Кирәк булган халкына ул –
Яшәр өчен юл ачып.
Юкса, туган йорт нигезе
Такта гына алачык.
(Галимҗан Гыйльманов)
11 ноябрь көнне Такталачык авылында якташыбыз, шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар ШӘЕХ белән очрашу үтте. “Яшем дә бар, яшьлегем дә бар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә Ленар ШӘЕХнең күпкырлы иҗатына багышланган иде. Бу көнне татар дөньясына бик күп күренекле шәхесләр биргән Такталачык авылы Гамил Афзал, Мөхтәр Мутиннар буынының Ленар Шәех исеме белән дәвам итәчәген янә бер тапкыр раслады.
Такталачык авылында туып-үскән Ленар ШӘЕХ әдәбият дөньясына тыйнак адымнар белән генә килеп керсә дә, ул үз исемен үзе булдырып, аны татар милләтенә хезмәт итү бәрабәренә бөтен Татарстанга таныткан бөек шәхесләребезнең берсе. Чараның дәрәҗәле кунагы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов әлеге очрашуны бик олы язмышны барлау дип бәяләде һәм Такталачык “малаен” хәзерге буынның лидеры дип атады.
— Гүя бөтен мәдәни башкала бүген Такталачык авылына күчкән. Бүген бик олы язмышны барлыйбыз, бик матур исемне кабатлыйбыз. Ленар Шәехнең булуы әдәбиятыбызны бизәп җибәрде. Һәр буынның үзенең бер лидеры була. Ленар Шәех үз артыннан әдәби бер буын калдырачак шәхес. Бу – тарихи факт. Менә шушы Такталачак малае үз буынының лидеры. Шуңа күрә “Ленар Шәех буыны” дип әйтелә дә ул. Бу – бик мәртәбәле, шул ук вакытта бик җаваплы эш. Ленар бу җаваплылыкны тоя. Гүя шуның өчен генә дә аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррите итеп куйганнар, чөнки ул бөтен матур әдәбият әсәрләрен гамәлгә ашыручы, китап итеп бастырып чыгаручы кешеләрнең берсе. Ягъни бүгенге матур әдәбият дөньясын тудырып торучы кеше ул. Такталачык халкына мөрәҗәгать итеп әйтәм: сез татар әдәбиятына бик зур кеше биргәнсез. Рәхмәт сезгә шуның өчен! Бөтен бөеклек гади генә татар авылыннан башлана. Ленар Шәех – ул сезнеке, әмма Ленар Шәех – ул безнеке дә! Татарстанныкы, әдәбиятныкы, татарныкы, ул хәзер бөтен дөньяныкы, — дип, Галимҗан Гыйльман, остаз буларак, үз шәкертенең иҗатына, эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Чыннан да, күренекле якташыбыз бүген татарның милли йөзен саклап калуда, аны киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә саллы хезмәт башкара. Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөхәммәт Мирза билгеләп үткәнчә, балалар өчен язу – иң авыр иҗат ул. Балачак турында, балачакны сагыну турында язучылар күп, ләкин балалар телендә сөйләшү, өстәвенә, балаларның хис-кичерешен шигырь юллары аша җиткерүчеләр сирәк. Иҗат юлына илтүче тәүге адымнарын Такталачык авылында ясаган якташыбыз бүген инде әдәбияттә генә түгел, иҗтимагый киңлекләрдә дә танылу алган шәхес. Ленар Шәех татар классикларының китапларын бүгенге көн таләпләренә туры китереп төзеп, дөньяга чыгаруда күп көч куя. Ул – биш китаптан торган “Балачак энциклопедиясе”н төзүчеләрнең берсе (Талия Шакирова белән берлектә), шулай ук рус, немец, башкорт, кыргыз, якут һ.б. телләрдән шигъри тәрҗемәләр һәм китаплар авторы. Татарстан китап нәшриятында дөнья күреп килгән “Татар прозасы” һәм “Төрки әдәбият” серияләренең проект җитәкчесе. Аның шигырьләре Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендә басылган шигъри антологияләргә кертелгән.
Кеше никадәр бөек булса, шулкадәр гади була. Әлеге сүзләр Ленар Шәехкә атап әйтелгән диярсең. Чара барышында авылдашлары каршына да Ленар Шәех самими балачагындагы оялчан адымнар белән күтәрелгәндәй тоелды. Сүзне дә зал тутырып килгән авылдашларына, якыннарына, укытучыларына, мәктәп укучыларына адресланган рәхмәт сүзләреннән башлады ул. Ленар Шәех залда утыручыларга күңел түрендә йөрткән хис-кичерешләрен, милләт язмышы турындагы уйлануларын, бүгенге вәзгыятькә карата фикерләрен җиткерде. Беренче карашка гади генә тоелган сүзләрнең һәрберсенә тирән мәгънә салынган иде.
— Татар телен укыту бүгенге көндә проблема дисәк тә була, шәһәр мәктәпләрендә бигрәк тә. Безгә дистә еллар буена “тел гаиләдә саклана” дип әйтеп килделәр, әмма бу дөрес әйбер түгел. Чөнки гаиләдә сөйләм телен генә үзләштерергә мөмкин. Ә телне камил дәрәҗә белү өчен тәрбиясе дә, балалар бакчасы да, мәктәп тә кирәк. Балалар бакчасы белән мәктәпне милли итеп саклый алсак, балаларыбыз татар телен саклаячак. Безне төп борчыган әйбер – тел югалу, тәрбия югалу. Ләкин бүгенге көндә дөньяда барган вәзгыять белән чагыштырганда, бу мәсьәләләр, чыннан да, кечерәеп калды. Хәзер иң мөһиме –сугышлар булмау! Кич ятканда шушы уйлар белән ятасың, таң аткач шул уй белән уянасың. Татар халкы, ничектер, сабыр бит инде ул, сабыр итәбез, түзәбез, сер бирмәскә тырышабыз. Ләкин күңелебез тулы борчу, күңелебез тулы сагыш, күңелебез тулы яшь. Төп теләк – дөньялар җайланып китсен! Бергә-бергә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәсәк, бер йөз елдан соң татар булып сакланып калсак, бу безнең өчен зур җиңү булачак. Татар теле – ул чиксез дәрья кебек. Минем өчен үз телемнән дә яхшы тел, үз телемнән дә камил тел юк. Мин татар булып тууым белән горурланам! — Якташыбызның әлеге сүзләрен тамашачы көчле алкышларга төрде.
Баксаң, Ленар Шәехнең әнисе Лениза ханым үзе дә шигырьләр иҗат итә икән. Димәк, әдәбият дәрьясына киң колач салып юл алган Ленарның чишмә башы аның әнисенә барып тоташа. Ә иҗатының кайнарлыгы, мөгаен, Гамил Афзал белән Мөхтәр Мутиннандыр…
Гомумән, 11 ноябрь көнне Такталачык мәдәният йорты тарихи очрашулар мәйданын хәтерләтте. Бер сәхнәгә Гамил Афзалның дүрт шәкерте — Фәнәвис Дәүләтбаев, Галимҗан Гыйльман, Мөхәммәт Мирза һәм Ленар Шәех – берьюлы күтәрелде. Остаз белән шәкерт, үткән белән бүгенге очрашты. (Бу урында өч райондашыбызның да Гамил Афзал премиясе лауреатлары икәнен ассызыклау мөһим. — АМ).
— Без Гамил Афзал белән сөйләшкән, аның фатихасын алган кешеләр. Үзебез исән вакытта, без киләчәк буынга Актаныш районыннан чыккан профессиональ язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗат үрнәкләрен җиткерергә тиеш! — дигән фикер әйтте Мөхәммәт Мирза. Димәк, Ленар Шәех буыны үткән белән киләчәкне тоташтыручы алтын күпер булачак.
— Такталачык авылы – районның бу як юнәлешендәге бер мәркәзе булып тора. Безнең авыл җирлеге күпме талантлар, күпме шәхесләр биргән. Пленар утырышта Ленар Шәех исемендәге фестиваль оештыру мәсьәләсе каралды. Авыл халкы аны бер тавыштан кабул итәр. Район җитәкчеләре дә ишетер дигән теләктә калам – минем моны басым ясап әйтәсем килә, чөнки район җитәкчелеге күтәреп алмаса, аннан күпмедер ярдәм булмаса, моны ерып чыгып булмый, — диде җирлек башлыгы Марс МАНСУРОВ.
Татар әдәбиятының хөрмәтле шәхесләре такталачыклыларның әлеге тәкъдимен ике куллап хуплады. Бу уңайдан сезнең игътибарга Мөхәммәт Мирзаның фикерен җиткерәбез:
— Район күләмендә Ленар Шәех фестивален булдыру тәкъдиме шушы җирлектән чыкты. Ленар Шәех әлеге фестивальгә үзе эпиграф та бирде. Балалар бакчасында, мәктәптә ана телен саклауны без төрле мөмкинлекләр аша эшләргә тиеш. Фестивальнең эчтәлеге менә шуңа җавап бирергә тиеш. Ленар Шәех фестивале олуг әдәбияткә нигезләнгән фестиваль булачак. Ул безнең барыбызны да итәк-җиңне җыярга, акылны киеренкелектә тотарга, ниятләрне барларга ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә татар мәдәниятен, татар әдәбиятен, татар мәгарифен үстерер өчен байрак итеп күтәрерлек шәхесләребез бар. Ленар Шәехне байрак итик әле!
“Ленар Шәехне байрак итик әле!” – күпләр көчле мәгънәгә ия әлеге сүзләрне Актаныш районында һичшиксез Ленар Шәех исемендәге фестивль булырга тиешлеген ассызыклаучы шигарь итеп кабул иткәндер.
Гомумән, әлеге әдәби-музыкаль чара башыннан ахырына кадәр гадилек, тыйнаклык, үзгә бер җылылык белән сугарылган иде. Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөхәррире Рифат Сәлахнең, «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе вәкилләренең Ленар Шәехкә багышланган шигырьләре, Актаныш сәнгать мәктәбе остазы Резеда Шәйдуллинаның, аның укучыларының, Такталачык мәктәбе коллективының җыр-биюле чыгышлары бәйрәмне тагын да нурландырып торды.