Актаныш муниципаль районы бюджетында килеп чыккан “кыенлыклар” быел Такталачык авылының данлыклы улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык шагыйре, күпсанлы премияләргә лаек якташыбыз Гамил ага АФЗАЛны да “онытып торырга” мәҗбүр итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр ӘНВӘРОВА белән сөйләшкәндә шул аңлашылды. Актаныш районы бюджеты саллы чыгымнар таләп итүче башка чарараларны үткәрергә җитсә дә, ни өчендер үзебезнең Гамил АФЗАЛны искә алырга казна кесәсе «такырайган». Югыйсә, эзгә салынган фестивальне үткәрү миллионнар таләп итмәс иде. Акчасызлыкка сылтап, Актаныш районы бөек шәхесебез исемендәге «Яшьләр каләме» Республикакүләм фестивальне онлайн форматта үткәрде. Анысы да күз буяу өчен генә булды кебек – фестивальдә катнашучылар, фестиваль җиңүчеләренең исемлеген каян гына эзләсәк тә – таба алмадык.
Шул рәвешле, Актаныш җирлегеннән чыккан, үткен телле, сатирик язучыбызның иҗатына олы хөрмәт йөзеннән, аның якты истәлеген мәңгеләштерү, яшь буынны әдәбият–сәнгатькә тарту максатыннан 2010 елда булдырылган фестивальнең кыйммәтен югалтуга Актаныш районы җитәкчелеге беренче адымын ясады. Булдырганны бетерү бик җиңел…
Гомумән, быелгы фестиваль нигезләмәсендә аның онлайн форматта үтәчәге хакында бер генә сүз дә юк. Киресенчә, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар ЗАРИПОВ раслаган нигезләмәдә фестиваль җиңүчеләренә — диплом һәм истәлек бүләкләре, катнашучыларга рәхмәт хатлары 17 май көнне тапшырылачагы акка кара белән язылган. Чөнки моңа кадәр шулай булды. Актаныш районында май ае дистә елдан артык Гамил АФЗАЛ исеме белән бәйле иде. Дәрәҗәле фетиваль бик күп яшь каләм тибрәтүчеләргә канат куйды. Үзебезнекеләр дип горурланып әйтерлек Ленар ШӘЕХ, Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА кебек шагыйрьләр үстерергә мөмкинлек бирде.
Гамил АФЗАЛ фестиваленең район белән Энгель ФӘТТАХОВ җитәкчелек иткән чорда булдырылуын да ассызыклап үтү мөһим. Һәм ул әлеге фестивальне, чын мәгънәсендә, Актанышның әдәби брендына әверелдерүгә иреште. Тик менә быел әлеге бренд Актаныш районының мәдәни чаралары рәтендә үзенең лаеклы урынын таба алмады. Кызганыч…
Быелгы Гамил АФЗАЛ исемендәге “Яшьләр каләме” республикакүләм иҗат фетивален үткәрү турындагы нигезләмәгә кире кайтсак, аның бүләкләү өлешендә «Гамил АФЗАЛ премиясен тапшыру» дигән өлеш тә бар. Әмма район мәдәният йортында зурлап оештырылырга тиеш булып та, интернет киңлекләрендә “югалган” фетивальдә бу премия тапшырылмый калды. Юкса, Татарстан язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районы хакимияте гамәлгә куйган әлеге премиянең татар дөньясы өчен әһәмияте гаять зур. Ул гамәлгә куелганнан бирле (2011 ел) юмор һәм сатира өлкәсендә иң үткен, яхшы дип табылган матур әдәбят әсәрләре авторлары әлеге премиягә ия булып килде. Премия ияләре унбер. Шуларның бишесе – Актаныш районында туып үскән каләм ияләре.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр ӘНВӘРОВА Гамил АФЗАЛ премиясен тапшыру чарасының дүртенче кварталга күчерелүен әйтте. Ул вакытка район бюджетындагы кыенлыклар чишелеш табар, мөгаен. Чөнки Дилбәр ӘНВӘРОВА аңлатуынча, октябрь аенда Актаныш районы якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. АФЗАЛ премиясе лауреаты Данил САЛИХОВның 65 яшьлек олуг юбилеен үткәрергә карар кылган. Г.АФЗАЛ премиясен нәкъ шушы чарада тапшыру күздә тотыла. Кызык, Г. АФЗАЛ исемендәге фетивальдә тапшырылырга премиянең башка каләм иясе юбилеенда тапшыруның мәгънәсе нидә икән? Энгель ФӘТТАХОВ тырышлыгы белән булдырылган әдәби брендны бетерү максатында түгелдер дип ышанасы килә.
Быел Актаныш районы бюджеты “күтәрә алмаган” фестивальгә кагылышлы сорауларны без фестивальне оештыру комитеты составына кертелгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза ШАКИРОВАга, Актаныш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ ӘХМӘДИДИШИНАга язмача юлладык. Әмма әлеге вазифаи затлар рәсми теркәлгән “Актаныш медиа” электрон массакүләм-мәгълүмат чарасы корреспондентына җавап бирүне кирәк дип тапмады, күрәсең. Хәер, бәлки район башлыгы шәхсән раслаган нигезләмәсе була торып та, үтми калган чара буенча җавап биреп тә булмыйдыр ул. Сорау туа: ни өчен Актаныш районы җитәкчелек составы район башлыгы Ленар ЗАРИПОВ имзалаган нигезләмәне тиешенчә үтәми? Район башлыгына буйсынмаумы бу, әллә башбаштаклыкмы? Һәрхәлдә, Актаныш районы җитәкчелегенең дистә елдан артык тарихка ия Г. АФЗАЛ фестивален бюджеттагы “кыенлыкларга” аркаланып үткәрми калырга хакы юк. Гамил АФЗАЛ – безнең районның Тукае. Быелгы фестивальгә кагылышлы хаталарны төзәтергә кирәк, хөрмәтле җитәкчеләр. Бөек шәхесләрне тиешле дәрәҗәдә искә алмау — тарихсыз калуга бер адым ул!