Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм алар башкарган эшнең мөһимлеге турында сөйли. Президент биргән күп йөкләмәләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлтелә.
Милли бәйрәмебез Сабантуй алдыннан Актаныш районы җитәкчелеге дә укытучыларның «абруен күтәрү» әмәлен тапкан. 1 июньнән рәсми төстә отпускка чыккан педагоглардан җыештыручы ясаган ул. (Хәер, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең һөнәр «алыштырту» практикасы Актаныш районында еллар дәвамында уңышлы кулланылып килә. Хәтерләсәгез, 2021 елда республика педагогларының Актанышта үткән август киңәшмәсен алар брусчатканы кулларына чүпрәк тотып, юып каршы алды). Инде менә бу атнаның дүшәмбесеннән бирле хөрмәтле һөнәр ияләре, кулларына тырма тотып, үзәк Сабантуй үтәчәк мәйданны чистарту белән мәшгуль.
Бүген дә педагоглар шушы территориядә мактаулы хезмәтне башкара. Эшче укытучылар «парады» белән командалык итү вәкаләте Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур ХУҖИНга тапшырылган.Үзе дә шактый еллар педагог булып хезмәт куйган Илнур ХУҖИН Сабантуй мәйданын бәйрәмгә әзерләү барлык оешмаларга да өлешләп бүлеп бирелүен искәртеп үтте.
— Биредә гимназия укытучылары җыештыра, идән юа. Актанышның беренче һәм икенче урта мәктәпләре эшли. Техникумнар буяу белән шөгыльләнә. Балалар бакчалары коллективлары эшләп кайтып китте. Башка оешмалар да эшли.
— Бу оешмалар арасында район җитәкчелеге, башкарма комитет хезмәткәрләре дә бармы соң?
— Әлбәттә бар. Алар иртәгә Сабантуй мәйданына төшәчәк — администрация эшчеләре урындыкларны, трибуналарны юарга билгеләнгән.
— Ягъни, башкарма комитет җитәкчесе дә, аның урынбасарлары да урындык юачакмы?
— Әйе, юачаклар. Аларга шул эш бүленгән.
«Эшчеләр парады» белән җитәкчелек итүче Илнур ХУҖИНның, билгеле, үзен дә бу эшкә өстән билгеләгәннәр.
— Мин авыл советы булгач, монда эшне мин оештырам инде. Кайсы оешмаларны билгеләделәр, мин шулар белән эшлим.
— Ә кем билгеләде?
— Нигә миннән сорыйсыз аны? Үзегез дә беләсез бит инде…
Эш бүленешен җайга салырга дип, арлы-бирле чабучы Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе безнең белән озак сөйләшеп тора алмады. Тырма белән коралланган укытучылар янына ашыкты ул. Зарлы хатлар язып, безне бүген Сабантуй урынына чакырган укытучыларның Илнур әфәнденең бер алдына, бер артына төшеп, эш фронты сорауларына бераз гаҗәпләнеп тә куйдык.
— Безгә эш фронтын күрсәтегез — без эшли торган кешеләр. Әмма аннан соң дирекциягә безнең эшләгәнне әйтерсез. Алайса эшләп торабыз, ә безгә «эшләмәгәнсез» дигән сүз җиткерәләр. Эшләп торып, шундый сүз ишеткәч, кешенең күңеле төшә. Җитәкчеләребез эшләгән кешеләрне яклый белсен иде ул...- дип, үпкәсен белдерде бер мәгариф хезмәткәре.
— Сабантуйга килеп үзегез җыештырган мәйданда бәйрәм карыйсызмы соң?
— Юк инде! Ярый инде, эшлибез. Бу бит инде милли бәйрәмебез, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Елга бер тапкыр табигатьтә селкенеп кайту үзе ни тора! Просто эшчәнлекне күрә белсеннәр иде.
— Күрә беләләрме соң?
— Әйе, менә күргәннәр инде…
Җитәкчеләр дигәннән, Сабантуй мәйданында бер генә мәктәп директоры да, урынбасарлар да күренмәде. Үзләре күренмәгәч, алар хезмәткәрләренең эшчәнлегенә каян чыгып бәя бирсен инде, иптәшләр! Әлеге тигезсезлек моңа кадәр мәгариф системасында хезмәт куйган Илнур ХУҖИНны да борчый булып чыкты.
— Мин җитәкчеләргә моны кат-кат әйтәм. Үзегез дә төшегез әле, сезнең коллектив белән мин җитәкчелек итәргә тиеш түгел бит дим. Мине монда эшкә төшкән оешмаларны барларга бастырып куйдылар. Мин дә кабинетымда гына утырыр идем — гадәтем андый түгел….
Ел саен Сабантуй алдыннан укытучылардан зар белән шыплап тулган хатлар алабыз без. Алар район мәгариф оешмасының һәм район хакимиятенең законсыз эш оештыруларын яхшы белә, әмма үзләренең зары безгә анонимлыкны сорап язган хаттан артмый. Юкса, рәсми төстә отпускка чыккан хезмәткәрләрне бушлай эшкә җәлеп итүчеләрне прокуратура аша җавапка да тартырга була бит. Моның өчен фәкать гариза язу да җитә. Ләкин хөрмәтле педагоглар үз хокукларын яклаудан уттан курыккан кебек курка. «Алай итеп булмый бит инде. Эштән куачаклар!» — дип пышылдаша алар. Ә үз хокукын даулаган, дөреслекне эзләгән хезмәткәрне эштән куарга дигән закон бармы соң ул? Юк, җәмәгать!
Укытучыларны отпуск вакытында бушка эшләтү хакында районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза ШАКИРОВАның фикерен дә ишетәсе килгән иде. Тик әлеге дәрәҗәле вазифаны биләүче зат әллә үзенең җаваплылыгына ниләр кергәнен белми, әллә массакүләм мәгълүмат чаралары белән сөйләшүдән курка, әллә эше тыгыз — һәрхәлдә, ул шалтыратуларга җавап бирми. Ә бит вазифаи зат беренче чиратта үз кул астындагы хезмәткәрләрнең мәнфәгатен кайгыртырга, ягъни җитәкче булгач, җитәкләргә тиеш!
Сабантуй урынында исә эш дәвам итә. Зарларын эчкә йотып, тырмаларын нык тотып, һаман-һаман мактауга, хезмәтләрен хөрмәтләүгә өмет итеп эшли мәгариф хезмәткәрләре. Әмма үз хезмәтегезне үзегез хөрмәт итәргә, үз хокукларыгызны үзегез якларга өйрәнми торып, башкалар тарафыннан хөрмәт булмаячак, хөрмәтле мөгаллимнәр. Язган хатларыгыз белән эш-гамәлләрегез туры килмәгәч, яклау эзләүдән бер файда да булмаячак.
Шулай да ихлас күңелдән бөтен район халкы, Сабантуйга кайтачак кунаклар исеменнән сезнең һәрберегезгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Хезмәтегезне күреп, югары бәяләрләр дигән ышанычта калабыз. Бер укытучы әйткәндәй, быел как ни как «КОММУНАЛЬЩИК» түгел, УКЫТУЧЫ ҺӘМ ОСТАЗ ЕЛЫ бит!