УТЛЫ ФАҖИГА: Бурсык авылында кызу, җилле көннәрнең аяныч нәтиҗәсе теркәлде

Фaҗига
3K

Озакка сузылган яңгырсыз кызу көннәрнең аяныч нәтиҗәсен бүген Мәсәде җирлегенә караган Бурсык авылы күрде.

Бүген көндезге сәгатьләрдә Бурсык авылында Рузил ШӘЙХРАЗИЕВның крестьян-фермер хуҗалыгының амбар территориясенә ут капты.

Беренчел фаразлар буенча, янгынның сәбәбе — көчле җил нәтиҗәсендә электр линияләреннән чыккан очкын.

УТЛЫ ФАҖИГА: Бурсык авылында кызу, җилле көннәрнең аяныч нәтиҗәсе теркәлде

Көчле җил янгынны тиз арада таратты. Элеккеге амбар территориясендәге иске корылмаларны янгын телләре ялмап алды. Ут участок тирәсендәге агач- куакларга да үрләргә өлгерде.


Бәхеткә каршы, җил юнәлеше авылга таба түгел иде, алай булганда, фаҗига масштабларын күзаллау да куркыныч. Шулай ук КФХның яңартылган бинасы да ут казасы күрмәде.

УТЛЫ ФАҖИГА: Бурсык авылында кызу, җилле көннәрнең аяныч нәтиҗәсе теркәлде

Янгын урынына беренчеләрдән булып «Агыйдел» нефть кудыру станциясенең янгын сүндерү машинасы килде. Янгынны авызлыклауга Татар Суыксуы янгын депосы, Актанышның янгын сүндерү машинасы, «Таң», «Наратлы» хуҗалыкларының техникасы, җирлектәге шәхси тракторлар җәлеп ителде.

УТЛЫ ФАҖИГА: Бурсык авылында кызу, җилле көннәрнең аяныч нәтиҗәсе теркәлде

Янгын урынына район башлыгы урынбасары Илшат ГӘБДЕЛХӘЕВ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис СӘЛИМГӘРӘЕВ килде.

УТЛЫ ФАҖИГА: Бурсык авылында кызу, җилле көннәрнең аяныч нәтиҗәсе теркәлде


Авыл халкы да янгын сүндерүдә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтте. Ярдәм итәргә килүчеләр арасында «Агыйдел» нефть кудыру станциясе хезмәткәрләре белән беррәттән, кулларына көрәк-чиләк тоткан өлкән яшьтәге абый-апалар да бар иде.

УТЛЫ ФАҖИГА: Бурсык авылында кызу, җилле көннәрнең аяныч нәтиҗәсе теркәлде

УТЛЫ ФАҖИГА: Бурсык авылында кызу, җилле көннәрнең аяныч нәтиҗәсе теркәлде

УТЛЫ ФАҖИГА: Бурсык авылында кызу, җилле көннәрнең аяныч нәтиҗәсе теркәлде
Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Такталачык авылында иске мәктәп урынына истәлек ташы куелды
«АКТАНЫШ БАСМАЛАРЫ» ЯЛ ПАРКЫ: «Сишәмбе субботнигы», бушлай хезмәт тәрбиясе, сүздә калган вәгъдәләр…

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!