Сыерыбыз чылбырдан ычкынып, фураж ашаган. Бик нык курыктык. Үзебез белгәнне эшләдек. Ашказаны тыгылган сыерга ничек ярдәм итәргә? Белгеч киңәшен язсагыз иде.
Сыерыбыз чылбырдан ычкынып, фураж ашаган. Бик нык курыктык. Үзебез белгәнне эшләдек. Ашказаны тыгылган сыерга ничек ярдәм итәргә? Белгеч киңәшен язсагыз иде.
Терлекләрдә ашказаны ике төрле була. Атларда, дуңгызларда, этләрдә бер камералы, ә сыерларда, сарыкларда, кәҗәләрдә, дөяләрдә – дүрт камералы. Дүрт камералының төп ашказаныннан кала өчесендә – кырык карта, түбәтәй карта, кенәгәсыман картада ашкайнату бизләре юк. Аларда ашкайнату файдалы микроблар, бактерияләр, гөмбәчекләр, инфузориялар ярдәмендә бара. Әгәр сыер күп итеп ашаса, бигрәк тә ашлыкны, аларның кырык картасы тиешледән артыг-рак тулып, эшләүдән туктый, андагы микроорганизмнар кими, аларның көчләре бетә. Бу парезга (ярты паралич) китерә.