалыгы тармагына багышларга карар кылган икән – укытырга, югары белемле белгеч итеп әзерләргә ярдәм итәргә кирәк. Хуҗалыкка ышанычлы алмаш булачак мондый егетләр, — дип Рафис Миңнеханов үз фикерләре белән уртаклашты.
Студентлар белән турыдан-туры элемтәдә тормаса да, җитәкче югары хезмәт күрсәткеченә ирешкән егетләрне исем-фамилияләп атады:
— Безнең Иске Җияш авылыннан Актаныш техникумында укучы Айдар Миңнеголов дигән егетебез бар. Аның бабасы Җияштә бригадир булып эшләгән кеше. Бик оста инде ул Айдар. Нинди генә техникага утыртсаң да, ут уйнатып эшли. Самолетка утыртсаң, анда да эшли аладыр, мөгаен. Берничә ел безнең базада практика үтә бу егет. Комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган иде. Кызыксынуы да, үҗәтлеге дә көчле. Хәзер комбайнга утырды. Аның ярдәмчесе – Актаныш егете Илназ Мөхәммәтдинов. Бу егетләрнең берсе комбайнчы, икенчесе ярдәмче дип аерып әйтеп тә булмый. Икесе бергә эшләде алар – тигез дәрәҗәдә. Шулай ук Актаныш егете Айбулат Шәйгәрдәнов урып-җыю чорында комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт куйды. Курыкмый утырды ул егет, үзенә йөкләнгән эшне менә дигән итеп башкарып та чыкты. Уразайдан Шамил дигән студент та аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Студентларга практика чорындагы хезмәт түләвенә килгәндә, “Таң” хуҗалыгында эшләгән егетләр, чыннан да, уч тутырып акчасын да алган. Булачак авыл хуҗалыгы тармагы белгечләренең җаваплы хезмәте җитәкчелек тарафыннан лаеклы бәяләнгән.
— Яхшы нәтиҗә күрсәткәч, хезмәт хаклары да бик яхшы булды аларның. Айдар Миңнеголов, мисал өчен, урып-җыю чорында 29 көн басуда эшләгән. Шушы көннәр өчен аның хезмәт хакы 153 мең күләмендә исәпләнгән. Димәк, аның көнлек хезмәт хакы уртача 5 284 сум. Айбулат Шәйгәрдәновның хезмәт хакы 122 мең. Яшьләр өчен бик зур акча бит бу. Иң мөһиме, үзләре эшләп алган хәләл акча – файдасын күрсеннәр», — ди хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов.
Актаныш технология техникумы студентлары әнә шулай басу-кырларда чыныгып, үз осталыкларын чарлый. Тир түгеп башкарган хезмәтләре исә туган җиргә карата мәхәббәт белән сугарылган. Җиң сызганып җир эшен эшләп караган егетләр практикадан соң техникум базасына ныгып, өлкәнәеп килә. Дүртенче курс егетләренең кураторы Айдар Низамов тарафыннан әйтелгән фикер бу.
— Студентлар өченче -дүртенче курска җиткәч, аларның инде киләчәккә күзаллаулары төгәл формалаша. Алар һәр адымны, эшне планлаштыра башлый. Күпләре техникумда укыганда ук машина йөртү таныклыгы алу белән “яна” башлый, чөнки егетләргә правалы булу мәҗбүри. Югары белем алуның мөһим икәнлеген дә аңлый егетләр. Минем төркем студентлары алар, гомумән, техника җанлы. Башлаган эшләренең нәтиҗәсе булсын дип тырышалар. Хуҗалыклардагы практика вакытында даими элемтәдә торабыз. Хезмәтнең җаваплылылын аңлап, җиң сызганып эшли алар. Теге яисә бу мәсьәлә буенча бергә киңәшләшеп тә, бәхәсләшеп тә алабыз кайчак. Хуҗалык җитәкчелеге аларның хезмәтенә уңай бәя бирә икән – бу инде Актаныш техникумы эшчәнлегенә куелган югары билге дип исәплим. Аннан килеп, практика студентларга үзләрен табарга зур этәргеч булып тора. Киләчәктә эш урыннары белән тәэмин ителештә аның роле мөһим», — дип исәпли Айдар Низамов.