Узган елның 1 июлендә “Актаныш басмалары” ял паркындагы буада икенче төркем инвалид райондашыбыз батып үлгән иде. Фаҗига бәхетсезлек очрагы дип теркәлде – район халкы өчен нәкъ менә ял итү урыны буларак махсус эшләнгән, әмма бернинди куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче парк буасындагы үлем очрагында (өченче үлем очрагы!!! – АМ) гаеплеләр табылмады.
Шулай да, фаҗига уңаеннан район хакимиятендә тиз арада гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш үтырышы оештырылып, комиссия әгъзаләре буада саклык чаралары күреп, аны койма белән уратып алырга кирәклеге хакында кызып-кызып сөйләште…
ИЛНУР ХУҖИН: “КЫШКА КАДӘР БУА ТЕРРИТОРИЯСЕ КОЙМА БЕЛӘН УРАТЫП АЛЫНАЧАК!”
Әлеге фаҗигагә 11 ай вакыт үтте, әмма бүгенге бүгенге көндә дә “Актаныш басмалары” ял паркында бернинди саклык чаралары булдырылмаган – җитәкчелек биргән вәгъдә дә, ни кызганыч, бер ел дәвамында үтәлмәгән.
Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур ХУҖИН исә быел, төгәлрәк әйткәндә, кышка кадәр, буа территориясе койма белән әйләндереп алыначак, дип ышандырырга маташты бүген.
— “Актаныш басмалары” ял паркындагы буаны койма белән әйләндереп алу безнең планга кертелгән. Әйе, исем өчен дә эшләп куеп була аны. Әмма ограждениене яхшы итеп, “конкретно” эшләргә кирәк. Быел ул эшләнәчәк. Кышка кергәнче дип торабыз, — дип чираттагы “вәгъдәсен” бирде Илнур ХУҖИН.
Ләкин кышка кадәр озын-озак җәй бар, хөрмәтле район җитәкчелеге! Ә су фаҗигаләре, гадәттә, нәкъ менә җәйге чорда килеп чыга. Өстәвенә, бу чорда “Актаныш басмалары” ял паркында бала-чагалар саны да сизелерлек арта. Аларның бер өлеше “дамба”га әти-әниләре, әби-бабалары белән килсә, икенчеләре бу урында контрольсез йөрергә гадәтләнгән.Өстәвенә, бүгенге көндә Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчелеге үзе дә ял паркы территориясендә фаҗига китереп чыгарырлык “эшчәнлек” җәелдергән. Мисал өчен, бүген биредә Актаныш технология техникумы студентлары бушлай хезмәткә җәлеп ителгән. Алар дамба территориясендәге брусчатка белән түшәлгән буа яны тротуарын чүп үләннәреннән чистарту белән мәшгуль иде.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм ИЛЬЯСОВ исә балалар хезмәтен бушка файдалануны “субботник” дип атады.
— Анда бүген безнең субботник эшләре бара. Техникум студентлары гына түгел, башкалар да эшли, — дип аңлатма бирде ул. Тик менә башкарма комитет җитәкчесе “башкалар”ның кайсы оешма-учреждениедән булуын тәгаен генә әйтә алмады. “Сишәмбе субботнигы” белән Илнур ХУҖИН җитәкчелек итүен ассызыклап, төгәлрәк мәгълүматны аннан белешергә киңәш итте.
Күпме генә эзләсәк тә, бүген “Актаныш басмалары” ял паркында технология техникумы студентларыннан башка кеше күренмәде. Ә дамба территориясендә “бушка эшлисе“ эшләр, ай-һай, шактый күп әле.
Бүген ял паркы ташландык хәлдә. Су буе, ял урыннары чүп үләннәре белән чуарланган. Еллар дәвамында “аякланып бетә язган” брусчаткалар гына кире кайтып утырган – төп үзгәреш тә менә шул гына.
ЛАНДЫШ ШӘМСУНОВА: “ПАРКНЫ ЧИСТАРТУ – УЛ ОБЩЕСТВЕННО-ПОЛЕЗНЫЙ ТРУД!”
Актаныш технология техникумының беренче курс студентлары бүгенге көнгә ташландыкка әверелгән скверны чүп үләннәреннән арындырырга тиешме? Әллә соң скверны чистартып тору техникум җаваплылыгына тапшырылганмы? Бәлки Актаныш авылы башкарма комитеты белән Актаныш технология техникумы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалангандыр? Бәлки студентлар хезмәте өчен түләү аладыр? Сорауларны Актаныш технология техникумы директоры Ландыш ШӘМСУНОВАга юлладык.
Ни гаҗәп, техникум директоры Ландыш ШӘМСУНОВА үз студентларының Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчелегенә “бушлай ялчы” итеп җибәрелүенә бөтенләй хафаланмый булып чыкты.
— Бу – общественно-полезный труд. Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчелеге кушканга түгел. Актанышны кемдер чистартырга тиеш бит инде. Безнең студентлар гына түгел, башка мәктәпләр дә чыга анда, — дип сөйләде техникум директоры.
— Студентларга, бәлки, башкарган хезмәтләре өчен түләү каралгандыр?
— Юк инде, общественно-полезный труд дип әйтеп торам бит.
— Ә Сез әйткән “общественный труд”ка студентларның әти-әниләре ничек карый соң, Ландыш Җәүдәтовна?
— Безнең бит хезмәткә өйрәтү дигән өлешебез дә бар. Без бит инде хезмәткә өйрәтә торган оешма.
— Хезмәт тәрбиясен, бәлки, техникум территориясендә, бакчагызда бирергә кирәктер?
— Бәлки. Элек әле без бөтенләй кайтып та керми идек. Просто хәзер дөнья үзгәрде. Ә монда чүп утау гына бит инде. Кул белән. Даже техника белән дә түгел. Көрәк белән дә түгел, зур көч тә таләп итми.
— Димәк, сез студетларыгызның уку вакытында дамбада бушка эшләп йөрүләрен шулай булырга тиеш дип кабул итәсез? Аларны бу эшкә сөенеп җибәрдегез?
— Сөенеп булмаса да, Илнур ХУҖИН попросить иткәч, җибәрдек инде. Актанышта яшәп тә, шундый матур җирләрне җыештырырга да ярдәм итмәсәк, ничек була соң инде ул?
Менә бу урында Актаныш технология техникумы директоры студетларының Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе чакыруы буенча дамбага эшкә җибәрелгәнен дәлилләде.
— Беренче курс студентлары буа янәшәсендә эшли. Бала-чага бит әле алар. Этешәләр, төртешәләр, шаярышалар. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, суга төшеп китсәләр җавапны кем бирәчәк?
— Алар башлангыч класс балалары түгел лә инде! – Актаныш технология техникумы директорының җавабы бөтенләй телсез калдырды…
Без берничә ата-анадан студентларның “Актаныш басмалары” скверындагы брусчатка араларын чистартуга булган мөнәсәбәтен белештек. Ата-аналар үз балаларын мондый эшкә җәлеп итүгә каршы! “Безнең балалар хезмәтче мени?” – дип аптырады ана кеше. Юк, студентларга хезмәт тәрбиясе бирүгә каршы түгел алар. Әмма ул хезмәт тәрбиясе техникум территориясеннән чыгарга тиеш түгел! Киләчәктә техникум җитәкчелеге студетларны “общественно-полезный труд”ка җәлеп иткәндә, ата-аналарның фикеренә дә колак салыр дигән ышанычта калабыз. Гомумән, мәктәп укучысымы ул, техникум студентымы – беренче чиратта, ул кемнеңдер газиз баласы. Һәм уку вакытында аның куркынычсызлыгын тәэмин итү тулысынча белем бирү учреждениесе җаваплылыгында. Менә шуны онытмагыз!
ИЛНУР ХУҖИН: «МИН АВЫЛ СОВЕТЫ ДӘРӘҖӘСЕНДӘ ХӘЛ ИТЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАРГА ГЫНА ҖАВАП БИРӘМ»
“Актаныш басмалары” ял паркын мәктәп укучылары һәм техникум студентлары кул көче белән тәртипкә китерергә ният кылган Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур ХУҖИН белән сөйләшәбез.
— Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе булгач, тирә-якны төзекләндерү, чистарту эшләре буенча мин җаваплы. Бу скверны без яз көне өмә белән бер җыештырган идек инде. Хәзер тагын җыештырырга кирәк. Коммуналь служба җитешмәү сәбәпле, мин оешмалардан ярдәм сорарга мәҗбүр. Чиратка салып, менә шулай паркны җыештырабыз.
— Актаныш технология техникумы – ул белем бирү учреждениесе. Балалар хезмәтен бушка файдаланырга ярамаганын белмисезме әллә?
— Мин техникум җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем – алар каршы килмәде. Мастерлары эшлиме, укытучыларымы, студентларымы – анысын инде җитәкчелек үзе хәл итә.
— Куркынычсызлык кагыйдәләре өчен җаваплылык сезнең өстә кала бит…
— По технике безопасности ул башлангыч класс укучылары өчен куркыныч — яр буе, сулык. Ә техникумда бит инде әзрәк дөнья күргән егетләр-кызлар укый. Үзем укытучы буларак та, тәрбия ягыннан да чыгып фикер йөрттем инде мин. Барыбер Актанышның чисталыгы, матурлыгы…
— Әлеге ял паркы 2016 елда төзелде, әмма анда бернинди чара да үткәрелми. Миллионнар сарыф итеп ясалган парк әрәм булып кына ята дип санамыйсызмы?
— Әйе шул, анда кеше дә йөрми юньләп. Бәлки, ерак дип уйлыйлардыр. Бәлки эшләп бетерәсе урыннары да бардыр. Мисал өчен, иртәнге якта өлкәннәребез еш йөри анда. Балалар белән әниләр дә төшә. Менә шунда да чупа-чупс белән сыйланалар, сок эчәләр – чүпләрен чүп савытына да салмыйлар бит! Техникум коллективын дамбага чакыру да чисталык булсын дип тотынылган эш иде. Мин студетларның монда эшләвендә бернинди проблема да күрмим – үзебезнең Актаныш өчен бит инде! Без бит мәктәп укучысына авыр булмаган, аның физик көченә туры килгән эшне бүләбез аларга.
Сез күрмәсәгез дә, без күрәбез проблеманы, хөрмәтле Илнур әфәнде! “Актаныш басмалары” скверын чиста вә матур итеп күрәсегез килә икән, коммуналь хезмәтләрнең эшчәнлеген ныклы контрольгә алырга кирәктер, бәлки?! Сүз уңаеннан, ел саен республика бюджетыннан паркларны һәм сверларны тәртипләп тоту өчен бүлеп бирелүче субсидия буенча Илнур ХУҖИН ниндидер мәгълүмат бирүдән баш тартты:
— Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм. Мин авыл советы дәрәҗәсендә хәл ителә торган сорауга гына җавап бирәм, — дип тәмамлады ул җөмләсен.
Кызык килеп чыга, акча темасына барып төртелгәч, бездә җитәкчеләр “авызларына су кабарга” гадәтләнгән. Әмма бу беркемгә дә бала хезмәтеннән бушка файдаланырга хокук бирми. Башта балаларга кинәнеп ял итү урыннары булдырыгыз сез, нәниләрне балалар мәйданчыклары белән тәэмин итегез – менә шул чакта хезмәтегез хөрмәтле, исемегез мактаулы булыр, җитәкче ханым вә әфәнделәр! Алайса соңгы елларда Актанышта җитәкчеләр үз вазифаларына фәкать канәфи бизәп утырыр өчен генә билгеләнә дигән фикер туа.