ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Кайсы авылны алабута баскан балалар мәйданчыгы «бизи»?

Авыл башлыклары җирлекләрдә уен мәйданчыклары төзеләчәк дип ышандырса да, бүгенге көндә әлеге проблема яшь балалы гаиләләр өчен «авырткан урын» булып кала бирә. Җәй үтеп бара — бала-чага кинәнеп уйнарлык итеп җиһазландырылган уен мәйданчыклары җитешми. Булганнарының да кайберләрен алабута арасыннан эзләп табарга туры килә.

ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Кайсы авылны алабута баскан балалар мәйданчыгы "бизи"?

Фотоларда — Актаныш авылының 12 бистәсендә урнаштырылган өр-яңа балалар мәйданчыгы. Хәтерләсәгез, башта бу мәйданчыкка урын эзләп җәфаланды җаваплы затлар. (БУ ХАКТА) Эзли торгач, таптылар! Аны көчәнеше 10 000 (ун мең) вольт булган электр линиясенең сак зонасына утыртып куйдылар. Мәйданчыкның дөрес урынга урнаштырылмавы ачыклангач, аны Дуслык урамына күчергәннәр. Бәласеннән баш-аяк, янәсе.

ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Кайсы авылны алабута баскан балалар мәйданчыгы "бизи"?

Тик, кызганычка каршы, бүген әлеге мәйданчыкта нәниләрнең шат авазы ишетелми. Чөнки ата-аналарның алабута каплап киткән мәйданчыкка балаларын кертеп уйнатырга йөрәкләре җитми.

ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Кайсы авылны алабута баскан балалар мәйданчыгы "бизи"?

«Болай да ташландык почмак ул. Мәйданчык куеп кына берни дә үзгәрмәде. Балалардан да биек алабута арасында ул нәниләр ничек уйнасын инде? Исем өчен, халыкның авызын томаларга теләгәндәй генә китереп куйдылар да, оныттылар. Берәүгә бернәрсә кирәкми», — дип, 12 бистәдә яшәүчеләрнең зарын җиткерде бер яшь әни.

ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Кайсы авылны алабута баскан балалар мәйданчыгы "бизи"?

Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур ХУҖИН белән күпме генә элемтәгә кереп карасак та, барып чыкмады. Халык зарын ишетергә теләми җитәкчелек. Теләгендә булса, Актаныш авылының Һади Такташ һәм Нур Баян урамнары киселешендә – нәкъ менә югары вольтлы электр тапшыру линиясе үткән урында (электр линиясенең көчәнеше — 35 000 (утыз биш мең) вольт — АМ) урнаштырылган балалар мәйданчыгы узган елны ук күчереп куелыр иде. Гел түгел, бер генә була, хөрмәтле җитәкчеләр! Бала гомерләре белән шаярудан туктыйсы иде!

ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Кайсы авылны алабута баскан балалар мәйданчыгы "бизи"?

ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Кайсы авылны алабута баскан балалар мәйданчыгы "бизи"?

ҖИРЛЕ ҖИТЕШСЕЗЛЕКЛӘР: Кайсы авылны алабута баскан балалар мәйданчыгы "бизи"?
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ФОТОФАКТ: Эшләгәнгә эш карышмый
ҖӘЙНЕҢ ЯМЕН БАЛ КОРТЛАРЫ БОЗСА яки КАЛМАШ АВЫЛЫ УМАРТАЧЫЛАРЫН НӘРСӘ КӨТӘ?

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!