Ни өчендер Актаныш районы хакимияте һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирүне парк-скверларга түшәлгән брусчатка араларын чирәм-үләннән чистарттыру дип кабул итә.

19 июнь иртәсендә Актанышның икенче санлы урта мәктәбе җитәкчелеге Җиңү паркында дистәләгән балага, кулларына шпатель тоттырып, патриотик тәрбия “бирде”. Тик менә ата-аналар гына үз балаларына мондый төр тәрбия бирү белән килешмәгән. Зарлы хат эзеннән Актанышның әлеге мәктәбенә юл алдык.

Җәйге мәктәп яны практикасы вакытында укучыларга җәмәгать урынын чистартуны йөкләүне мәктәп директоры Айзат ӘМИРОВ “патриотик тәрбия” дип атады.
— Бу – патриотик тәрбия кысаларында башкарылган эш. Патриотик тәрбия бирү дәрес вакытында, дәрестән соң, өйдә вакытта алып барылырга тиеш бит инде. Һәйкәл тазартканда булса да. Күрә бит инде алар…
— Нәрсәне күрә? Алар бит һәйкәл чистартмый. Җәйге каникул вакытында укучылар шпатель белән брусчатка арасын кырып утыра.

— Шунда барыбер тәрбияви моментлары да бар бит инде. Класс җитәкчеләре шунда. Алар барыбер сорый: нәрсә бу, нигә бу? Укытучылар аңлата бит инде… (Иртәнге йокыларыннан мәҗбүри уянып килеп, коммуналь өлкә хезмәткәрләре башкарырга тиешле эшкә җәлеп ителгән балаларның һәйкәл карарга вакытлары вә теләкләре булуына, гафу итегез, һич кенә дә ышанасы килмәде– АМ).

Мәгълүм булганча, җәйге практика ике төрле була ала: белем бирү программасында каралган һәм каралмаган. Тагын бер мөһим шарт! Укытучы укучыга ниндидер эшне әти-әнисенең язма рөхсәте белән генә һәм бу эш белем бирү программасында каралган булса гына йөкли ала. Анысын да укучылар каникул вакытында түгел, уку вакытында гына башкарга тиеш. Бу хакта РФ Мәгариф турындагы законның 34 маддәсенең дүртенче өлешендә акка кара белән язылган. Һәрхәлдә, Актанышның икенче санлы урта мәктәбе укучыларыннан җәмәгать урынын шпатель белән кырып чистарттыру белем бирү программасына берничек тә кертелә алмый. Мондый эшкә ата-ана да язмача рөхсәт бирмәс иде, мөгаен.Әмма Айзат ӘМИРОВның бу уңайдан үз фикере.

— Ата-аналар балаларын безнең мәктәпкә укырга биргәндә, алардан балага хезмәт һәм патриотик тәрбия бирүгә ризалык алып, имза куйдырабыз. Безнең ата-аналарның берсе дә диярлек баласының хезмәт тәрбиясе алуына каршы түгел, — дип директор әфәнде мәктәп территориясендә, мәктәп эчендә башкарыла торган эшләрне санап китте — Мәктәп территориясен, кабинетларны җыештыру, җәмәгать эшләрендә катнашу. Сабантуй җирләрен җыештыруда да ярдәм сорыйлар бит инде…
— Ә Җиңү паркын җыештыруда, ягъни брусчатка арасын чүп үләннәреннән арындыруда сездән кем ярдәм сорады?
— Бүген сорамадылар. Үзебез. Бу әйбер Рәфига Габитовна (озак еллар әлеге мәктәп белән идарә иткән Рәфига Галиева — АМ) чорыннан ук килә бит инде. Мин генә керткән әйбер түгел. (Әмма укытучылар бу эшне коммуналь хуҗалык кушуын әйтте — АМ).
— Сезнеңчә, мәктәпкә практика үтәргә килгән балаларны брусчатка арасын чистарттыру мәҗбүри эшләтү булып саналмыймы?
— Мин мәҗбүри дип уйламыйм. Дәрестән тыш эшчәнлекнең бер төре дип исәплим. Балаларга патриотик тәрбия кирәк бит инде!
— Ә нигә укытучылар үз үрнәгендә күрсәтми ул патриотик тәрбияне? Нигә алар басып кына тора?
— Укытучылар куркынычсызлык максатыннан саклап тора. Класс җитәкчесе берәү генә, укучылар егерме-егерме биш. Кемдер күзәтеп торырга тиеш бит.
— Җәйге практика белем бирү программасында каралган булса да, ул мәктәп территориясеннән чыгарга тиеш түгел. Бу уңайдан нәрсә диярсез? Бәлки, Актанышның Җиңү паркы мәктәп территориясе булып исәпләнәдер? Бәлки, брусчатка чистарткан өчен укучыларга акча тлүәнәдер?
— Юк, андый әйбер юк. Чиста патриотик тәрбия бирү генә бу. Су буйларын, чишмәләрне чистартабыз без. ОГЭ көнне без бит инде балаларны мәктәпкә кертергә тиеш түгел, алар өйдә дә ята алмыйлар. Класс җитәкчеләренең дә, укытучыларның да эш сәгате бар. Шуңа күрә дәрестән тыш чараның бер өлешен без чистартып, тазартып үткәрәбез. Бу да мәҗбүри эш түгел бит инде.

Мәктәп укучыларының Җиңү паркы территориясендә брусчатка арасын чүп үләннәреннән чистартуда мәктәп җитәкчелегенең бернинди хилафлык күрмәве гаҗәп, җәмәгать! Патриотик тәрбиянең нидән гыйбәрәт булуын белмәве тагын да гаҗәбрәк. Һәрхәлдә, закон күзлегеннән карасак, мәктәп җитәкчелегенең җәйге каникулга озатылган балаларга шпатель тоттырып, җәмәгать урынын җыештырттыруы мәҗбүри хезмәт дип бәяләп була. Өстәвенә, нәкъ шушы төр эшкә әти-әниләрдән язмача рөхсәт алынмаган. Нокта куймыйбыз…
