Кайвакыт гади бер очраклылык адәм баласының язмышын бөтенләй башка юнәлешкә борып җибәрергә мөмкин. Тик еллар үткәч кенә, томышта бер нәрсәнең дә очраклы булмавын аңлыйсың. Димәк, язмышның сиңа карата үз планнары булган…
СӘНГАТЬКӘ ГАШЫЙК НӘСЕЛ
Язмабыз герое Камил Батырхан улы Фәйрушин да 17 яшендә, хыял тулы чемоданын тотып, ак пароходка утырып Казан каласына – югары белем алырга киткәндә, санаулы еллардан туган авылына бөтенләйгә кайтып, әтисе нигезендә үз оясын корасын, 36 елга сузылачак хезмәт юлының фәкать Такталачык белән бәйле булачагын, билгеле, күз алдына да китермәгән. Шулай да, читтән эзләгән бәхетне кендек каны тамган туган җирендә тапкан ул. Кечкенәдән юлдаш итеп сайлаган скрипка моңына да гомере буе тугрылык саклаган Фәйрушиннарның төпчеге. Хәер, аларның нәселендә сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк булмаган кеше юк та бугай. Әнәс Фәйрушин – атказанган мәдәният хезмәткәре. Яр Чаллы шәһәрендә 27 ел музыка мәктәбен җитәкләгән якташыбызның Казан, Минзәлә педагогия училищеларында да мәдәни эзе бар. Бүген дә актив мәдәни тормыш алып бара ул. Яр Чаллы татар драма театрында хормейстр булып хезмәт куя, зур танылу алган “Ярангөл” ансамблен җитәкли. Әнә бит, бертуган абыйсы Зөфәкнең ике оныгы Алинә белән Адилә, консерватория тәмамлап, бүген Франциядә профессиональ дәрәҗәдә иҗат белән шөгыльләнә. Берсе – скрипкачы, икенчесе – пианиначы. Тамырлары буйлап татар каны аккан Казан кызлары бүген чит ил мәдәнияте аренасында йолдыз булып балкый. Фәйрушиннарның ун буынга кадәр сузылган нәсел чылбыры әнә шулай чит илләргә барып тоташа!
ТАКТАЛАЧЫКТА БЕРЛИННАН КАЙТКАН СКРИПКА МОҢЛАНА
Такталачык авылында Камил абый Фәйрушин яшәгән йортның диварларына ук скрипка моңы сеңгән төсле тоелды. Биредә уен кораллары патшабикәсе булып танылган скрипка алтмыш елдан артык моңлана. Йорт хуҗасының күңел халәтенә ияреп, моң сызыла: елатырга, җырлатырга, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле икән лә ул серле скрипка…
Скрипка моңы белән әсәрләнеп, Камил абыйның яланаяклы балачагына кайтабыз. Рәбига белән Батырхан Фәйрушиннар гаиләсе бәхетен түгәрәкләп, төпчек бала булып дөньяга аваз сала ул. Флүс, Зөфәк, Дилара, Дилбәр, Әнәс, Шамил, Камил – бер ояда җиде бала тәгәрәшеп үсәләр. Бертуганнарның бары – бергә, югы уртак була. Киләчәктә Камил абыйның күңелендә музыка сәнгатенә мәхәббәт уятачак, алай гына да түгел, авыл баласының төшенә дә кермәгән скрипкада оста итеп уйнарга өйрәнергә тәүге адым булачак мандолинаны да алар уртак акчага сатып ала.
— Без бәләкәй чакта, кышка кергәндә авыл өйләрендә тәрәзәләрне ике катлыйлар иде. Шул тәрәзә арасына без кыш буе тиен акчаларны тутырабыз. Язга чыккач Әнәс абый, ике тәрәзә арасында бер мандолиналык акча җыелган бит, диде. Аскы Актанышка җәяүләп төшеп, мандолина алып кайттык…
Бүген Камил абый еракта калган балачак хатирәләрен яңарта. Өч бертуган малай, бер-берсеннән күреп, үҗәтләнеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Соңрак исә Фәйрушиннар йортына аңа алмашка скрипка дигән гаять серле уен коралы килеп керә. Скрипканың да ниндие әле – Антонио Страдивари скрипкасының чып-чын күчерелмәсе! Рәбига апаның бертуган энесе — Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлыклары өчен ике Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән Әбелмәних абый әлеге скрипканы Түбән Гәрәйгә Берлинның үзеннән җиңү ядкәре итеп алып кайта. Рәбига апа аны 1956 елда, бакыйлыкка күчкән энесенең төсе итеп, Такталачыкка — Фәйрушиннар нигезенә алып кайта.
Мандолина кылларын чиртергә тәмам остарып килгән уллары скрипкада да уйнарга өйрәнер дигән өмете аклана ананың. Симфоник оркестрның “йөрәге” булган кыллы уен коралында авыл малайлары үзлектән(!!!) уйнарга өйрәнә. Гаҗәеп хәл: Берлин шәһәренең кайсыдыр бер иске подвалыннан (бәлки рестораныннандыр) табылып, татар егетенең кулына килеп эләккән скрипка үзенең онытылып барган аһәңле моңын, шактый еллар үткәч, нәкъ менә татар сәнгатенә, татар мәдәниятенә күренекле, бөек шәхесләр биргән Такталачык авылында сызып җибәрә. Очраклылыкмы бу?
Әллә әниләре Рәбиганың тальянда өздереп уйнавы, әллә әтиләре Батырханның җыр-моңга гашыйклыгы, әллә Берлиннан кайткан серле скрипканың сихри көче тәэсир итә – Фәйрушиннар халык телендә “каз муен” дип йөртелгән әлеге уен коралында үзлектән нота аша түгел, музыкаль ишетү (слух) аша өйрәнә. Скрипканың күчерелмә икәнен дә очраклы гына белеп ала алар. Ул елларда Такталачык мәктәбенең немец теле укытучысы Лира апа скрипка эченә беркетелгән язуны тәрҗемә итеп бирә – Берлиннан алып кайтылган трофей кыллы музыка уен кораллары ясау мастеры, итальян Антонио Страдивари скрипкасының күчерелмәсе булып чыга. Бүгенге көндә тарихи уен коралы Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе музеенда саклана.
Аңа алмашка килгән икенче скрипканың да үз тарихы: институтта укыган чорда Камил абый аны профсоюз комитеты биргән акчага Бауман урамыннан сатып ала һәм менә илле елдан артык әлеге скрипка төп нигездә әкрен генә көй сыза. Ярты гасыр дәвамында асыл нәселнең кайгы-шатлыкларын уртаклашкан уен коралы моңында барысы да чагылыш тапкан: әнә, Фәйрушиннарның төпчеге Камил Олимән кызы Дәнфирәне килен итеп төшерә.. Тссс, өйдә бәби йоклый… Күр, ике нәни кызчык әле генә тәпи киткән иде, бүген инде үзләре бәби үстерә… Чү, әниләрен озаталар…
ЧИТ ҖИРДӘ СОЛТАН БУЛГАНЧЫ, ҮЗ ИЛЕҢДӘ ОЛТАН БУЛ!
…Гомер дигәнең туктап тормый – ага да ага. Барысын да күңел сандыгына туплап барган хәтер генә, әйтерсең, гомер агышы белән исәпләшергә теләми — кайта-кайта үткәннәрне барлый ул. Әнә бит, югары белемле инженер-механик Камил Фәйрушинны кабат яшьлек сукмагына кайтарды хәтер.
… Институт тәмамлап кайткан егет, үз һөнәре буенча эшкә урнашыр өчен, Яр Чаллы шәһәренә юл тотарга әзерләнә. Кала сала ише генә булмас! Кызык, Батырхан абыйның төпчеге, берәр яхшы костюм алырга дип, Актаныштагы «Универмаг» кибетенә барган җиреннән ул чактагы район мәгариф идарәсе җитәкчесе Әхсән Шакировны очратмаган булса, тормыш юлы аны кай тарафка илткән булыр иде икән? Районда профессиональ шоферлар әзерләү үзәге ачу мәшәкатьләре белән йөргән Әхсән ага яшь белгечне Такталачык урта мәктәбенә — автодело курсларын җитәкләргә чакыра. Әлеге урынга нәкъ менә инженер-механик белгечлеге буенча укыган кеше таләп ителә. Камил абый хөрмәтле затның тәкъдименә каршы килә алмый. “Бәхетле чебен ат койрыгына ябышып булса да шәһәргә китәргә тиеш”, — дип йөргән Камил абый менә шулай, үзе дә сизмәстән, авылда кала һәм егет-кызларга машина йөртү серләрен өйрәтә башлый. 13 елга сузылган осталык һәм тәҗрибә дәресләре… Әйтүе генә ансат, сүз бит “В” категорияле машина йөртүчеләрне әзерләү хакында гына бармый. Шушы вакыт эчендә 500 кеше профессиональ шофер таныклыгы ала.
Укыту системасына җаны-тәне белән “чумган” Камил абый, әлеге курс бетерелгәч тә, мәктәптән китми. Башта сызым, рәсем дәресләре укыта, аннан инде 8 ел дәвамында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкара, 2000 елда Такталачык урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Җаваплы вазифада 11 ел лаеклы хезмәт куя ул. Хезмәтен югары бәялиләр Батырхан улының: белеме буенча инженер-механик Камил Фәйрушин озак елларга сузылган зур хезмәте өчен атказанган укытучы дигән мактаулы исемгә ия була. Сүз уңаеннан, җиде бертуганның олы абыйлары Флүс Фәйрушин шулай ук хезмәте белән хөрмәтле асыл зат — атказанган механизатор.
Такталачык мәктәбенә химия-биология фәннәрен укытырга җибәрелгән яшь белгеч Дәнфирә белән 1977 елда гаилә кора Камил абый. Көчле химик, оста биолог Дәнфирә Нәгыймова Такталачык урта мәктәбе укучыларына төпле белем һәм тәрбия биргән мөгаллимә, авылдашлары күңелендә зур хөрмәткә лаек шәхес буларак саклана. Аның укучылары олимпиадаларда югары уңышлар яулый. Күпләр өчен гаять авыр саналган химия фәненә чын мәхәббәт тәрбияләүгә ирешә ул.
Ике кыз тәрбияләп үстерә. Фәйрушиннар. Гаилә башлыгы Ләйсән белән Ләйлә күңеленә дә үзендә шытым биргән моң орлыкларын сала. Актаныш сәнгать мәктәбендә Резеда Шәйдуллина җитәкчелегендә музыкаль белем ала алар. Кызлары өчен Яр Чаллыдан пианино да кайтарта гаилә. Диварлар пианино моңын да отып ала ул чакта. Ә “химияле-скрипкалы” йортның икенче бүлмәсендә Дәнфирә апа йөрәк пәраләренә химия серләрен төшендерә һәм ялгышмый. Ике кыз да Казанның химия –технология институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Бүген алар үз һөнәрләренә тугрылык саклап, шул юнәлештә хезмәт куя.
КАЙДА СОҢ СЕЗ, КУПШЫ ӨЯНКЕЛӘР?
Бүгенге көндә Камил Фәйрушин бертуганнары, кыз-кияүләре, оныклары, якыннары өчен газиз булган төп йортта гомер кичерә. Җиде бертуганның йөрәк җылысын саклаучы йорт диварларын Шамил абый ясаган картиналар бизи. Хәер, рәссам пумаласы белән язылган тарих алары да.
Гомере буе күңеле түрендә сакланган туган авылына карата олуг мәхәббәтен, әти-әнисенә тирән хөрмәтен Шамил Фәйрушин 2003 елда үзенчәлекле сурәт итеп язган. Картинада — Такталачык белән Уразай арасындагы элекке юл. Кайчандыр шушы юлны салуда, агачларны утыруда катнашкан кешеләр арасында Рәбига апа да булган – шуның белән кадерле дә инде Фәйрушиннарга ике авыл арасындагы озын юл.
Бер якта бердәм булып үскән өянкеләрне саныйм…. Ныгып, күтәрелеп киткәннәре төгәл җидәү – нәкъ Батырхан абыйның ул-кызлары санында. Үсми калган икесе читтәрәк –алары, бу җиһанга туып та, яшәп китә алмаган тагын ике карендәш…
Белеме буенча инженер-төзүче Шамил абыйның әлеге сурәте Дилбәр апаны шигырь язарга рухландырса, Әнәс абый күңелдән ургып чыккан шигырь юлларына көй иҗат иткән. Насыйп итсә, Фәйрушиннарның – хәзер инде дүрт өянкенең — “Өянкеле юл” җырын, авылдашлары да ишетми калмас…
… Картайганнар инде өянкеләр,
Кайсы ауган, кайсы киселгән…
Әнкәйләрнең йөргән юллары да
Хәтфә үләннәргә күмелгән…
Кайда соң сез купшы өянкеләр,
Кайда калды яшьлек еллары…
Сагындыра гомер узган саен
Шаулы өянкеле юллары…(җырдан өзек)
Вакыт-вакыт кулына скрипкасын алып, моңланып утырырга ярата Камил абый. Авылдагы бердәнбер скрипкачыны мәдәни чараларга да еш чакыралар. Күптән түгел ветераннар арасында үткән «Балкыш» фестивале кысаларында Яр Чаллы, Казан тамашачылары алдында да чыгыш ясады ул.
“Скрипкада бер көн уйнамый торсам, үзем сизәм. Ике көн уйнамасам – коллегаларым, өч көн уйнамасам, тамашачылар сизә”, — дип елмая язмабыз герое. Колакта исә шактый вакыт скрипка моңы ишетелеп торгандай тоела. Әнә бит, җиде бертуган тәгәрәп үскән йорт нигезендә әкрен генә ялгыз скрипка моңлана. Камил абый уйный! “Серле күзләр”не уйный сихри скрипка хуҗасы.
“…Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю, ярсуын….”
Лилия БӘХТИЕВА