Шушы көннәрдә Куян авылы халкы сөенече белән уртаклашты. Баксаң, санаулы көннәрдә авыл урамын ямьсезләп торган су колонкасы яңартылган икән. Без бу су колонкасы хакында язган идек.
«Авылга ямь өстәлде. Шулкадәр җыйнак, матур итеп эшләп куйдылар. Су алу гына түгел, үткәндә-сүткәндә карап үтүләре үк күңелле», дип яза алар.
Без исә үз чиратыбызда Уразай авыл башлыгы Гүзәлия ШӘЙМӘРДАНОВАга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Халык зарын тиз арада хәл итүне оештыру хөрмәткә лаек гамәл.
Җирле җитәкчелек шактый проблемаларны үз көче белән чишәргә сәләтле. Шулай булгач, хөрмәтле райондашлар, авыл башлыкларына мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Халык мәнфәгатен канәгатьләндерү — аларның турыдан-туры вазифасы. Ә менә авылда булдырылганны саклау, тәртиптә тоту — монысы инде җирлектә яшәүчеләрнең бурычы. Уртак хезмәт кенә матур нәтиҗә бирә — шуны онытмыйк!