Актаныш авылында Мөхтәр Мутин исемендәге урамның барлыкка килүенә утыз елдан артык вакыт үткән. Әмма шул еллар эчендә район җитәкчелеге татарның бөек трагик актеры исемендәге урам юлларына каты өслек, ягъни асфальт түшәтә алмаган. Дөресрәге, кирәксенмәгән, күрәсең. Чөнки бүгенге көндә Актанышның 57 бистәсендә төзелгән өр-яңа урамнарга да әкренләп каты өслекле юл түшәлеп килә, Актаныш үзәгендәге юллар яңартыла, ә 1992 елда ук нигез салынган Мутин урамына чират һаман килеп җитә алмый. Биредә яшәүчеләр район җитәкчелегенең бу гамәлен хәзер инде халыктан көлү дип кабул итә.
Мисал өчен, аңа параллель урнашкан күрше Төньяк урамындагы бер дигән асфальтка “тузган” дигән тамга сугып, узган айда иске асфальт өстенә өр-яңа таш өслек җәеп куйганнар. Бөтен төр технологияләрне саклап, икешәр кат итеп, мутинлылар әйткәнчә, “байларча” салынган ул, чөнки район җитәкчелеге болай да таш өслекле Төньяк урамын, ниндидер “серле” ысуллар белән, 2023 елда тагын “юлларны асфальт белән түшәү” дәүләт программасына кертүгә ирешкән.
Быелгы җәйдә Мутин урамы башындагы Сәйдәшев урамына да юл фонды хисабыннан ялт иткән асфальт түшәп куйганнар. Җитмәсә, Сәйдәшев урамына каты өслек җәйгәндә, йөк машиналарының маршруты ни өчендер нәкъ менә Мутин урамы аша үткән. Мутинлылар күрше урамда яшәүче авылдашларының сөенечен “уртаклашсын” дигәннәрдер, мөгаен.
Хәер, күрше-тирә урам юлларын яңартканда, Мутин урамында яшәүчеләргә да “өлеш” чыгарган җитәкчелек. Өлешнең дә ниндие әле! Юл салуда моңа кадәр күрелмәгән нанотехнологияне Актаныш нәкъ менә Мутин урамында “сынап карарга” булган. 2015 елда урам юлына ЩПС программасы буенча түшәлгән каты таш (щебень) өстенә быел ярты-йорты итеп ком түшәп куйганнар. Янәсе, шул рәвешле урамдагы чокыр-чакырны ямаштырганнар. Урамдагы ак ташны аннан-моннан ком белән каплап киткәч, Мутин урамында яшәүчеләр үзләренең тагын асфальтсыз калганнарына төшенгән дә инде.
Таш өстенә ком салу дип аталган өр-яңа технологияне Актанышта кайсы җитәкче уйлап тапкан соң? Әлбәттә, мондый “мактаулы” эшкә хуҗа табылмады. Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур ХУҖИН Мутин урамына асфальт урынына ком түшәү “нечкәлекләрен” белешү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан ГАРИПОВка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.
— Мин Актаныш авылында үзара салым акчаларына башкарылган эшләргә генә җавап бирәм, — дип тә өстәде Актаныш авылы “хуҗасы”. Үтә дә җаваплы вазифаны биләүче затның үтә дә хаталы фикер йөртүенә ачык мисал иде бу, җәмәгать!
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан ГАРИПОВның да Мутин урамына ком җәйдерүгә бер катнашы да юк икән.
— Мутин урамына мин ком җәйдермәдем. Актаныш урамнарының торышы авыл башкарма комитеты җаваплылыгында. Төньяк урамына асфальт түшәү исә программа нигезендә башкарылды. Искесе җимерелеп беткән иде бит инде. Мутин урамына да асфальт җәюне күз уңында тотабыз. Быел булмый инде, бәлки киләсе еллларга – әйтеп булмый. Планнар формалашып кына бара әле, план чыккач, әйтербез, — дип, киләчәккә өмет “уятып” куйды Руслан ГАРИПОВ.
Мутин урамындагы ак таш өстенә ком салдыру Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур ХУҖИН күрсәтмәсе буенча башкарылуын “Коммунсервис” муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Риназ ШӘРИПОВ раслады. Баксаң, урам халкы юлларның начар булуы хакында дәүләт хезмәтләре порталындагы “Халык контроле”нә язган булган икән. Шул рәвешле актанышлылар халыкның турыдан-туры мөрәҗәгатенә еллар буе битараф булган район җитәкчелегенә үз зарын “Халык контроле” аша җиткерүгә ирешкән. Димәк, Мутин урамына бер файдасызга ком түшәү – фәкать “Халык контроле”ннән котылу өчен эшләнгән. Мутин урамында яшәүчеләрнең зары хәтта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына да барып җиткән. Халык мөрәҗәгатенә ведомство җавабын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез: “Быел асфальт салырга финанс юк, шуңа күрә юлны норматив хәлгә китерү өчен Мутин урамына ком-гравий катнашмасы (ПГС) түшәлде”.
Мутин урамында яшәүчеләрнең исә урамнарга “сайлап кына” асфальт салуга үз фаразлары. “Төньяк урамында район Советы депутатлары, байлар яшәгәч, аларга гел яңа юл ясап торалар. Хәзер аларның урамында асфальт калынлыгы 50 сантиметрга җитте инде», — дип уфтана мутинлылар. Мутин урамы халкы асфальт юл сорый башлаганнан бирле, өч район башлыгы алышынган. Бер башлык башлаган эшне икенчесе дәвам итеп, ахыргача башкарып чыга алмаган – халыкка шунысы “обидно” аның. Тагын “глава” алышынса, тагын асфальтсыз калудан курка алар.
2015 елда, район белән Фаил КАМАЕВ җитәкчелек иткәндә, 360 метрлы Мутин урамына таш җәелә. Анысы да халык җыелышта тавыш күтәргәч кенә. Ниһаять, безнең урамга да чират җитә, дип сөенгән халыкның сөенече генә озакка бармый. Урамга салынган ак ташның зыяны, файдасына карый, күбрәк булып чыга. Урам ак тузанга бата. Халыкның иркенләп тәрәзә ачу, урамга кер элү, гомумән, үпкә тутырып һава сулау мөмкинлеге дә калмый. Тик Мутин урамында яшәүчеләрнең зары, әйтерсең, шул таш астында кала – аларны җиде ел дәвамында ишетүче булмый.
2019 елда, район белән Энгель ФӘТТАХОВ җитәкчелек иткәндә, Мутин урамында яшәүчеләр, асфальт юл сорап, район башлыгына коллектив мөрәҗәгать белән чыга.
“2019-2020 елларда юл эшләре программасында Сезнең урамга асфальт җәю каралмаган, чөнки бүгенге көндә Актаныш районы үзәгендә каты өслек белән эшләнелмәгән урамнар бик күп” дип язылган һәм район башлыгы тарафыннан имзалаган җавап хаты дүрт ел сабыр гына асфальт көткән, таш тузаны сулап яшәргә мәҗбүр булган урам кешеләренең ышанычын юкка чыгара. 360 метр озынлыктагы Мутин урамына асфальт җәю каралмаса да, Энгель ФӘТТАХОВ район башлыгы булып хезмәт куйган чорда аның туган авылы Чишмәгә кадәр Иске Әлем авылы аша, басу уртасыннан, бөтен технологияләр сакланып, өр-яңа асфальт юл салына. Ә ул район өчен «үтә дә кирәкле һәм көтеп алынган» юл, җәмәгать! Чөнки ФӘТТАХОВ иптәшнең Чишмә авылы белән Актаныш арасында йомырка тәгәрәтерлек асфальт юлдан җилдергәндә дәүләт биргән «Фольксваген туарег» машинасы ватылмау һәм Энгель әфәнденең туган авылына ара якынаю районыбыз өчен дә зур «куаныч», ләбаса! Әмма шул сәбәпле, каты өслекле юлга мохтаҗ авыллар, урамнар мондый бәхеттән мәхрүм калды-монысы ФӘТТАХОВ иптәш намусында.
Хәер, бу аерым тема. Һәм без, озакка сузмый гына журналист тикшерүе үткәреп, хокук органнары белән берлектә, әлеге мәсьәләне ныклап өйрәнергә уйлыйбыз.
Күргәнегезчә, Актаныш авылының Мутин урамы юлына таш өстеннән ком салу проблеманы хәл итмәгән. Бу уңайдан ВК социаль челтәренең бер төркемендә халыкның кызып-кызып фикер алышуына да тап булдык. Халык ризасызлык белдерә – җитәкчеләр, гадәттәгечә, ишетмәмешкә салыша. Нәкъ актанышча – бездә берни дә үзгәрми. Берәүләр дистә еллар буе тилмереп таш юл көткәндә, икенчеләр асфальт өстенә асфальт салдыра. Бүген-иртәгә генә Мутин урамында яшәүчеләрнең асфальт юлга тиенәселәре юк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан ГАРИПОВның » планнар формалашып кына килә» дигән сүзләре дә ялган, чөнки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратыннан актанышлыларны борчыган сорауга ап-ачык итеп язмача җавап юлланган. «Хөрмәтле гариза бирүче, тирән гафу үтенәбез. Бу адрес буенча асфальт салу өчен акча каралмаган. Асфальт-бетон япма салу планы 2026 ел ахырына кадәр язылган, һәм кызганычка каршы, юлның әлеге участогы аңа кертелмәгән» — диелгән анда.
Аңлашылганча,Мутин урамында яшәүчеләрне таш юлдан йөртергә районның акчасы да, теләге дә юк. Шулай да сезнең хәлләрне Татарстан Рәисе Рөстәм МИҢНЕХАНОВка язып юллыйк әле – ул да белеп торсын.
ЛИРИК ЧИГЕНЕШ: Әллә соң урам исемегез дөрес сайланмаганмы, хөрмәтле Мутин урамында яшәүчеләр? Бер хәрефне үзгәртсәң, Путин урамында яши башларга мөмкинлегегез бар бит сезнең. Путин исемен йөрткән урамны таш өстеннән ком салып кына “җайлап” булмас иде, мөгаен!