ӘҖӘКҮЛ АВЫЛЫ ХАЛКЫ ЗУР СӨЕНЕЧЕ БЕЛӘН УРТАКЛАША

Бүген, изге җомга көнендә, Әҗәкүл авылында мәчет төзелеше башланып китте. Хәтерләсәгез, Аллаһ йортына тәүге нигез ташы 2022 елда  салынган иде.

Мәчетле булу әҗәкүллелеләрнең озак еллар күңел түрендә йөрткән иң изге хыялы булып торган. Ниһаять, алар шушы хыялга ныклы адым ясый. 

Җирле җитәкчелек билгеләп үткәнчә, мәчет төзелеше игелекле авыл халкы,  райондашларыбыз, район җирлегендә эшчәнлек җәелдергән шәхси эшмәкәрләр, шушы җирлектә туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче якташларыбыз хисабына барачак.

Озакка сузмый гына, изге гамәлнең матур нәтиҗәсен күрергә насыйп булсын!

Подписаться
Уведомить о
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Результатов не найдено.
Бакча җиләге чәчәк аткан
Бүген Тукай туган көн

Автор:

Меню
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Пароль не введен
*
Генерация пароля
0
Оставьте комментарий! Напишите, что думаете по поводу статьи.x
()
x
error: Alert: Content is protected !!