Бүген — Россиянең сәүдә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Быел Актаныш районы әлеге бәйрәмне үзенчәлекле итеп оештырырга карар кылган, күрәсең. Һәрхәлдә, моңа кадәр җәй уртасында фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр тәкъдим иткән продукциядән ярминкә оештырылганы юк иде кебек.

Ярминкә дигәнең генә сүздә булып чыкты. Иртәнге сигез тулып киткәч, ярминкәнең буш мәйданын урап кайттык. Фермер хуҗалыклары өчен тулы бер рәт бүленгән булса да, «Нептун» җәмгыятенең балык сату ноктасыннан башка бер генә нокта да юк иде. Җиләк-җимеш сатучылар да берән-сәрән генә, алары да карбыз-кавын ише җылы як нигъмәтләрен тәкъдим итүчеләр.

Берничә урында бал сатучыларны исәпләмәгәндә, бүгенге ярминкәгә өмет баглаганнарның өметләре, ни кызганыч, акланмады.

Халыкны зурлап дәшкән ярминкә актанышлыларның ихтыяҗын канәгатьләндерерлек түгел иде. Халык сату рәтләренә эре терлек, кош-корт итен, Актаныш маен, суган-сарымсак эзләп килгән булып чыкты. Әмма мондый төр авыл хуҗалыгы продукциясе күренмәде. Итне, көннәр җылы булу сәбәпле, чыгарырга рөхсәт итмәгәннәр икән, диеште аптыраган халык.

Аның каравы кием-салым сату нокталары ярыйсы күп иде. Алары да читтән килүчеләр. Күрше республикадан килгән сәүдәгәрләр үзләре дә халыкның азлыгыннан зарланды. «Юл чыгымнары да капланмый икән бүген», — дип уфтанды алар.

Баксаң, быел Актаныш районы башкарма комитеты Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәргән «Россия сәүдәсе» конкурсының «Иң яхшы ярминкә» номинациясендә җиңүче булып танылган икән. Бу уңайдан Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йорты каршында бүләкләү чарасы да оештырылды. Тик бүләкләнүчеләр өчен сөенүче, аларны алкышларга күмүче тамашачы булмау гына гаҗәпләндерде — мәйдан буп-буш иде.

Бүгенге ярминкә, гафу итегез, кычытмаган җирне кашу кебегрәк тоелды. Ни сатучылар, ни сатып алучылар өчен аның файдасы да шуның кадәр генә булгандыр…
Ә сез, дуслар, ничек уйлыйсыз? Ярминкәгә бардыгызмы? Файдасын алдыгызмы?
