СУ «КӨРӘРГӘ» КИЛЕГЕЗ, ЯШӘЕШНЕ КҮРЕГЕЗ!: Актанышның язга «әзерлеге» подъездлардан күренә

Фaҗига
668

Быел яз килмәс инде дип уфтанган идек, җәмәгать, менә, рәхим итегез, килеп тә җитте, суга күмеп тә өлгерде ул яз.

Актанышта язгы ташу куркынычын контрольгә алу максатыннан хакимият йортында ничәмә-ничә утырыш үтсә дә, район үзәгендә язгы суга каршы торыру чаралары тиешле дәрәҗәдә әле һаман оештырылмаган.

СУ "КӨРӘРГӘ" КИЛЕГЕЗ, ЯШӘЕШНЕ КҮРЕГЕЗ!: Актанышның язга "әзерлеге" подъездлардан күренә


Су казасын беренчеләрдән булып Юбилей урамындагы 107 йортта яшәүчеләр күрде. Хакимият бинасы артында гына урнашкан әлеге  күпфатирлы йортның беренче подъездында яшәүчеләр чаң суга: кар суы подъезд алдындагы мәйданчыкка гына сыеша алмаган — эчкә үк ургылып килеп кергән. Подъезд алдында су тирәнлеге чама белән 30-40 сантимерга җитә.

СУ "КӨРӘРГӘ" КИЛЕГЕЗ, ЯШӘЕШНЕ КҮРЕГЕЗ!: Актанышның язга "әзерлеге" подъездлардан күренә


«Башка елларда кышын ишегалдындагы кар даими эттерелеп, чистартылып торды. Быел исә менә шундый хәл килеп чыкты. Подъездга таба авышлыкның дөрес түгел икәнен күрү өчен белгеч булырга кирәкми. Җәйге яңгыр суы да ишек төбенә җыелып җәфалый», — ди биредә яшәүчеләр.

СУ "КӨРӘРГӘ" КИЛЕГЕЗ, ЯШӘЕШНЕ КҮРЕГЕЗ!: Актанышның язга "әзерлеге" подъездлардан күренә


Подъезд алды тротуарын бу йортта яшәүчеләр салмаган, билгеле. Әлеге хата торак-коммуналь хуҗалыкныкы, тротуар салучыларныкы һәм эшне кабул итеп алучыларныкы. Ни өчен соң гади халык зыян күрергә тиеш?

СУ "КӨРӘРГӘ" КИЛЕГЕЗ, ЯШӘЕШНЕ КҮРЕГЕЗ!: Актанышның язга "әзерлеге" подъездлардан күренә


«Яран» торак милекчеләр ширкәте бу юлы да халык проблемасына «креатив» якын килгән. Ярый ла ширкәт кыш көне кар чистарткан көрәкләрен ерак алып куймаган — алар бүген Юбилей урамы 107 йорт подъездындагы кар суын «КӨРӘҮ» өчен бик тә «уңайлы». Суны җырлый-җырлый көрәрлек, тик менә урам якка көрәкләп чыгарылган су шул ук тизлектә кабат подъездга «ашыга». Ә сез күпфатирлы йортлар өчен җаваплы оешманы халык зарын ишетмәүдә гаеплисез, җәмәгать. Ничек кенә эшлиләр әле! Су көрәгәнне кайчан күрер идегез!

СУ "КӨРӘРГӘ" КИЛЕГЕЗ, ЯШӘЕШНЕ КҮРЕГЕЗ!: Актанышның язга "әзерлеге" подъездлардан күренә
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
“АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ” ЯЛ ПАРКЫНДА ЯНӘ ФАҖИГА: Битарафлыкның җимеше, ай-һай, ачы…
Актаныш районының баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов: «Бер генә техника да кырга техник караусыз чыкмаячак!»

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!