МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы — бәйлисе бар йөрәкне!

Фaҗига
7K
МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

Үлем үкенечсез булмый, диләр. 1 апрель көнне акыл ягыннан зәгыйфь райондашыбызның янгында тереләй янып үлүе аеруча үкенечле. Бу – кечкенә генә Мәсәде авылының олы фаҗигасе, бу – 85 яшьлек ананың мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы, бу – күпләр өчен кисәтү…

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

“ЯРАТКАН БӘНДӘМНЕ СЫНАРМЫН”

1960 елда авыл башына салынган йортка килен булып төшкән Гөлфә апа Лотфрахмановага әлеге нигез, шатлык-сөенечләр белән беррәттән, кайгы-хәсрәтен дә өеп бирә. Өч тапкыр ата-ана булу бәхетен татый Лотфрахмановлар гаиләсе. Гөлфә апа нарасыйларын шушы нигездә таба, шушында бага. Әмма ул чакта да бәхет белән бәхетсезлек бу йортның бусагасын берьюлы атлап керә. Флүр абый белән Гөлфә апаның малайлары Феликс белән Дилфас якты дөньяга сәламәтлеккә туймаган көе ярала. Яшь аермалары ун ел булган ике ир туганы арасында дөньяга килгән Светлана, шөкер, сәламәт була.

Аллаһы Тәгалә адәм баласына күтәрә алмаслык авырлыклар бирмәс дип, гаилә бу сынауны сабыр гына күтәрә. Балаларны аякка бастыру мәшәкате белән гомер йомгагын әкрен генә сүтә алар. Тик язмыш Гөлфә апага тагын бер сынау әзерли: көтмәгәндә гаилә башлыгы фаҗигале төстә һәлак булып, җай гына барган тормышның асты өскә килә. 43 яшьлек Гөлфә апа, 18 ел элек килен булып төшкән нигезендә, өч баласын кочаклап, япа-ялгыз кала.

Йөрәккә учлап-учлап тоз сибеп, чәчләрне акка манып, йөз-биткә тирән-тирән буразналар сызып, гомер дигәннәрең үтә тора. Светлана, укып чыгып, үз тормышын кора. Малайлар да, йорт та ана белән бергә картая. 42 ел буена Гөлфә апага үзенчәлекле балалары өчен ата да, ана да булырга туры килә.

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

Бу җиһанда җанны ярып чыккан баладан да газизрәк, йә, кем бар? Алтыда да, алтмышта да бала бала булып кала. Гөлфә апа өчен дә уллары яшәү мәгънәсенә әверелә. Шулар өчен яши, шулар өчен сулый, шулар өчен Аллаһы Тәгаләдән үзенә сәламәтлек сорый Ана. Гомер буе әниләреннән озакка аерылып тормаган ике бала өчен Гөлфә апа үзенең яшәү маягы икәнен яхшы аңлый. Өч үксез җан бербөтенгә әверелә – яшәү көчен саклауның бердәнбер юлы шушы була.

Акылга зәгыйфь улларын тәрбияләүне еллар дәвамында берәүгә дә ышанып тапшырмый Гөлфә апа. Закон тәлабе катгый булгач, үз балаларына опекунлык рәсмиләштерә ул. Бала – бәгырь ите дип юкка әйтмәгәннәр. Опекун булыр өчен, хәтта үзенә тиеш булган инвалидлыктан да баш тарта ул. Үгетләп тә карыйлар, сүгеп тә аңлаталар — артыннан йөрми.

Тормышы авыр булса да, зарланмый ана кеше, сиздерми. Балаларым инвалид дип тормый, лаеклы ялга чыкканчы колхоз эшен тарта, ат җигеп Татар Ямалысы авылына ипигә йөри, озак еллар ихатасында сыер-сарыгын асрый. Үзе белән бергә картайган нигезне дә үзенчә сипләп, рәтләп торырга җитешә.

Сынаулар гына бетәргә ашыкмый. Бу юлы үксез гаиләнең уч төбе кадәр генә бәхетенә ялкын телләре үрелә. Мизгел эчендә күкерт кебек “гөлт” иткән өйдә Гөлфә апаның Феликс исемле олы улы тереләй янып үлә. Коткарып кала алмыйлар… Төтен эченнән эзләп таба алмыйлар…

АЛТМЫШ ЯШЕН ТУТЫРЫРГА АЛТЫ ГЫНА КӨН КАЛГАН ИДЕ

Көчле ялкын иске йортны мизгел эчендә камап ала. Бер сәгать дигәндә, йорт урынына хәрабәләр өелеп кала. Ут телләре дүрт янгын сүндерү бригадасы, авылдашларның күмәк көче белән сүндерелә. Фаҗигадә икенче төркем инвалид Феликс Лотфрахманов вафат була.

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

Гөлфә апа бу көн вакыйгаларын кат-кат сөйли. Үзе — ишегалдында, күршеләре бакча тирәсендә була. Олы улы өйгә кереп китеп, озак та тормый, төтен чыга башлый. 85 яшьлек ана баласын коткарырга ташлана.
“Түбәдән төтен күтәрелә башлагач, өй алдына кердем. Кара төтен. Феликска кат-кат эндәштем. Мине ишетсә, эндәшми калмый иде, ишетмидер дип, өй ишеген ачтым. Ачуым да булды, ут көлтәсе килеп чыкты” — дип, әллә ничәнче тапкыр үксеп еларга тотына ана. Ут камап алган йортка күршеләре Фәрит тә кереп карый. Феликсны үзе ята торган диван тирәсеннән эзли ул. Нәтиҗәсез…

… Янып, кара күмергә әверелгән гәүдәне янгын сүндерүчеләр эзләп таба. Яланаяк, бер кат йокы күлмәге белән урамда басып калган ана ул минутларда хакыйкатьнең ни дәрәҗәдә ачы икәнен аңлап та бетермәгәндер. Аңлау соңыннан килә…

… Лотфрахмановлар гаиләсе өчен быелгы ел юбилейларга бай буласы булган. Гыйнвар аенда Гөлфә апага 85 яшь тулган. 7 апрельдә Феликска алтмыш тулган булыр иде. Августта төпчек малайга – 50!

Феликс белән авырлыкларны күп күрдек без. Кечкенә чагыннан ук эшкә нык булды үзе. Тау астыннан чиләкләп суын да ташыды, утынын да ярты, атын да карады. Әтисенең вафатын бик авыр кичерде. Ансыз калуны кабул итә алмады сабыем. Гомер буе серванттагы фотосын сыйпап, атасы белән үзенчә сөйләшеп яшәде. Аннан инде чире көчәйде, сәламәтлеге начарланды. Аягы сынгач, бигрәк бетереште. Элек авылны көнгә йөз урый торган иде – ул гадәте дә бетте, — дип өзгәләнә ана.

Гөлфә апа олы улының соңгы арада барлыкка килгән бер сәер ягын да телгә алды:


Анык итеп сөйләшә алмаган Феликс әллә ничә көн үз теле белән “китәм” дип йөри башлады. Аптырадык инде. Кая китәсең дип сорагач, җавап бирми иде. Күңеле сизгәндер инде балакаемның. Тоемлап йөргәндер, үзенчә аңлатуы да булгандыр — дип, Гөлфә апа бертын сүзсез тора.

“МИН СЕЗНЕ АЧ-ЯЛАНГАЧ ИТМӘДЕМ, БАЛАКАЕМ!”

Изге Рамазан аенда фаҗигале төстә вафат булган Феликсны туганнары, авылдашлары соңгы юлга якшәмбе иртәсендә озатты. Көек, төтен исе таралып та өлгермәгән туган нигезенең капка төбеннән мәңгелек йортка китте ул.

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

Ана юрганга төреп салынган улы белән бәхилләшә… Эх, ачып карарлык йөзе, тотып сөярлек сыны да юк бит ичмасам. “Башы менә монда” дип ишарәләгәч, Гөлфә апа улына дәште:

“Ни кадәр авыр булса да, мин сезне ач итмәдем, ялангач итмәдем, балакаем. Болайлар ук кирәк түгел иде бит”, — дип илерде ана.

Гөлфә апа бер улы белән, бернинди документсыз, кием-салымсыз урамда калды. Улын озатканнан соң да кызы Светлана гаиләсенә – Татар Ямалысы авылына барудан баш тартты ул.

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

“Җәй көне берәү дә туңып үлми. Мунчабыз яңа. Шунда яшәрбез әле. Электр үткәрелгән. Җайлашырбыз. Түлке мин бу нигездән китмим!” дип, җан тырмашты Гөлфә апа. Бары тик күршеләре Мингалиевларга керергә генә ризалык бирде.

ҮЛЕМ ҮКЕНЕЧСЕЗ БУЛМЫЙ

Янгын сәбәпләрен ачыклау, фаҗиганең бөтен нечкәлекләрен тикшерү Феликсны кире кайтара алмый. Ә бәлки бу фаҗигане булдырмый калып булыр иде? Агыйдел урамында урнашкан әлеге йортның иске икәнен, Феликсның тәмәке тартуын авылда бөтен кеше дә белә иде. Районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре өчен дә бу фактлар яңалык түгел. Бер ай чамасы элек участок табибы җирлек башлыгына бу гаилә яшәешенең куркыныч астында булуы хакында сигнал керткән булган. Ни өчен җаваплы органнар сигналга тиз арада реакция ясамаган?

Кичә, якшәмбе көн булуга кармастан, Гөлфә апа янына җирлек башлыгы белән берлектә, районның социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре килде. Сөйләшү авыр хәлдә калган гаиләнең фаҗигадән соңгы тормышын җайлау хакында барды.

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

Аралашу 50 яшьлек Дилфас өстеннән булган опекунлыкны Гөлфә ападан алып, кызы Светланага рәсмиләштерү мәсьәләсен хәл итүдән башланды. Җаваплы оешма вәкилләре моңа кадәр ике баласының рәсми опекуны булып исәпләнгән Гөлфә апаны бу адымны ясарга еллар буе ризалаштыра алмауларын ни өчендер кат-кат искәртте. Ә бу юлы ананы озак үгетләргә дә туры килмәде – ул гариза язып, опекунлыкны кызына тапшырырга вәгъдә бирде. Сорау туа: ни өчен бу эш алданрак эшләнмәгән соң? Бәлки Мәсәдедә гомер итүче әлеге гаиләгә җаваплы органнар тарафыннан игътибар җитмәгәндер? Өч инвалид яшәгән йортның бүгенге көнгә кадәр социаль хезмәткәр белән тәэмин ителмәве дә гаҗәпләндерә. Баксаң, монысына да Гөлфә апа үзе «гаепле» икән. Ул, күршеләре Нәзлия белән Фәрит Мингалиевларның ярдәменә таянып яшәгәч, һәрвакыт бу хезмәттән баш тартып килгән. Ә бәлки менә шулай Гөлфә апаның йортына килеп сөйләшү оештырылган булса, мәсьәлә уңай чишелеш тапкан булыр иде?

Соңгы тапкыр районның опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре Лотфрахмановлар гаиләсендә ноябрь аенда булган. Киләсе “визит” исә 5 апрельгә планлаштырылган.

— Мин район вәкилләрен участок табибыннан сигнал керү белән чакырдым. Алар болай да апрель ае башында график нигезендә Мәсәдегә киләчәкләрен хәбәр итте — дип, сүзне авыл башлыгы Флүрә МИНҺАҖЕТДИНОВА ялгап җибәде.

Ни өчен сигналга реакция көнендә күрсәтелмәгән? Районның опека һәм попечительлек бүлеге белгече Рузилә ГАЙНАНОВА аңлатканча, авылларга чыгу маршруты планлаштырылып, машина бер атна алдан раслана икән. Монысы инде район җитәкчелегенең бирафлыгын күрсәтә. Авыр гаиләләр белән эшләүче район оешмалары тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында техника белән тәэмин ителергә тиештер, ләбаса!

Өч инвалид яшәгән йортның иминиятләштерелмәгән булу-булмавының да җирлек башлыгы тарафыннан контрольгә алынмавы сәер. Монысы һәр кешенең үз эше дияргә ашыкмагыз. Гаиләнең башкалардан үзенчәлекле булуы авыл башлыгыннан да, башка җаваплы затлардан да аерым игътибар таләп итә. Бу гаилә һәрьяклап, дами ярдәмгә мохтаҗ иде. Ул шундый булып кала да. Бүгенге көндә бигрәк тә.

МИН ЫШАНАМ СИҢА, КЕШЕЛЕК!

Аналы-уллы Лотфрахмановларның йортсыз калуы авыл халкын гына түгел, фаҗига хакында ишеткән бер генә кешене дә битараф калдырмаДЫ. Бүген аларга яшәр урын, кием-салым, матди һәм рухи терәк кирәк. Ярдәм кулы сузарга әзер булучылар бик күп. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова да янгыннан зыян күргән гаиләгә дәүләт тарафыннан матди ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды. Бу юнәлештә дүшәмбедән үк хәрәкәт башларга вәгъдә итте ул.

Авыл халкы үксезләр өчен урамдагы буш торучы берәр йортны күмәк көч белән сатып алырга кирәк дигән фикердә. Авылдашлар гомерләре Мәсәдедә үткән ана белән улны авылдан читкә чыгарып җибәрүгә каршы. Гөлфә апа исә район вәкилләренә, кыенсынып кына, үзенең ихатасына җыйнак кына йорт җиткереп булмасмы дигән фикерен ирештерде.

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

Безнең икебезгә әллә ни олы өй кирәкми. Калган гомеремне үз ишегеалдымда, Феликсымның җаны чыккан нигезгә үткәрер идем. Бәлки ярдәм итүчеләр табылыр. Авырлыкларны бик күп күрдем. Зарланмадым. Түздем. Холай Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәт укып яшәдем. 85 яшькә җиттем, әле үз аякларымда йөрергә тырышам. Үлгән артыннан үлеп кенә китеп булмый – бирелгән гомерне яшисе. Минем бит әле Дилфасым да бар дип, күз яшьләрен кул аркасы белән сөртте Гөлфә апа.

Дөрес, әзер йортны сатып алу да, өр-яңадан йорт торгызу да гаять күп чыгым таләп итә. Сездә күпмедер күзаллау формалаштыру өчен без махсус рәвештә Яр Чаллы шәһәрендә брустан йортлар төзү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр – якташыбыз белән хәбәрләштек. 6х5 метрлы агач йортны тулысынча яшәрлек итеп төзеп бирү якынча 850 мең сумга баса. Һава шартлары уңай торса, мондый йорт атна-ун көн эчендә төзелә. Бәлки тагын да кулайрак, бәлки күпкә очсызрак вариант тәкъдим итүчеләр табылыр! Киңәш бтирүчеләргә рәхмәтле булыр идек! Изге рамазан аенда тәвәкәлләп карыйк әле, җәмәгать!

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

Фаҗига Гөлфә апаны рухи яктан да, матди яктан да сындырган. Бүген ул үз янәшәсендәге якыннарының, гомумән, һәр игелекле бәндәнең ярдәменә мохтаҗ. Ярдәмне, бирүгә караганда, соравы мең тапкыр авыррак. Шуңа күрә Гөлфә Лотфрахманованың кайгысына битараф калмасак иде, хөрмәтле кешелек. Мөселманнар өчен иң изге саналучы ураза аенда бу гамәлебез аеруча саваплы булыр. Сәдакаларыгызны шушы гаиләне йортлы итү максатына юнәлтсәгез иде, миһербанлы дин кардәшләр! Ураза ае тәмамланырга 18 көн вакыт калды. Бәлки күмәк тырышлык белән Лотфрахмановларга июнь аенда үтәчәк Корбан бәйрәмен яңа нигездә каршы алырга насып булыр!

Авыл халкы, бергә килешеп, әлеге ярдәмне җыю өчен Надила Фәүзит кызы исеменә исәп-хисап счеты ачты 2202 2036 0889 3022. Кайсыгызның кулы җылы? Кушылыгыз әле, дус-туганнар!

МӘСӘДЕ АВЫЛЫ ФАҖИГАСЕ: Кайсыгызның кулы җылы - бәйлисе бар йөрәкне!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
ЭХ, БОГАДЫ, БОГАДЫ, БУ ЮЛЫ ДА БУЛМАДЫ…
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Скрипка моңына уралган гомер

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!