“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы…

Фaҗига
2K

Куркыныч статистика: 2016 елның 15 августында файдалануга тапшырылган “Актаныш басмалары” ял паркының Аккош күлендә дүрт ел эчендә өч райондашыбыз батып үлгән. Күрәчәк, дияр берәүләр. Саксызлык, дияр икенчеләр… Ләкин күпләр аңлыйдыр – әлеге фаҗигаләрнең сәбәбе күпкә тирәндәрәк һәм ул район җитәкчелегенең битарафлыгына барып тоташа.

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...

2019 елның 10 августында парктагы Аккош күлендә батып үлгән ир-атның вафатына алкоголь кулланган булуын сәбәп итсәк, 2020 елның 31 май төнендә шул ук күлдә гомере өзелгән бала үлеменә аны игътибарсыз калдырган ата-ананы гаепләдек. (Сүз уңаеннан, беренче фаҗигадән соң өч ел вакыт үтсә дә, күл янында “Су керү тыела” дигән элмә такта урнаштырылмады!). Ә инде быел 1 июль көнендә шушы ук күлдә гомере өзелгән икенче төркем инвалидның үлеменә кем гаепле соң? Мәрхүмнең саксызлыгымы? Терәк-хәрәкәт системасы зәгыйфь булган затларга, бәлки, мондый ял паркларында йөрүне, сулыкта балык тотуны тыярга ук кирәктер? Хәер, сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен тудырылырга тиешле уңайлы мохитнең “Актаныш басмалары”нда болай да эзе дә күренми. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкми, чөнки бездә моңа кадәр халык мәнфәгатен кайгыртырга атлыгып тормадылар. Аның өчен район казнасы һәрвакыт саран вә ярлы булды… Ярлы да булмас иде бәлки, әгәр казна акчасы тиешле максатларда тотылса…

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...


Халыкка ял итү урыны булып хезмәт итәргә тиеш “Актаныш басмалары” скверы да бик тиз кирәксезгә әверелде. Төптән уйласаң, аның сәбәбе тирәндә — паркның куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвендә, күл тирәсенең тиешенчә җиһазландырылмавында. Урыны белән 4-5 метр тирәнлеккә ия күлнең киртә-койма белән әйләндереп алынмавы гаҗәп. Ә бит күлгә бик якын гына балалар уен мәйданчыгы урнашкан. Бүген ул мәйданчык ягыннан суга кереп торган корылманың идән такталары сынып, ватылып беткән – фаҗига нәкъ менә аяк астында.

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...

Паркны әйләндереп алган брусчатка юллар күптән инде сафтан чыккан, күп урыннарда алар бөтенләй ”аякланган”. Вандаллык күренешеме бу, әллә инде кем дә булса урлаганмы үзләрен, бәлки башка урынга “ямау” булып киткәннәрдер (Актаныш бит дәрәҗәле кунакларны еш кабул итәргә ярата) – бу хакта тарих дәшми калу яклы, күрәсең. Бик дәшәр иде дә, әлеге фактны күрергә теләүче, тикшерүче юк…

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...

Районыбызның үзенә генә хас бер үзенчәлекле ягы бар: без һәрвакыт алдынгы булырга яраттык һәм бүгенге көндә дә шул “мактанычыбызны” алга сөрергә тырышабыз. Мөгаен, бездә генә яхшы асфальт өстенә кабат асфальт җәелеп, берничә көннән кире кырып алынадыр! Бездә генә менә дигән асфальт өстенә брусчатка беркетелеп, җитәкчелек: “Парк ясадык!” дип мактанышадыр! Кайбер министрлар да, эш визиты дип, безгә килеп кенә чаңгы шуадыр, мөгаен. Тик шул ук министрлар районыбызда 32 миллионга “Аккош күле” дигән парк барлыкка килеп, әмма яр тирәсен саклагыч корылма белән әйләндереп алыр өчен ул вакыттагы район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең акчаны “бармак аша сыгып чыгаруы” аркасында ничәдер йөз мең сум “җитми калганлыгы” хакында белә микән соң? Белә микән, бала күңеледәй ак кәгазь битенең бик күп авыр саннарны “күтәрергә” һәвәс икәнлеген? Белә микән күл буенда балалар мәйданчыгы төзелгәнен? Белә микән боларның барысы да сабыйлар, гомумән, кешеләр иминлеге өчен зур куркыныч тудырганын? Белә микән әлеге паркта яктылыкның начар икәнлеген? Әгәр парк махсус каравыл белән тәэмин ителсә, шуңа өстәп, видеокүзәтүләр урнаштырылса, төн уртасында алты яшьлек сабыйны иярткән адәм актыгының паркка үтеп керә алмас иде. Белә микән моны түрә абзыйлар? Белә микән “балаларны яклау, саклау” мәгънәсенең күпкырлы икәнлеген? Балаларны яклау – миллионнарга төшерә-төшерә концерт киемнәре тегү, алдын-артын уйламыйча су буена уен мәйданчыгы ясап кую гына түгел ул!

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...

Парк территориясенең видеокамералар белән тәэмин ителмәве 2020 елның 1 июнендә үк мәгълүм иде. Алар сафта булса, 6 яшьлек бала үлеменә китергән фаҗигане дә булдырмый калып булыр иде мөгаен. Аның каравы скверда бүген дә “”Внимание! 24 часа ведется видеонаблюдение” дигән ялган аншлаг тырпаеп утыра.

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...

Ә инде план нигезендә газон үсәсе урыннарда чүп үләне чәчәк атып утыра. Шулай да, 1 июль фаҗигасеннән соңгы иртәдә ике ир-ат триммер күтәреп, буа янындагы ташлардан камыш чабып йөри иде…

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...

Кыскасы, халык өчен “тырышып” йөрүче Актаныш авылы башкарма комитеты, район җитәкчелегенең эшенә чын бәя бирәсегез килсә, “Актаныш басмалары”ның бүгенге торышы белән танышып кайту да җитә. Ничек кенә сәер яңгырамасын, данлыклы Актаныш дәүләт программалары кысаларында сафка бастырылган ял паркын тиешенчә кулланырга, сакларга өйрәнә алмады. Бәлки, кирәксенмәгәндер…

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...

“Кунак-төшем булса, туганнарны шушы паркны күрсәтеп шаккаттырырмын дигән идем, шушы көннәрдә скверга төшеп, үзем шаккатып кайттым – таралып, таланып, ташландык хәлгә төшеп беткән икән ул”, — дип тел шартлатып сөйләгән бер җитәкче әфәнде үз эшенә үзе бәя биргәнен аңламады бу минутларда. Бәлки, халык ял итә торган урында ешрак булырга кирәктер. Бәлки республикабызда зур урыннар биләүче дәрәҗәле түрә абзый-апаларны, хөрмәтле министрларыбызны чаңгы шудырып, күрше районда ясалган бәкедә коендырганчы, иң элек менә шушы бер кирәксезгә әверелгән паркка алып килеп шаккаттыру кирәктер? Кышын чаңгы шусалар, җәен Аккош күле буйлап йөгерү дә сәламәтлеккә файда ул. Ә аларның шаккатып тел шартлату түгел, бер бармак шартлатулары җитә битарафлыкка нокта куярга…

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...


Әйтергә онытып торабыз икән: кеше үлеменә китергән фаҗигадән соң районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе дә “уянды”, җәмәгать, кичә планнан тыш утырыш үткәрде ул. Күлне әйләндереп алу, халык су коенырга ярата торган урыннарга кисәтү такталары элү кебек эшләр планлаштырылган утырышта “җаваплы затлар тарафыннан битарафлыкка юл куймау!” дигән пункт кына, ни кызганыч, юк иде.

“Актаныш басмалары” скверында уңай үзгәреш булырмы – монысын вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә, яңа җитәкче искеләренең хаталарын төзәтеп, җаваплы затларның ваемсызлыгына юл куймас дигән ышаныч бар әле…

“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы...
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Пенсионер ай башында вафат булса, аның пенсиясе кемгә түләнә?
СУ «КӨРӘРГӘ» КИЛЕГЕЗ, ЯШӘЕШНЕ КҮРЕГЕЗ!: Актанышның язга «әзерлеге» подъездлардан күренә

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!