ЮГАРЫ ЯХШЫЙ МӘКТӘБЕ: Актаныш районы мәктәпләренә хас булмаган рейтинг нәтиҗәсе, «страдать» итүче балалар, укытылмаган физик культура дәресләре…
18 апрель көнне Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткән җыелышны ата-аналар өчен күрсәтмә “педагогик совет” дип атасак, дөресрәк булыр, мөгаен. Чөнки, Актаныштан килгән делегация составындагы район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза ШАКИРОВА мәктәптә белем алучы балалар контингенты буенча сораулар юк дип белдерде (бүгенге көндә Югары Яхшый мәктәбендә 20 укучы белем ала – АМ). Аның каравы, укыту сыйфатына карата сораулар күп һәм алар шактый җитди. Мисал өчен, 2023 елда әлеге белем бирү учагы, өч еллык нәтиҗәләр буенча, республиканың уку нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр рейтингына “эләккән”. Безнең районга бөтенләй төс булмаган мондый түбән күрсәткечкә район мәгариф идарәсе ничек юл куйган? Билгеле, идарә җитәкчесе моңа аңлатма бирмәде.
Тулысынча укырга: https://t.me/aktanysh_media/1675